Әхмәт хан: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
IanraBot (бәхәс | кертем)
к clean up using AWB
Тамга: кире кагылган
MBHbot (бәхәс | кертем)
Тамга: кире кайтару
 
Юл номеры - 17:
 
== Тәрҗемәи хәле ==
Тәхеткә [[Кырым ханы]] [[Хаҗигәрәй]] ярдәмендә Сәед Әхмәд ханны [[Днепр]] буйларына куып җибәргәннән соң утыра. Әхмәд хан идарә иткән елларда Олы Урданың иң куәтле чоры була. Әхмәд хан күрше дәүләтләр белән сәяси арадашлыкны җанландыра: 1470-71 елларда [[Бөек Литва кенәзлеге]] короле [[Казимир IV]] белән солых килешүе төзи; 1471—74 елларда [[Венеция]] белән сөйләшүләр алып бара, Төркия белән көрәштә аңа ярдәм итәчәгенә ышандыра; [[1476 ел]]да [[Төркия]] белән арадашлык мөнәсәбәтләре урнаштыра. Әхмәд хан [[Алтын Урда]] дәүләте куәтен кабат торгызырга омтыла. Рус сугышчылары зур көймәләрдә төшеп [[Сарай әл-Җәдид]]не талап, яндырып киткәннән соң, Әхмәд хан [[1472 ел]]да рус җирләренә яу белән бара, [[Алексин]] шәһәрен ала. Казимир IV вәгъдә иткән ярдәм килмәгәч, шуннан кире борылып китә. [[1476 ел]]да Кырымга һөҗүм итә, Миңлегәрәй ханны төшереп, Кырым тәхетенә үз кешесе [[Җанибәкне]] утырта. Шул рәвешле [[Алтын Урда]]ның байтак өлешендә үз хакимиятен урнаштыруга ирешкәч, [[1476 ел]]да Мәскәүнең бөек кенәзе [[Иван III]] кә идарәчелек ярлыгын килеп алырга һәм Урдага ясак түләүне яңартырга кирәклеген белдерә. Иван III бу таләпләрне кире каккач, Мәскәү кенәзлеге белән сугышка әзерләнә башлый. Шул арада Миңлегәрәй хан Төркия ярдәмендә Кырымга әйләнеп кайта (1479), Казан тәхетенә Мәскәүгә йөз тотучылар вәкиле утыртыла, Мәскәү, Казан, Кырым, Төркия бердәмлеге (коалициясе) барлыкка килә. Әстерхан ханы да Казан сәясәтенә кушылгач, Әхмәд ханның таянычлары кими. [[1479 ел]]да Әхмәд хан, ниһаять, берничә ел дәвам иткән көрәштән соң, көнчыгыштагы күршесен - күчмә үзбәкләр ханы Шәех Хәйдәр гаскәрен җиңүгә ирешә. Аннары [[Әстерхан ханлыгы]] өстеннән бәйлелек урнаштыра, Казимир IV белән килешүен яңарта. [[1480 ел]]ның 2 нче яртысында [[Мәскәү кенәзлеге]]нә яуга чыга. Ләкин [[Угра елгасы]]н кичә алмый, Иван III көчләре тарафыннан һөҗүм туктатыла (карагыз Угра буендагы капма-каршы тору). Миңлегәрәй хан да Литва җирләренә һөҗүм итә. Ул тарафтан ярдәм килү тоткарлана. 11 ʜаябеpдәноябрьдә Әхмәд хан көчсезләнгән гаскәре белән кире борылып китәргә мәҗбүр була. 1480—81 нең кышында Олы Урдага каршы Себер ханы [[Ибакъ]] һәм нугай морзалары Муса, [[Ямгырчы]]ның берләштерелгән көчләре һөҗүм итәләр. [[Дон]] елгасы буендагы күчмә станында Әхмәд хан үтерелә.
==Әдәбият==
*Базилевич К.В. ВнешнәяВнешняя политика русского централизованного государства во 2-ой половине 16 в. М., 1952;
*Сафаргалиев М.Г. Распад Золотой Орды. Саранск, 1960;
*Алексеев Ю.Г. Освобождение Руси от ордынского ига. М., 1989.