Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Юл номеры - 44:
==
 
==
== Авылдашларыбыз Сталинград җирендә ==
 
 
 
 
Язды Хәбибуллина Әлфинә Равил кызы.
Авылдашларыбыз Сталинград җирендә
1.Сталинград өчен сугыш һәм аның тарихи әһәмияте.
Билгеле булганча, 1941-1942 еллардагы көзге-кышкы сугышлар барышында, немец-фашист басып алучылары әле тулаем “сындырылмаган” иде. 1942 нче елның җәе безнең өчен бик авыр башланды. Дошман шактый зур тизлек белән алга-Сталинградка таба омтыла. 1942 нче елда Дон һәм Идел елгалары арасында Сталинград янында бөтен цивилизацияле дөньяның язмышы хәл ителә.
1942 елның җәендә немецлар, совет—герман фронтының көньяк өлкәсендә зур көчләр туплап, июль уртасында Дон елгасы борылышына чыгалар, Идел буена һәм Кавказга бәреп керү куркынычы тудыралар. 17 июльдә икенче бөтендөнья сугышының бөек бер вакыйгасы Сталинград сугышының оборона чоры башлана.
1942 елның 2 сентябрендә генерал Ф.Паулюсның 6 нчы армиясе Сталинград янына килеп җитә. Аңа генераллар В.И.Чуйков (1900-1982) һәм М. С.Шумилов (1895-1975) җитәкчелегендәге 62 нче һәм 64 нче армияләр каршы тора.
Сталинград өчен барган сугышларда Кызыл Армия 600 меңнән артык кешесен (үлүчеләр һәм яралылар), немецлар 700 меңләп кеше югалталар. Сугышлар һәр урам һәм һәр йорт өчен бара. Вокзал бинасы гына да 13 тапкыр кулдан-кулга күчә. Шәһәр тулысынча җимерелә һәм кирпеч ватыкларыннан, вак ташлардан, тимер-томыр өемнәреннән торган хәрабәләргә әверелә. Сталинград өчен барган сугышлар тәмамланганда аның 500 мең кешелек халкыннан (100 меңләп кеше эвакуацияләнергә өлгерә) 10 мең чамасы кеше, шәһәрнең үзәк өлешендә исә нибары 7 кеше исән кала. 994 бала исән кала шуның нибары 9 ы ата-анасын таба. 1942 елда булдырылган «Сталинград оборонасы өчен» медале белән 700 меңнән артык кеше бүләкләнә.
1942 елның октябрендә, Төп Кавказ сыртына чыккан, Моздок, Майкоп һәм Грозный шәһәрләрен кулга төшергән немец гаскәрләре оборонага күчәргә мәҗбүр булалар: барлык өстәмә көчләр һәм танк дивизияләренең зур өлеше Сталинградны штурмлау өчен җибәрелә. Ләкин 1942 елның ноябре уртасында Германия гаскәрләренең һөҗүмгә күчү сәләте тәмам бетә. Армияләрнең элеккеге «Көньяк» төркеме икегә — «А» һәм «Б» төркемнәренә бүленә, алар 2300 чакырым озынлыктагы фронт буйлап урнашалар. Бу фронтның күп кенә өлешләрендә сугышу сәләте түбән булган румын һәм итальян гаскәрләре оборона тота.
Килеп туган хәлне совет командованиесе оста файдалана. 1942 елның сентябрендә Югары Башкомандующий урынбасары Г.К. Жуков һәм Генштаб башлыгы А.М.Василевский (1895-1977) немец-фашист гаскәрләрен тар-мар итү планын эшли башлыйлар. Ул «Уран» дип атала. Операция яшерен рәвештә әзерләнә. Аны гамәлгә ашыру өчен өч яңа фронт – Көньяк-Көнбатыш (командующие – Н.Ф.Ватутин, 1901- 1944), Дон (командующие — К.К.Рокосовский, 1896— 1968) һәм Сталинград (командующие – А.И.Еременко, 1892—1970) фронтлары оештырыла. 1942 елның 19
һәм 20 ноябрендә совет гаскәрләре Сталинградтан төньяк-көнбатыш һәм көньяк тарафларда һөҗүмгә күчәләр, бу исә немец командованиесе өчен көтелмәгән хәл була.
Кызыл Армиянең Сталинград тирәсендәге һөҗүме нәтиҗәсендә немец гаскәрләренең 330 мең кешелек группировкасы чолганышта кала. Вермахт командованиесенең аны коткарырга, һава аша кирәк-яраклар белән тәэмин итәргә омтылулары уңышсыз тәмамлана.
1943 елның 31 гыйнвар – 2 февралендә немец гаскәрләренең чолганышта калган группировкасы фельдмаршал Ф.Паулюс җитәкчелегендә капитуляцияли. 90 меңнән артык кеше әсирлеккә алына. Сталинград янында барган сугышларда немецлар һәм аларның союзниклары барлыгы 1,5 млн кеше югалталар. Паулюс армиясе капитуляцияләгәннән соң, Германиядә дәүләт 3 көнлек матәм игълан итә. Германия өчен көтелмәгән һәм коточкыч зур җиңелү булла.
Яңадан чолганышка эләгүдән сакланып, вермахт гаскәрләре Төньяк Кавказдан Дон тирәсенә һәм Донбасска күченә башлыйлар. Кызыл Армиянең кышкы һөҗүме вакытында Германиянең Көнчыгыш фронттагы көчләренең якынча чиреге тар-мар ителә, кайбер юнәлешләрдә дошман 600 – 700 чакрымга куыла.
Сталинград янындагы җиңүдән соң, Бөек Ватан сугышында гына түгел, Икенче бөтендөнья сугышында да тамырдан борылыш башлана. Совет-Германия фронтында инициатива СССРга күчә.
Сталинград сугышы бөтен дөньяга совет солдатларының һәм офицерларының какшамас батырлыгын һәм героизмын күрсәтә. Бу сугыш Бөек Ватан сугышы барышында хәлиткеч була. Сталинградлыларның батырлыгы үлемсез.
 
2. Якташларыбыз Сталинград сугышында.
Хәсәншин Мирза Хәсәнша улы 1917 елда Чистай районы Акъяр авылында туа, 1939 елда 22 яшендә совет-фин сугышына алына. Икенче бөтендөнья сугышы башланган көнне ул : «Ял көне казармада ята идек (Черновец шәһәре), кинәт тревога яңгырады, немец самолетлары бомбага тота башлады...”дип искә ала. Танкист механик-водитель өчен сугыш әнә шулай башланып китә.1942 нче елның 19 нчы ноябрь көнне Сталинградны азат итү өчен “Уран” операциясендә Н.Ф.Ватутин командалыгындагы Көньяк-Көнбатыш фронт составында катнаша, “За оборону Сталинграда” медале белән бүләкләнә. Мирза абый Сталинград сугышын “...Без трактор заводында идек. Заводка каршы урнашкан Мамай Курганы өчен дәһшәтле танк сугышлары башланды. Бик зур авырлык һәм югалтулар белән җиңүгә ирештек ...”дип искә ала. 1943 нче елда Курск дугасында катнаша һәм “Кызыл Йолдыз” ордены белән бүләкләнә. Германиягә хәтле барып җитеп, 1947 нче елда гына авылга әйләнеп кайта. Озак еллар буена ферма мөдире булып эшли. Бу истәлек 1974 нче елда 10 нчы Б сыйныфы укучысы Галимов Газинур тарафыннан язып алынган. Хәсәншин Мирза бабай 1987 нче елда вафат булган.
Хәлилов Һәдиулла 1916 нчы елда Чистай районы Акъяр авылында туа, 1941 нче елда сугышка алына, Мәскәү, Воронеж өчен сугышларда катнаша. 1942 нче елда Сталинград янына күчерелә. Сталинград өчен сугышларларны ул түбәндәгечә искә ала: “...Сугыша торгач, исемсез биеклеккә (Мамай курганы) килеп чыктык, ләкин пехота үтә алмый. Ике пушканы туры наводкага ата торган итеп көйләдек, туры наводкага көйләү бик куркыныч иде. Немецларның миномет точкаларын юк иттек һәм пехота биеклекне алды.” Һәдиулла абый контузия ала, “За оборону Сталинграда”, “За отвагу”медальләре белән бүләкләнә. Аннан соң ул Брянск фронтына артиллерия разведчигы булып китә. Монда көчле сугышлар вакытында ике аягын да снаряд кыйпылчыгы яралап, 6 ай госпитальдә ята, күрсәткән батырлыклары өчен ул “Кызыл Йолдыз” ордены белән бүләкләнә. Хәлилов Һәдиулла абый генерал Рыбалко җитәкчелегендәге танковый полкта разведчик булып Германиягә хәтле барып җитә, яраланып 3 ай тагы госпитальдә була. “За взятие Берлина”, “За освобождение Праги”, “За победу над Германией” медальләре һәм “Отечественная война” ордены белән бүләкләнеп, туган авылына кайта . Бу истәлек 10 нчы А сыйныфы укучысы Хәлилова Кадрия тарафыннан 1974 нче елда язып алынган. Сугыштан кайткач, тракторчылар бригадиры булып эшли. Хәлилов Һәдиулла бабай 2001 нче елда вафат була.
Чертуш авылыннан да Сталинград сугышында катнашучылар турында истәлекләр табылды. Шуларның берсе - Хәйруллин Зәйнулла Хәйрулла улы. Ул 1904 елда Чертуш авылында дөньяга килгән, 1941 нче елның 26 нчы августында сугышка китә. Хәрби хәзерлек үткәч, Мәскәү янындагы сугышка озатыла. Мәскәү өчен барган хәлиткеч сугышта Зәйнулла абый яралана, контузия ала. 3 ай Иваново госпиталендә дәвалангач, Ржев фронтына җибәрелә. Икенче кат яраланып, госпитальдә ятып чыккач, 1942 нче елның сентябрендә Сталинград фронтына җибәрелә, анда разведчик хезмәтен башкара. Күрсәткән батырлыклары өчен “За оборону Сталинграда” медале белән бүләкләнә.
Шулай ук Чаллы Башы авылында 1923 елның 21 нче декабрендә туган Дәүләтшин Фәрукша абыйның, 10 нчы Б сыйныфы укучылары Гайфетдинов һәм Әхмәдиев Фәргатьләр язып алган истәлекләрдән(1969 нчы ел), Сталинград сугышында катнашканлыгы күренә. Фәрукша абый “За оборону Сталинграда” медале белән бүләкләнә. Исән-сау әйләнеп кайткач, туган авылында тракторда эшләгән.
Шахмай авылыннан Шәйхетдинов Әгъләм Тәхаутдин улы (1917 нче елда туган) 1941нче елның 14 июлендә 20 яшендә сугышка киткән. “...Без авылдан 12 кеше бергә киттек, Казанда авылдашлар белән юлларыбыз аерылды. Мине кече командирлыкка укырга алдылар. 3 ай укыганнан соң, Корело-финский фронтка җибәрделәр. 1942 нче елда Сталинград өчен барган сугышларда катнаштым, җиңелчә яраланып, 2 атна госпитальдә яттым һәм кире сугышка кердем, “За оборону Сталинграда” медале белән бүләкләделәр...” дип, Әгъләм абый тарих түгәрәге әгъзалары белән хатирәләр уртаклашкан. Сталинградтан соң ул Брянск өчен сугышта катнаша, каты яраланып, 11 ай госпитальдә ята. Яңадан сугышка җибәрелми, химскладлар саклый. Кайткач, тракторда эшли, 1977 нче елның 22нче августында 60 яшендә вафат була.
Бөек Октябрнең 50 еллыгына багышлап, 1966-67 нче уку елында 10 нчы сыйныф укучылары Бөек Ватан сугышы турында истәлекләр җыйган. 1966 нчы елның 27 нче декабрендә 10 сыйныф укучылары Хәйруллина һәм Гелметдинова тарафыннан Акъяр авылы кешесе Закиров Бәязит абыйдан язып алынган истәлекләр шулай ук бик кызыклы: “Мин 1904 нче елда Акъяр авылында тудым. 1942 нче елның 22 нче апрелендә сугышка киттем. Яр Чаллыдагы переправага эләктем. Анда безне, суда паром төзеп, солдатларны, танк-машиналарны су аша чыгарырга өйрәттеләр. Шуннан Сталинградка алып киттеләр (Идел елгасына). Пристань төзегәндә, бик авыр булды, суга баттым, иптәшләрем генә коткарып калды. Кабак, туңган бәрәңге ашап тордык, 3әр көн ач торган чаклар да булды. Сталинград сугышыннан соң, Днепр суына киттек, бу вакытта мин 2 нче фронт, понтонный часть, 2 нче батальон, 8 нче полк составында идем. Днепрны кичеп чыкканда, бик күбәү үлдек: батальонда 195 татар идек, сугыштан бары 11 татар гына әйләнеп кайттык... Төньяк Донецк суын кичкәндә, танклар чыгарганда яраландым, 1 ай госпитальдә булдым. Венгрия аша үтеп Чехославакиягә хәтле барып җиттем. 1945 нче елның 8 нче мае иде, сугыш беткәнлеген хәбәр иттеләр. Бераз Румыниядә торгач, 1945 нче елның сентябрь башында авылга кайттым, 5 медалем бар. Хәзер балта остасы булып эшлим...” Бәязит абый озак еллар Акъяр авылында яшәгәч, Чистай шәһәренә күчеп китә һәм анда вафат була. Шул ук альбомда 1900 нче елгы Чертуш авылы кешесе Гелметдинов Кыям Гелметдин улы турында кыскача истәлекләр бар. Гелметдинов Кыям 1919 елда Урта Азиядә басмачыларга каршы сугыша. 1922 нче елда Гражданнар сугышыннан әйләнеп кайта, колхоз төзелешендә катнаша. 1941 нче елда сугышка китә, артиллерист була. Сталинград сугышында катнаша, 1945 нче елда Чехословакиядә җиңүне каршылый, “За оборону Сталинграда”, “За взятие Будапешта”, “За отвагу” һәм башка медальләр белән бүләкләнә. Шул ук альбомда Чаллы Башы кешесе Насибуллин Габделхак турындагы истәлекләр дә игътибарга лаек: “Мин 1907 нче елның 21 нче июлендә Чаллы Башы авылында тудым. Сугышка кадәр Кастрома шәһәрендә гади эшче булып эшләдем. 1941 нче елның 22 июлендә сугышка киттем. Прожектор батальонында өлкән прожекторчы идем. Аннан пехотага күчерелдем, 74 нче укчы полкның 26170 “п” частендә пулеметчы булдым. Ленинград блокадасын өзүдә, Сталинград өчен сугышларда , Великие Луки, Орша, Смоленск, Волокаламск шәһәрләрен алуда катнаштым. Җиңүне Берлинда каршыладым. Хәзер колхозда умартачы булып эшлим...” Бу истәлек 1966 нчы елда Исмәгыйлев Сәгыйдулла тарафыннан язып алына.
Әйе, вакыт-рәхимсез. Югарыда санап үтелгән авылдашларыбызның инде берсе дә безнең арабызда юк, аларның күбесе турында без белмибез дә, ләкин алар Ватан өчен, безнең тормышыбызның иминлеге өчен кан койган, сугыш дәһшәтен узган һәм бик күбесе яу кырында ятып калган. Безнең аларны онытырга хакыбыз юк. Сталинград янындагы җиңүдән соң, Бөек Ватан сугышында гына түгел, Икенче бөтендөнья сугышында да тамырдан борылыш башлана. Совет-Германия фронтында инициатива СССРга күчә. Сталинград сугышы бөтен дөньяга совет солдатларының һәм офицерларының какшамас батырлыгын һәм героизмын күрсәтә. Бу сугыш Бөек Ватан сугышы барышында хәлиткеч була. Сталинградлыларның батырлыгы үлемсез!
 
 
3. Авылдашларыбыз Сталинград (Волгоград) җирендә.
Авылдашларыбызның Сталинград җиренә аяк басуы, Сталинград сугышынан соң 42 ел үткәч кабатлана. Бәхеткә, бусы инде тыныч вакытта була. 1985 нче елның июнь аенда Шахмай урта мәктәбенең 6-7 нче сыйныф укучылары-28 бала һәм ике укытучы- Шәрипова Роза белән Шәрипов Әсхать Зариф улы, турист юлламасы белән Волгоград шәһәренә баралар. Әсхәт абыйның “Энҗе бөртекләре” исемле китабында бу турыда мондый истәлекләр бар: “...1985 елның июнь башында без, Бөек Җиңүнең 40 еллыгы уңаеннан, Волгоград шәһәренә экскурсиягә бардык. Юлламаларны ВЛКСМ Комитетының БММТ (Бюро Международного Молодежного Туризма) “Спутник”тан сатып алдык. Бер балага 33(!) сум исәбеннән, 30 кешегә алдык. Экскурсия 2-5 июнь көннәренә билгеләнгән. Без – 28 бала һәм ике җитәкче – Роза белән үзем – 31 нче май көнне иртән, колхоз автобусы белән, Казанга килдек. Шофер Әхмәдиев Әмин абый иде. Кичен “Казан-Волгоград” поездына утырдык һәм тәүлек буена бардык. Урыннар җайлы иде, һәрберебезгә урын-җир алдык. Көн кояшлы, матур булды.
Волгоградка килеп төштек. Казаннан экскурсиягә тагын бер группа килгән икән. Аның җитәкчесе педагогия институтында бергә укыган группадаш Юлия Егорова булып чыкты. Ул үзе мине таныды: “Асхат, ты что-ли?” – лип килеп күреште, югыйсә, бер-беребезне күрмәгәнгә 25 елдан артык вакыт узган. Ул Казан мәктәпләренең берсендә завуч булып эшли икән һәм менә балалар белән, безнең шикелле, экскурсиягә килгәннәр. Автобус белән безне “Молодежный центр” гостиницасына илттеләр, урнаштырдылар... Панорамада булдык. Шул ук көнне шәһәр буйлап җәяүләп тә йөрдек. Һава бик эссе, каядыр 30-35 градуслар булгандыр. Балалар бер-ике квартал баралар да газлы су сата торган урынга туктап, су эчәләр. Бераз гына баралар да тагын эчәргә туктыйлар. Шунысы истә калган: Павлов йортын сорашып барып таптык һәм аны карадык. Ул йортны, сугыш вакытында ни хәлдә калган булса, шулай тоталар.Сугышның ни дәрәҗәдә куркыныч булуын, нинди җимерүләр һәм үлем алып килүен шул йорт үзе сөйли төсле – үзе шаһит. Аңа карагач, Бөек Җиңүнең нәрсәләр бәрабәренә яулап алынуын тоясың.
Укучылар барысы да пионер формасыннан иделәр – малайлар ак күлмәктән, кызлар ак кофталардан, галстуклардан һәм башларына кызыл пилоткалар кигәннәр иде.Урамда барганда, безнең балалар әллә каян күренеп, башкалардан аерылып тордылар...Соңгы, китәсе көнне планетарийга кердек, анда бик матур, укучылар да ошаттылар. 5нче июнь көнне төштән соң, поездга утырып, кайту юлына чыктык. Куйбышев станциясеннән безнең вагонга Украинадан Ульяновскига баручы укучылар керделәр, алар да – җиденче класс укучылары, безнекеләр белән аралашып киттеләр. Безнең укучылар төрле җырлар җырлый башладылар, гармунда Халитов Ленар уйный. Украинадан килүче укучылар кызыксынып тыңлап торалар. Берзаман алар да җырлый башладылар, чиратлашып җырлау китте: безнекеләр – татарча, алар украинча җырлыйлар...Шулай итеп, Волгоградка экскурсиябез тәмамланды. Мәктәптә экскурсиядән алып кайткан открыткалардан, фотолардан стенд төзедек, Волгоградтан пакет белән алып кайткан җир (туфрак) “Хәтер почмагы”на куелды.
Шундый экскурсияләрне без укучылар белән һәр елны оештырырга тырыша идек. Әле бездән соң да бер группа 1987 елны Хәммәдиева Флера һәм Хәммәдиев Марат җитәкчелегендә Волгоградка барып кайттылар. Экскурсияләрне “Метеор” белән Ульяновскига, шулай ук, Казан шәһәрләренә оештыра идек, соңрак борынгы Болгар җиренә дә бара башладык1...”
Ул елларда экскурсиягә бару бәхетенә ирешкән укучыларның инде балалары мәктәптә укый.
 
 
 
IV. Кулланылган әдәбият.
1.Энҗе бөртекләре//Әсхать Шәрипов .-Казан: Идел-Пресс, 2011.-424бит
2. Мәктәп һәм музей архивы материаллары.