Әбрар Кәримуллин: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Marat Vildanov (бәхәс | кертем)
кТөзәтмә аңлатмасы юк
Рашат Якупов (бәхәс | кертем)
кТөзәтмә аңлатмасы юк
Юл номеры - 22:
| башка мәгълүмат =
}}
'''Әбрар Гыйбадулла улы Кәримуллин''' — [[Татарлар|татар]] галиме, милли хәрәкәт әгъзасы, китап белгече, библиограф, филология фәннәре докторы, [[Татарстан Фәннәр академиясе|Татарстан Фәннәр академиясенең]] хакыйкый әгъзасы, [[ТАССР|ТАССРның]] атказанган фән эшлеклесе, [[Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләге]] лауреаты, Кол Гали исемендәге халыкара бүләк лауреаты.
 
'''ӘбрарУл Гыйбадулла улы Кәримуллин'''[[1925 ел|1925 елның]] [[29 май|29 маенда]] [[Татарстан|Татарстанның]] [[Саба районы]] Чәбия-Чүрчи авылында дөньяга килә. Укытучы булып эшләгән әнисе Сафия Мөхәммәтгата кызының гомерен, нәни Әбрарга әле бары биш яшь кенә тулганда, кулаклар өзә.
Булачак татар академигының белем юлындагы беренче адымнары туган авылында бер класслы мәктәптә башлана. Беренче сыйныфны тәмамлаганнан соң, аңа 4 чакрымдагы Ике Басу Арташ, бишенче сыйныфтан 9 чакрымдагы Татар Икшермәсе мәктәбендә укырга туры килә. Урта белемне ул 1941 елда Саба урта мәктәбендә алып чыга. Колхозда тракторист ярдәмчесе булып эшкә керешүгә, сугыш башлана. Аның педагогия институтына укырга керү, география укытучысы булу турындагы хыяллары чәлпәрәмә килә. Ә.Кәримуллин башта Нырты шифаханәсендә бухгалтер, соңыннан Олы Арташ авылында башлангыч мәктәп укытучысы булып эшли.