Әнәк: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Bahismala (бәхәс | кертем)
Төзәтмә аңлатмасы юк
Bahismala (бәхәс | кертем)
Юл номеры - 74:
 
== Тарих ==
Биредә электән фин-угыр кабиләсе вәкилләре яшәгән. Татарлар XVII йөз ахырында XVIII йөз башында килеп төпләнә. Алар типтәрләр, ясаклы татарлар һәм вотчиналы башкортларга бүленә<ref>Онлайн - энциклопедия Tatarica</ref>.
[[XVII гасыр]]да нигезләнгән.
 
Марилар инешнең аргы ягында яши, зиратлары Әнәк ягында була. Бу кардәшләр гадәте-канунына каршы килә, аларда авыл белән каберлекне су бүлергә тиеш түгел. Шунлыктан марилар күченергә мәҗбүр булалар<ref>Актаныш – туган җирем. – Казан, 2010. – 88 б.</ref>. Әнәк авылы Оренбург губерна канцеляриясе йөкләмәсе буенча геодезия прапорщигы Иван Красильников тарафыннан 1752-1755 елларда төзелгән “Уфа провинциясенең Казан һәм Осинск юллары” исемле картада теркәлгән<ref>Оренбургская губерния с прилежащими к ней местами по "ландкартам" Красильникова и "Топографии П.И.Рычкова 1755 года. — Оренбург, 1880.</ref>. Өченче ревизия (1762 г) буенча Әнәктә ясаклы татарларның 73 ир заты<ref>Татары Уфимского уезда (материалы переписей населения 1722–1782 гг.). — Институт истории им. Ш.Марджани АН РТ. — С. 76. — 192 с. — ISBN ISBN 978-5-94981-351-5.</ref> һәм шулай ук Минәй Бекбов старшина командасындагы 37 типтәр яшәгән<ref>Там же. С.95</ref>. Тулысынча сакланмаган 4 нче ревизия (1782 г.) материалларында 40 типтәр кешесе күрсәтелгән<ref>Там же. С.175</ref>.
 
Тарихи мәгълүматлар буенча 1816 елда типтәрләрдән 105 ир заты теркәлгән.
 
1848 елда авылның 50 йортында 313 типтәр һәм башкорт яшәгән.
 
1859 елда 504 башкорт һәм типтәр.
 
1862 елда типтәрләрдән 40 ир заты теркәлгән.
 
1870 елда 99 йортта 532 типтәр яшәгән.
 
1902 елда авылның 129 йортында 315 башкорт һәм элекке хәрби званияле припущенник яшәгән.
1905 елда 134 йортта 670 кеше теркәлгән.
 
1912 елда авылда 695 типтәр һәм башкорт яшәгән<ref>Асфандияров А. З. Аулы мензелинских башкир — Уфа: Китап, 2009. — Б. 274. — 600 б. — ISBN 978-5-295-04952-1.</ref>.
 
1920 елда - 595, 1926 да – 354, 1938 дә - 382, 1949 да – 247, 1958 дә - 240, 1965 елда 59 хуҗалыкта – 299, 1989 да 29 йортта – 75, 1993 елда 30 гаиләдә 76, 2002 елда 239, 2010 елда 97 хуҗалыкта 282 кеше гомер кичерә<ref>Актаныш – туган җирем. – Казан, 2010. – 88 б., Татар энциклопедиясе. – Казан, 2008. – 304 б.</ref>.
 
Халыкның төп шөгыле - кырчылык.
 
Е.Пугачев явында авылдан 63 ясаклы татар Үмәткол Тәфкилев старшина җитәкләгән төркемдә катнаша.
 
Мәчет турында беренче тапкыр 1848 дә иска алына. 1870 елдан мәчеттә мәдрәсә эшләп килә. 1884 тә авылдагы крестьяннарның - 1878, 1913 тә 1143 дисәтинә җирләре була. 1931 елда «8 Март» хуҗалыгы оештырыла. 1934 елда ул авылның барлык 74 хужалыгын берләштерә. 1950 елларда авыл Пучы һәм Яңа Пучы торак пунктлары белән бергә эреләндерелгән «Үзәк» (хәзерге Hyp Баян исемендәге ҖЧҖ) колхозы составына керә. 1959-1960 елларда барлыкка килгән Нефтьчеләр бистәсе авылга кушыла.
2007 елда “Әнәк” ҖЧҖ үзе аерым мөстәкыйль фирма буларак эшләп килә. Бүгенге көндә авылда заманча йортлар, иҗтимагый үзәк, мәчет бар. Озак еллар хуҗалык рәисе булып эшләгән Шәрип Шәймиевнең йорты музей буларак эшләп килә.
1866-1920 елларда Уфа губернасының Минзәлә өязе Пучы волостенда була. 1920 дән ТАССРның Минзәлә кантонында. 1930 ның 10 августыннан - Минзәлә, 1935 нең 10 февраленнән - Калинин, 1959 ның 12 октябреннән - Актаныш, 1963 нең 1 февраленнән – Минзәлә, 1965 нең 12 гыйнварыннан Актаныш районында<ref>Татар энциклопедиясе. – Казан, 2008. – 304 б.</ref>.
 
1941-1945 еллардагы сугышка 77 ир-ат чакырыла. Шуларның 31 кире туган якка әйләнеп кайта алмый.
 
== Искәрмәләр ==
{{искәрмәләр}}
 
== Демография ==