Норлат районы: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
кТөзәтмә аңлатмасы юк
Юл номеры - 1:
{{TwinCYR|Nurlat rayonı}}{{seealso|Норлат районы (ТАССР)}}
{{УК}}
'''Норлат муниципаль районы''' (''Нурлат районы'', {{lang-ru|Нурлатский район}}, 1930-1997 елларда — ''Октябрь районы'') — [[Русия|Россия Федерациясе]] [[Татарстан|Татарстан Республикасындагы]] [[административ-территориаль берәмлек]] һәм муниципаль берләшмә ([[муниципаль район]]). Административ үзәге — [[Норлат|Норлат шәһәре]]. 2020 елга район халкы саны 58 290 кеше тәшкил итә, шул ук вакытта аларның кимендә 33 меңе район үзәгендә яши<ref name="Нурлатский">{{cite web|url=https://tatcenter.ru/district/nurlatskij-rajon/|title=Нурлатский район|publisher=Tat Center|accessdate=2020-30-02}}
</ref>.
 
Район тарихы [[Идел буе Болгары|Идел буе]] һәм [[Чулман]] буе Болгар чоры белән тыгыз бәйләнгән. Норлат шәһәре элек төрле исемнәргә ия булган: Көньяк Норлат, Норлат-Октябрь, район үзе 1930 елдан 1937 елга кадәр Октябрь районы дип аталган.
Строка 10 ⟶ 11 :
Гомуми мәйданы 2308,9 м<sup>2</sup> булган социаль-икътисадый үсеш алган муниципаль район Татарстан Республикасының көньягында, Көнбатыш Кама аръягы һәм Самара Идел аръягы территориясендә, [[Олы Сөлчә]] елгасының түбән агымында урнашкан. Район буйлап [[Олы Чирмешән]] һәм [[Кондырча|Кондырча елгалары]] да ага. Ул [[Әлки районы|Әлки]], [[Алексеевск районы|Алексеевск]], [[Аксубай районы|Аксубай]], [[Чирмешән районы|Чирмешән районнары]], [[Самар өлкәсе|Самара]] ([[Кошки районы|Кошки]] һәм [[Чаллыбаш районы|Чаллыбаш районнары]]) һәм [[Сембер өлкәсе|Ульяновск өлкәсе]] ([[Яңа Малыклы районы]]) белән чиктәш.
 
Геоморфологик яктан Норлат [[Чирмешән урманлы тигезлеге|Чирмешән урманлы тигезлегенә]] керә (урманлыклар 41,1 %). Район [[Урман-дала зонасы|урман-дала зонасының]] көньяк өлешендә ята, анда [[нефть]], [[бентонит]] һәм [[керамзит]] балчык ятмалары бар. Көлсу-кәсле урман һәм көлсу туфрак күпчелекне тәшкил итә, әмма урыны белән кара туфраклар да бар, бу элегрәк районда урыны белән [[Дала зонасы|дала]] киңлекләре булганы турында сөйли<ref>{{Статья|ссылка=|автор=Сенатор С.А.|заглавие=Флористическое богатство физико-географических районов и схема флористического районирования Среднего Поволжья|год=2016|язык=|издание=ПОВОЛЖСКИЙ ЭКОЛОГИЧЕСКИЙ ЖУРНАЛ|тип=|месяц=|число=|том=|номер=№1|страницы=С.94-105|issn=}}</ref>.
 
Район климаты уртача континенталь, шактый йомшак [[кыш]], гыйнвардагы уртача температура -12 °С. [[Җәй]] тотрыклы температура белән характерлана, [[яңгыр]] яки [[боз]] рәвешендәге явым-төшемнәр сезонына 80 мм ны тәшкил итә<ref>{{Cite web|url=https://goodmeteo.ru/pogoda-nurlat/god/|title=Климат Нурлата, погода на год по месяцам в городе Нурлате, Нурлатский район, Татарстан|website=goodmeteo.ru|accessdate=2020-12-21}}</ref>.
 
== Герб һәм әләм ==
{{цитата|«Яшел һәм җете кызыл (кызыл) төс белән аркылы бүленгән җирлектә — өстә яшеллек, аста җете кызыл белән каймаланган яктыртучы алтын кояш (йөзе күрсәтелмәгән) һәм барысы өстендә — чабып баручы көмеш ат, очлыкта сабаклары белән чалыштырып куелган ике алтын башак»<ref name=Нурлатский/>.}}
 
Герб [[Норлат муниципаль районы Советы|Норлат муниципаль районы Советының]] 2006 елның 15 июлендәге карары белән расланган. Үзәктә — [[Йорт аты|ат]] фигурасы, аның фонында балкып торган [[кояш]]. Бер версия буенча Норлат шәһәре исеме [[Татар теле|татар]] теленнән «Нурлы ат» буларак аңлатыла. Районда шулай ук [[ат спорты]] һәм ат үрчетү социаль-икътисади үсешенең өстенлекле юнәлешләре булып тора. Кызыл кырдагы башаклар [[Авыл хуҗалыгы|авыл хуҗалыгының]] өстенлеген аңлата. Алтын — уңыш, байлык, тотрыклылык, хөрмәт, акыл гәүдәләнеше. Кызыл төс хезмәт, көч, батырлык, матурлыкны аңлата. Көмеш чисталык, камиллек, тынычлык һәм үзара аңлашуны чагылдыра. Яшел төс — табигать, сәламәтлек, тормыш үсеше символы<ref>{{Cite web|url=https://geraldika.ru/s/17300|title=Герб Нурлатского района {{!}} Геральдика.ру|website=geraldika.ru|accessdate=2020-12-18}}</ref>.
 
Флаг герб нигезендә эшләнгән һәм аның белән бер үк вакытта расланган, киңлеге 2:3 булган турыпочмаклы тукымадан гыйбарәт<ref>{{Cite web|url=https://geraldika.ru/s/17301|title=Флаг Нурлатского района {{!}} Геральдика.ру|website=geraldika.ru|accessdate=2020-12-18}}</ref>.
 
== Тарих ==
 
=== Этимология ===
Районның атамасы үзәге булган Норлаттан килеп чыга. Үз чиратында, "Норлат" авылы XVII гасырдан билгеле, XVIII гасырда [[Сембер губернасы]] [[Самар өязе|Самара өязенең]] [[Югары Норлат]] (Абдулкино-Норлат) һәм [[Түбән Норлат]] (Норлат) авыллары турында истәлекләр бар<ref>{{Cite web|lang=ru|url=http://archeo73.ru/Russian/18vek/gubernia1780/samar.htm|title=Создание Симбирского наместничества. Самарский уезд. 1780 год.|author=№ 101 - Деревня Абдулкино Нурлат тож, ясашных татар, служилых татар; № 102 - Деревня Нурлат, ясашных татар, служилых татар./ Подготовил Репьёв О. М. /|website=|date=|publisher=archeo73.ru|accessdate=2020-05-23}}</ref>. «Нур» антропонимы — «нурлы» сүзенә, ә «Нурулла» - «Аллаһ нуры»на кайтып кала{{sfn|Поспелов|2008|с=324}}.
 
=== Борынгы һәм урта гасырлар ===
 
Болгар чорында районга Бура, Городец һәм Имәнкискә нәселләре күченгән<ref>{{Книга|автор=Надырова Х.Г|заглавие=Градостроительная культура татарского народа и его предков|ответственный=|год=2012|издание=Монография|место=Казань|издательство=КГАСУ|страницы=59|страниц=294|isbn=978-5-7829-0362-6}}</ref>. Мондагы [[Идел буе Болгары|Болгар]] җирлекләре дә билгеле, алар арасында иң зурысы булып [[Яңа Әлмәт]] һәм [[Яңа Маҗын]] шәһәрлекләре санала. [[Казан]] сакчылары 1552 елда [[Иван IV|Явыз Иван]] тарафыннан [[Казан ханлыгы|Казан ханлыгын]] яулап алганнан соң, шушы якларга китә һәм берничә татар авылына: [[Киекле]], [[Корманай]], Югары һәм Түбән Норлат, Савиново, Бикүле, [[Чулпан (Норлат районы)|Чулпанга]] нигез сала. [[Чуашлар|Чуаш]] [[Mäcüsilek|мәҗүсиләренең]] [[Биләркүл]], [[Елаур(Норлат районы)|Елаур]], [[Егоркино (Татарстан)|Егоркино]], [[Чияле Алан|Чияле алан]], [[Иске Чаллы (Норлат районы)|Иске Чаллы]] һәм башка җирлекләре дә билгеле. [[Кондырча]] елгасындагы Югары һәм Түбән Норлат татар авыллары турында беренче мәгълүматлар бик аз. XVI гасырда Зур Чирмешән елгасының аскы өлешендә Казан татарларының аерым төркемнәре урнашкан була<ref>{{YouTube|xJ0IstgxD4Y|Малые города России. Нурлат: пристанище защитников Казани. История начинается с булгарских времен. Общественное телевидение России
|logo=1}}</ref>.
 
Район археология күзлегеннән тулысынча өйрәнелмәгән, 1964-1968 еллардагы эзләнүләр биредә ике төр ядкәр: нигездә, субүлешләрдә урнашкан [[Билгесез курганнар]] һәм Чирмешән елгасы бассейнына туры килгән Болгар җирлекләре булуын күрсәтә. Норлат районының археология һәйкәлләре Яңа Әлмәт, [[Яңа Әмзә]], [[Сәләнгеш (Норлат районы)|Сәләнгеш]], [[Иске Татар Әмзәсе]], [[Күлбай Мораса]], [[Иске Әлмәт (Норлат районы)|Иске Әлмәт]], [[Михайловка (Норлат районы)|Михайловка]] авылларында урнашкан<ref>{{Cite web|lang=ru-RU|url=https://www.zamky.com.ua/ru/respublyka-tatarstan/arheologyya-y-drevnyaya-ystoryya-nurlatskogo-rajona/,%20https://www.zamky.com.ua/ru/respublyka-tatarstan/arheologyya-y-drevnyaya-ystoryya-nurlatskogo-rajona/|title=Археология и древняя история Нурлатского района {{!}} Археологическая карта|author=admin|accessdate=2020-11-30}}</ref>.
 
Норлат районы 1768-1774 еллардагы академик экспедицияләр кысаларында булган сәяхәтче [[Симон Петер Паллас|Петр Паллас]] (1741-1811) көндәлекләрендә тасвирлана. Аның отряды ике атнага [[Олы Чирмешән|Чирмешән елгасы]] бассейны торак пунктларында туктый<ref>{{Статья|ссылка=https://cyberleninka.ru/article/n/pricheremshanskiy-dnevnik-ekspeditsii-p-s-pallasa|автор=Абайдулова Анна Галиевна, Салмин Антон Кириллович|заглавие=Причеремшанский дневник экспедиции П. С. Палласа|год=2018|издание=Ученые записки Казанского университета. Серия Гуманитарные науки|том=160|выпуск=3|issn=2541-7738}}</ref>.
 
=== Гражданнар сугышы ===
 
Гражданнар сугышы вакытында [[«Норлат» тимер юл станциясе]] сугыш хәрәкәтләре районында була. Мәсәлән, 1918 елда 60 мең ак гвардиячедән торган [[Чехословакия корпусы]] советларга каршы көрәшне күтәрә. Ак чехлар [[Сембер]] (Ульяновск) шәһәренә килеп, 1918 елның июлендә Норлатка чыга. [[Эшче-крестьян Кызыл Гаскәре|Кызыл Армия]] частьләре август башында вокзалның агач бинасын яндыралар, әмма чигенергә мәҗбүр булалар. Ак гвардиячеләр урта Иделне яулап ала, әсирләрне «Норлат» станциясенә алып килеп, күмер склады территориясендә атып үтерәләр<ref name=":0">{{Cite web|lang=ru-RU|url=http://nurlat-tat.ru/news/novosti/istoricheskiy-ekskurs-pervyy-pamyatnik-nurlata|title=Исторический экскурс: Первый памятник Нурлата|author=Лилия Закирова|website=Нурлат-⁠информ|date=2020-06-08|publisher=|accessdate=2020-11-30}}</ref>. 1918 елның августында Кызыл Армия Сембердән [[Бөгелмә|Бөгелмәгә]] күчә. Октябрь башында ук Норлатны азат итәләр, атып үтерүчеләрнең мәетләрен туганнар каберенә урнаштыралар, ә 1922 елда күмелгән урында кызыл йолдызлы фанера пирамидасы куялар. Хәзерге вакытта [[Гражданнар сугышы корбаннарына куелган һәйкәл]] Норлат шәһәренең тимер юл вокзалы янында урнашкан<ref name=":0" />.
 
=== Cоветлар Союзында ===
 
1920 елга кадәр район территориясе [[Казан губернасы|Казан губернасының]] [[Чистай өязе|Чистай өязенә]] һәм [[Самар губернасы|Самара губернасының]] [[Мәләкәс өязе|Мәләкәс өязенә]] керә, 1920 елдан 1928 елга кадәр [[Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасы|Татарстан АССРның]] [[Чистай кантуны|Чистай кантонына]] һәм Самара губернасының Мәләкәс өязенә керә, 1928 елдан 1930 елга кадәр бары тик Чистай кантонына карый башлый. 1930 елда кантоннарны бетерү буенча территориаль реформа тәмамлана, шул ук елның 10 августында территория яңа оешкан Октябрь районы буларак рәсмиләштерелә<ref>{{Cite web|lang=ru|url=https://realnoevremya.ru/articles/59405-territorialnoe-delenie-tatarstana-posle-revolyucii|title=Территориальное деление Татарстана после революции — Реальное время|author=Лев Жаржевский|website=realnoevremya.ru|date=17 марта 2017|publisher=|accessdate=2020-11-30}}</ref>.
 
Октябрь районына [[Бөек Ватан сугышы]] елларында Мәскәү сәнәгать предприятиеләре эвакуацияләнә. Дәүләт оборона комитеты карары буенча «Мосметрострой» заводы хәрби продукция чыгаруга үзгәртеп корыла һәм «Норлат» тимер юл станциясенең Көньяк бинасында урнаштырыла, анда кыска гына вакыт эчендә [[Катюша|«Катюша»]] реактив артиллерия снарядларын чыгару өчен җиһазлар урнаштыралар. Завод 1941-1945 еллар дәвамында эшли<ref>{{Cite web|lang=ru-RU|url=http://nurlat-tat.ru/index.php/news/gorod/iz-istorii-nurlatskih-voennyih-let-s-1941-goda-rab|title=Из истории нурлатских военных лет: с 1941 года работал военный завод|author=Татар-Информ|website=Нурлат-⁠информ|date=2015-05-06|accessdate=2020-11-30}}</ref>.
 
[[Иосиф Сталин]] телеграммаларда район халкының сугышчан батырлыгына керткән өлешен өч тапкыр билгеләп үтә: „«[[Татария колхозчысы]]» колоннасын төзүгә 2 538 000 сум акча җыйган, Кызыл Армия фондына 12 566 [[пот]], эшче сәнәгатькә 4000 пот [[Ипи|икмәк]] тапшырган Октябрь районы колхозчыларына минем тугандаш сәламемне һәм рәхмәтемне тапшырыгыз”.
Строка 48 ⟶ 50 :
Район территориясе берничә тапкыр үзгәрә. Шулай итеп, 1958 елның 16 июлендә район составына юкка чыгарылган [[Тельман районы|Тельман районының]] зур өлеше керә. 1963-1965 елларда район чикләре зур үзгәрешләр кичерә: ул елларда районнарны эреләндерүнең уңышсыз реформасы уза, бары өч елдан соң барлык субъектлар да диярлек иске чикләрдә торгызыла. Ә 1987 елның 19 августында район составына Әлки районының [[Яңа Тумбы]] авылы территориясе белән бер өлеше тапшырыла.
 
Нефть ятмалары район үсешенә көчле импульс бирә, алар башка районнар белән чагыштырганда соңрак, 1980 нче елларда табылган. Әмма бу киләсе унъеллыкта — «катлаулы туксанынчы елларды» — районга, нефть һәм газ чыгару тармагын үстереп, ныгырга ярдәм итә<ref>{{Cite web|url=https://invest.tatarstan.ru/ru/about/municipal_potencial/nurlatskiy-rayon/|title=Потенциал муниципалитетов|website=invest.tatarstan.ru|accessdate=2020-11-30}}</ref>.
 
1997 елның 10 декабрендә Октябрьский районы Норлат дип үзгәртелә.
=== Хәзерге заман ===
 
1991 елда [[Совет Социалистик Республикалар Берлеге|СССР]] таркалганнан соң, Татарстан Россия составыннан чыгарга һәм бәйсезлек алырга омтыла. 1992 елда референдум үткәрелә, аның нәтиҗәләре буенча Татарстан Дәүләт суверенитетын игълан итте. Әмма төбәк Россия составында суверен республика хокукларында калырга дигән карар кабул итә. Шул ук вакытта Татарстан мөстәкыйль социаль-икътисадый сәясәт алып бара башлый, республика составында районнар зур бәйсезлек ала.<ref>{{cite web
|url=https://inosmi.ru/social/20160918/237875217.html
|title=Татарстан создал особые отношения с Москвой
|date=2016-09-18
|publisher=Интернет-проект ИноСМИ.RU
|accessdate=2020-11-05}}</ref>.
 
1996-2007 елларда Норлат районын [[Фатыйх Сибәгатуллин|Фатыйх Сибагатуллин]], 2008-2013 елларда [[Наил Шәрәпов]] җитәкли<ref>{{Cite web|lang=ru|url=https://www.business-gazeta.ru/article/88118|title=«Санта-Барбара» по-нурлатски|author=Александр Шагулин, Ильдар Нигматуллин|website=БИЗНЕС Online|date=20 сентября 2013|publisher=|accessdate=2020-12-05}}</ref>. 2018 елның сентябреннән хәзерге көнгә кадәр Норлат муниципаль районы һәм Норлат шәһәре башлыгы булып [[Алмаз Әхмәтшин|Алмаз Сәлим улы Әхмәтшин]] тора<ref>{{Cite web|url=https://tatcenter.ru/person/ahmetshin-almaz-salimovich/|title=Ахметшин Алмаз Салимович — Татцентр.ру|website=Татцентр|accessdate=2020-12-18}}</ref>.
=== Хакимият ===
{| class="wikitable"