Әхмәт Ерикәй: юрамалар арасында аерма

Тамга: кире кайтару
Тамга: кире кайтару
 
|Жанр = шигъриять
|Иҗат итү теле = татарча
|ДебүтДебют =
|Премияләр =
|Бүләкләр =
 
==Биография==
Әхмәт Ерикәй [[1902 ел]]да [[Башкортстан]]ның Өлкенде авылында кepəстиянкрестьян гаиләсендә туа. Җиде балалы ишле гаиләгә тормыш итү авыр булганлыктан, Әхмәткә кечкенәдән үк тормыш ачысын татырга туры килә: кышларын авыл мәктәбенә укырга йөрсә, җәйләрен көтү көтә, авыл байларында көнлекче булып эшли, үсә төшкәч, әтисенә ияреп, [[ЗьıлатаyсЗлатоуст]], [[нәзепетровскНязепетровск]], һ.б. шәһәрләргә яллы эшләргә чыгып йөри. Бер үк вакытта күп укый, поэзия белән кызыксына, рус телен ярыйсы үзләштерә. 15 яшендә вулыс башкарма комитетында сәркатип булып эшли. Шушы елларда аның матбугат битләрендә беренче шигырьләре күренә башлый. [[1927 ел]]да Ә.Ерикәй [[Мәскәү]]гә килә һәм [[Дәүләт журналистика институты]]на укырга керә. Студентлык чорында төрле газета–журналларга языша, [[Эшче (гәҗит)|«Эшче» газетасы]] [[редакция]]сендә җаваплы сәркатип һәм редактор урынбасары вазифаларын үти.
 
[[1932 ел|1932]]–[[1935 ел]]ларда [[Гослитиздат]]ның [[СССР|ССРБ]] халыклары әдәбияты секторында редактор, сектор мөдире, [[Татарстан]]ның [[Чистай районы]] МТСында политбүлек газетасы редакторы хезмәтләрендә була.
 
[[1935 ел]]да [[Мәскәү дәүләт консервaтьıpиясеконсерваториясе]] каршында татар опера ᴛияᴛырытеатры студиясе ачылганнан соң, студиянең әдәби бүлек мөдире [[Муса Җәлил]] белән беррәттән, Ә. Ерикәйне дә татар телендә либреттолар һәм җырлар язу эшенә тарта. [[1935 ел|1935]]–[[1941 ел]]ларда Ә.Ерикәй «Шауласын, гөрләсен безнең җыр», «Комсомолка Гөлсара», «Гармун», «Яшь егетләр, яшь кызлар», «Тагын килер язлар», «Тын бакчада», «Туган ил», «Бибисара», «Кәккүк», «Алсу», «Минзәлә» һ.б. иҗат итә.
 
[[Бөек Ватан сугышы]] елларында Ә.Ерикәй фронт газетасында хезмәт итә, сәвитсовет сугышчыларын фашизмга каршы көрәшкә өндәгән шигырьләр, учырᴋларочерклар һәм җырлар яза.
 
1945-50 елларда [[Татарстан язучылар берлеге]]нә җитәкчелек итә. СССР Югары сәвитыныңсоветының 2нче һәм 3нче чакырылышы депутаты (1946-54).
 
Сугыштан соңгы чорда шагыйрь поэмалар, лирик шигырьләр, мәсәлләр, дүртьюллыклар, җырлар, мәкаләләр яза, тәрҗемә итә.
Ә. Ерикәйне үзенчәлекле шагыйрь итеп танытканы – кыска [[лирик шигырьләр]] һәм [[җыр]]лар. Җыр итеп язылган шигырьләре халыкчан шигъри бизәкләр, тапкыр сүзләр, чорга хас иҗтимагый фикер-хис белән сугарылган. Аларның ритмик төзелеше, эчке аһәңе үзеннән–үзе көйне сорап тора, шуңа күрә композиторлар Әхмәт Ерикәй поэзиясенә еш мөрәҗәгать итәләр. [[1982 ел]]да шагыйрьнең җырлары аерым китапка тупланып «Ике йөз җыр» исеме белән басылып чыкты.
 
Әхмәт Ерикәй [[1967 ел]]ның 15 сентәбрендәсентябрендә [[Мәскәү]]дә вафат була.
 
== Шулай ук карагыз ==
[[Төркем:Татар шагыйрьләре]]
[[Төркем:Башкортстан татарлары]]
[[Төркем:ССРБ Югары Шурасының Берлек Шурасында Taᴛapcтaн Aʙᴛoнoмияле Cәвᴎт Caᴛсиялисᴫар ҖɵᴍhүриᴙтедәнТАССРдан депутатлар]]
17 609

правок