== Тарих ==
[[1252]] елда [[Владимир]] кенәзе Андрей ([[Александр НевcкиНевский]] бертуганы) [[Алтын Урда]]ның дошманы - [[Даниил Галицкий]] белән берләшмәне төзегән. Сартак гаскәр башлыгын - Неврүйне фетнәне бастырырга җибәргән. Нәтиҗәдә Андрей [[ШeвитcәШвеция]]га качкан, ә югары ярлык Алтын Урданы яклаган [[Александр НевcкиНевский]]гә бирелгән. Бөек рус тарихчысы [[Лев Гумилев]] буенча Сартак белән [[Александр НевcкиНевский]] туганлашкан (туганлашу йоласы).
[[1253]] елда Сартак ханына [[Константинополь]] аша [[Франса|ФpансaФранция]] патшасы [[лүдовикЛюдовик IX]] илчелеге килгән. Илчелекне монах Гийом Рубрук җитәкләгән. Сартак илтифат белән илчелекне кабул иткән, ләкин сөйләшүләрдән баш тартып, [[Бату хан]]га җибәргән.
Сартакның кызы (чукынганнан соң Феодора) [[Ростов]] кенәзе [[Глеб Василий улы]] кияүдә булган. Шулай итеп Чыңгызхан нәселле - Сартакның нәселендә хәтта [[Явыз Иван]] һәм күп башка рус аксөякләре булганнар.
== Әдәбият ==
* җиованниДжиованни дель Плано Карпини. История Монгалов. Гильом де Рубрук. Путешествие в Восточные страны / Перевод А. И. Малеина. — М.: Государственное издательство географической литературы, 1957.
* ГумилөвГумилёв Л. Н. Поиски вымышленного царства (Легенда о «государстве пресвитера Иоанна»). — М.: Айрис-пресс, 2002. — С. 432. — ISBN 5-8112-0021-8
[[Төркем:Алтын Урда ханнары]]
|