Башкорт дәүләт университеты: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Tegebot (бәхәс | кертем)
к →‎Тарихы: clean up, replaced: мидәл → медаль (2) using AWB
Tegebot (бәхәс | кертем)
к →‎Тарихы: clean up, replaced: училеще → училище using AWB
Юл номеры - 38:
1909 елның 4 октябрендә Уфа укытучылар институты үзенең ишекләрен ача, ул Телеграф урамының 9 нчы йортында (хәзерге вакытта [[Заһир Исмәгыйлев]] исемендәге [[Уфа дәүләт сәнгать институты]] корпусларының берсе, Цюрупа урамы, 9) урнаша. Ырынбур уку округы попечителе институтны ачык дип игълан иткәч, тантанада катнашканнарның барысы исеменнән халык мәгарифе министрына телеграмма төзелә һәм җибәрелә. Анда [[Николай II|императорга]] тугрылык тойгылары белдерелә. Телеграммага Уфа губернаторы, Уфа һәм Минзәлә епискобы, преосвященный Нафанил, Ырынбур уку округы попечителе, дворяннарның өяз башлыгы, губерна [[земство]] идаралыгы рәисе, Уфа укытучылар институты директоры һәм башка рәсми кешеләр кул куя. Бу телеграмма Русиянең төрле төбәкләреннән «императорга тугрылык тойгыларын, чиксез сөюләрен» белдергән 20 башка хат, мөрәҗәгатьләр арасында [[1909 ел]]ның [[12 ноябрь|12 ноябрендә]] халык мәгарифе министры тарафыннан Император Николай II тапшырыла.
 
1912 елда институтның беренче чыгарылышы була. Аны, тулы уку курсы үтеп, 24 кеше белем ала. Педагогик советның [[1912 ел]]ның [[4 июнь|4 июне]] карары белән аларга шәһәр училещесыучилищесы укытучысы исеме бирелә. Институтны алтын медаль белән — Борткевич Михаил һәм Самарин Николай, көмеш медаль белән — Антонюк Иосиф, Младенцев Никита, Панков Иосиф, Проскуряков Николай һәм Толмачев Дмитрий тәмамлыйлар. Аларның барысы да Ырынбур уку округынең шәһәр укуханәләренә укытучылар итеп тәгаенләнә.
 
[[1917 ел]]ның сентябрендә 2 нче курс укучыларын артабан уку өчен беренче тапкыр ике агымга бүләләр: физика-математика һәм табигый-география бүлекләре. 1 нче курска кабул итү 3 бүлекнең: тарих-әдәбият, физика-математика һәм табигый-география бүлекләренең һәрберсенә аерым үткәрелә.