Үвәйс әл-Карани: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
IanraBot (бәхәс | кертем)
к clean up using AWB
Тамга: кире кагылган
MBHbot (бәхәс | кертем)
Тамга: кире кайтару
Юл номеры - 31:
[[Мөхәммәд]] пәйгамбәр үзенә [[Аллаһ]] тарафыннан билгеләнгән бөек эшне — [[ислам]] динен халыкларга тарату эшен башлап җибәрә. Ислам нуры Каран авылына да килеп җитә. Кешеләр [[хаҗ]]га, Мөхәммәд пәйгамбәр фатихасын алырга йөри башлыйлар. Үвәйснең дә Мөхәммәд пәйгамбәрне исән вакытта барып күрәсе килә, ләкин ул авыру әнисен ташлап китә алмый. Әнисеннән рөхсәт алып, [[Мәдинә]]гә бара, ләкин Мөхәммәд пәйгамбәр сәфәрдә булуы сәбәпле, алар очраша алмый. Үвәйснең килгәнен хатыны Гайшәдән ишеткән [[Мөхәммәд|пәйгамбәр]] очраша алмауларына борчыла, якыннары [[Гали ибне Әбү Талиб|Гали]] белән [[Гомәр ибне Хәттаб|Гомәр]]гә үзе үлгәннән соң чапанын Үвәйскә тапшырырыга куша.
 
Исән-сау әнисе янына кайтып җиткән Үвәйс көтү көтүен, бер [[Аллаһ]]ына табынуын дәвам итә. Гали белән Гомәр аңа пәйгамбәрнең әманәтен-хирканы (''чапанны'') тапшыргач<ref>[[Мөхәммәд]] пәйгамбәрнең хиркасы (''чапан'') XIX гасыр урталарында махсус төзелгән Хиркаи шәриф мәчетендә (''[[Истанбул]]'') саклана</ref>, авылдашларының Вәйс әл-Каранига мөнәсәбәтләре үзгәрә. Дан-шөһрәттән качып, ул [[Куфә]] якларына китә, дәрвишлеген дәвам иттерә. Үлгән елы күп китапларда [[657 ел]] дип күрсәтелә, үлеме хакында мәгълүматлар каршылыклы: кайбер aвтыpларавторлар аны [[Азәрбайҗан]]га сәяхәтеннән чирләп кайтып, үз илендә үлгән, дип язалар, икенчеләре (мәсәлән, [[Ибн Баттута]]) [[Гали ибне Әбү Талиб|хәзрәти Гали]] заманында [[Сыйффыйн сугышы]]нда (''[[:ru:Сиффинская битва|ru]]'') һәлак булган, диләр.
 
== Үвәйсилек ==
Юл номеры - 47:
* Мөхәммәт Баһаветдин Нәкышбәнди (''?-[[1389 ел|1389]]'') — «[[нәкышбәндия]]» тәрикатен коручы һ.б.
 
Вәйс әл-Караниның дини культына табыну [[Урта Азия]]дә киң таралган. [[Үзбәкстан]]да (''[[Каракалпакстан]], [[Нәмәнгән өлкәсе]]''), [[Таҗикстан]]да аңа багышланган мавзолейлар бар <ref>[http://micesolutions.uz/ru/article/1388/ ''ХоҗаниязовХоджаниязов Г.'' СвәтынәСвятыня Султан Увайс Баба. kknews.org, 05.09.2013]{{ref-ru}}</ref><ref>[http://www.toptj.com/News/2013/09/30/poseshenie_mavzoleya_sultana_uvaysi_karani_v_khovalingskom_rayone ПосешчениеПосещение мавзолея Султана Увайси Карани в Ховайлингском районе. TopTJ.com, 30.09.2013]{{ref-ru}}</ref>
 
== Вәйс әл-Карани әдәбиятта ==
Вәйс әл-Караниның исемен, данын бөтен [[ислам|мөселман]] дөньясына таратучы беренче кеше Фәридетдин Гаттар һәм аның «Тәзкирәт әл-әүлия» китабы була. Зәххәбинең «Тариху дүвәл әл-ислам», ибн Җәрир Табәринең «Хилвәт әл-әүлия», [[Имам әл-Газали|Әбү Хәмид Газзалиның]] «Ихъян голум әд-дин», Хуҗвириның «Кәшфүл-махҗиб» хезмәтләре дә бар.
 
Вәйс әл-Караниның бөек каһарманлыгы турында [[гарәп]], [[фарсы]], [[төрек]] әдәбиятларында күп санлы әсәрләр иҗат ителгән. [[Юныс Әмрә]] (''[[XII гасыр|XII]]-[[XIII гасыр]]лар''), Ташлыҗалы Яхъя (''[[XVI гасыр]]''), Шәрәф ханымның (''[[XIX гасыр]]'') Вәйс әл-Каранига багышланган шигырьләре, Сабайиның 685 [[бәет]]лек [[мәснәви]]е булуы билгеле. Яңа заманда Хашим Көпрүлә, Шәйх Җәмалуллаһ, Яхъя Бенекай, Х. Рахми Шенсәс, Раиф Җиласун (Raif Cilasun) Вәйс әл-Караниның илаһи гашыйклыгы турында ᴨувиcларповестьлар, драмалар иҗат иткән.
 
Вәйс әл-Каранины [[татарлар]] да яхшы белгән. [[XVIII гасыр]] урталары - [[XIX гасыр]] башларында яшәгән [[Әхмәдбик]] дигән татар шагыйре иҗатында да Вәйс әл-Каранига зур урын бирелгән. «''Йәмән илләрендә Вәйс әл-Карани''» [[мөнәҗәт]]е (''Юныс Әмрәгә нисбәт ителә'') татарлар арасында шактый киң таралган була.