Җәүдәт Фәйзи: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
TimmingBot (бәхәс | кертем)
Typo fixing, replaced: “ → « (8), ” → » (8) using AWB
Төзәтмә аңлатмасы юк
Юл номеры - 1:
{{Шәхес
| исем = Җәүдәт Фәйзи
| рәсем = Фәйзи.jpg
| рәсем_зурлыгы =
| alt = <!--рәсемгә курсорны куйганда чыга торган язу-->
| рәсем язуы =
| тулы исем = Җәүдәт Харис улы Фәйзи
| һөнәр = композитор
| туу датасы = [[1910 ел|1910 елның]] [[4 гыйнвар|4 гыйнвары]]
| туу җире = [[Оренбург]] шәһәре
| гражданлык =
| милләт =
| үлем датасы = [[1973 ел|1973 елның]] [[2 май|2 мае]]
| үлем җире =
| әти =
| әни =
| ир =
| хатын =
| балалар =
| бүләк һәм премияләр = [[Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге]] лауреаты
| сайт =
| башка мәгълүмат =
}}
'''Җәүдәт Харис улы Фәйзи''' – күренекле татар композиторы.
 
Җәүдәт Фәйзи [[1910 ел|1910 елның]] [[4 гыйнвар|4 гыйнварында]] [[Оренбург]] шәһәрендә укытучы гаиләсендә туган. Башлангыч музыкаль белемне шул ук шәһәрдә музыка мәктәбендә ала, кечкенә чакта олыларның халык җырларын җырлавын тыңларга ярата. 15 яшендә үзе дә «Яшьләр» дигән драма яза.
 
[[1925 ел]]да Җ. Фәйзиләрнең гаиләләре [[Казан]]га күчеп килә. Урта мәктәпне тәмамлагач, Җ. Фәйзи [[Түбән Новгород]] якларындагы Ишә авылында укытучы булып эшли. 1929–1933 елларда [[Казан дәүләт университеты|Казан дәүләт университетының]] юридик факультетында укый. 1934 елда [[Мәскәү]] консерваториясе каршында Татар опера студиясе ачылгач, Фәйзи студиянең уку бүлеге мөдире итеп җибәрелә. Административ оештыру эшләре белән бергә, ул биредә Б. Шехтердан композиция классында дәресләр ала, шулай ук Г. Литинскийның консультацияләреннән файдалана. 1938 елда Җ. Фәйзи Казанга кайта. Биредә ул музыка һәм җәмәгать эшләрендә актив катнашып, радиокомитетта музыка редакторы, [[Татар дәүләт академия театры]]нда музыка бүлеге мөдире, [[Татарстан филармониясе]]нең директоры һәм сәнгать җитәкчесе булып эшли.
 
«Ташкыннар» (Т.Гыйззәт), «Шәмсекамәр» (М.Әблиев), «Хуҗа Насретдин» (Н.Исәнбәт) спектакльләренә язган көйләре тамашачылар тарафыннан җылы кабул ителә, иҗатының офыкларын киңәйтә.