Илдархан Мутин: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Ryanag (бәхәс | кертем)
Тарихчы (бәхәс | кертем)
Төзәтмә аңлатмасы юк
Юл номеры - 2:
{{Шәхес
|тулы исем=Илдархан Ибраһим улы Мутин}}'''Илдархан Мутин''' (Илдархан Ибраһим улы Мутин, {{ТД}}, {{ТУ}} — {{ҮД}}, {{ҮУ}}) — сәясәт эшлеклесе, Башкорт хөкүмәте әгъзасы, БАСРның эчке эшләр, социаль тәэминат, азык-төлек халык комиссары (1919-1920).
 
 
'''Биография'''
 
Илдархан Ибраһим улы Мутин 1888 елның 12 июлендә Өфә губернасы Минзәлә өязе (хәзерге Татарстан Республикасының Актаныш районы) Такталачык авылында, юрт старшинасы Ибраһим Гәбдрәшит улы һәм Бибизифа Бакир кызы гаиләсендә туа. Килеп чыгышы белән ул “башкорт-мишәр гаскәре” старшиналары һәм дворяннары Мутиннар нәселенән.
 
<blockquote>Башкорт дәүләтчелеген төзүгә зур көч куйган И.Мутин, башкорт галимнәре хезмәтләрендә “башкорт” милләте улы дип күрсәтелә. Ләкин билгеле булганча, Россия империясендә революциягә кадәр рәсми документларында милләткә түгел, ә аның нинди диндә булуына һәм кайсы катламга (сословие) керүенә игътибар ителгән. Ягъни этник килеп чыгуына караганда, иң төп әһәмиятне социаль сыйфатларга бирелгән. Моннан тыш бу чорда күпчелек үзләрен “мөселман” дип таныганнар.
 
Мәсәлән, шул ук морзалар нәселеннән килеп чыккан туганы Мохтар Мутин, репрессия документларында үз милләтен “татар”дип күрсәтә (башлыча ул да “башкорт” сословиесеннән дип бара иде). </blockquote><blockquote>Гәрәйләр нәселенә тоташкан Мутиннар морза нәселе Россия тарихында шактый эз калдырган шәхесләр. Тарихтан мәгълүм булганча, Гәрәйләр XIV гасыр ахырында Кырым, Кара диңгез якларыннан Идел-Урал буйларына күченә. Аларның оешып урнашкан җирләре Татарстанның Актаныш, Сарман, Минзәлә, Башкортстанның Краснокама һәм Илеш төбәкләренә туры килә. Кырым якларында калган нәкъ менә Гәрәй кабиләсе татарлары арасыннан Кырым һәм Казан ханнары нәселе күтәрелеп чыга (Казанда 1521-1548 елларда Сахиб Гәрәй һәм Сафа Гәрәй идарә итә) . Бугенге көндә Мутиннар нәселе төрле өлкәләрдә дан казанган һәм үз милләтенең чын уллары булып торган шәхесләр. Әмма әлеге исемнәр арасыннан бу нәселнең өч вәкилен аерым атап үтмиче булмый. Бу Тимер Мутин, Мөхтәр Мутин һәм Илдархан Мутин.   </blockquote>
 
 
'''Илдархан Мутин''' Минзәләнең 4 класслы училищесын тамамлай. 1909 елда хәрби хезмәткә алынып, биш ел буе 12-че чик буе бригадасында хезмәт итә. Хәрби хезмәттән кайтҡач, мөгәлимлек итә, таможня ведомствосында, соңыннан кооперация инструкторы булып эшли.
 
1917 елда И.Мутин Башкорт милли-азатлык хәрәкәтенә кушылып китә. Тиздән ул милли хәрәкәт җитәкчеләренең берсенә әверелә. 1917 елның 20–27 июлендә Ырымбурда үткән беренче Башкорт корылтаенда, Шәриф Манатов, Зәки Вәлидиләр белән бергә милли хәрәктнең идарә органы – Башҡорт үзәк шурасының башкарма комитеты әгъзасы итеп сайлана.  1917 елның авгусында корылтай кушуы буенча, Илдархан Мутин, Зәки Вәлиди һәм Усман Куватовлар белән бергә Петроградта Вакытлы хөкүмәт белән башкорт халкының җир мәсьәләсе һәм Карван-сарайны кайтару буенча сөйләшүләр уздыра. 
 
Петроградтан кайткач, Илдархан Мутин Башкорт үзәк шурасының хәрби эшләр бүлеген җитәкли. Милли хәрәкәттең үзәгендә тора. 1917 елның 11 ноябрендә Ырымбур өлкәсе алтын сәнәгатьчеләренең съездында доклад ясый. 1917 елның 15 ноябрендә Башкортостан автономиясен игълан иткән тарихи акт - Башкорт үзәк шурасының 2-че санлы фәрманын әзерләүдә һәм аны игълан итүдә зур эш башкара.
 
1917 елның 8-20 декабрендә үткән III Бөтен Башкорт корылтаенда Илдархан Мутин Башкортостан автономиясенең Кече корылтае (предпарламент) һәм Башкорт хөкүмәтенең әгъзасы итеп сайлана, хөкүмәттә финанс бүлеге мөдире вазифасын били .
 
1918 елның гыйнварында Ырымбур шәһәре большевиктар кулына күчә. Башкортостан автономиясенә каршы булган Ырымбур мөселман хәрби комитеты Башкорт хөкүмәте әгъзаларын контрреволюциядә гаепләп, 4 февраль (яңача 16 февраль) көнне төрмәгә ябып куялар. Шулар рәтендә Илдархан Мутин да була, аңа ике ай тирәсе Ырымбур төрмәсендә утырып чыгарга туры килә.
 
1918 елның маенда Чиләбе каласында Чехословак корпусы большевикларын куып, үз властен урнаштыргач, Башкортстанның милли хәрәкәт җитәкчеләре, автономиянең хәрби көчләрен булдыру эшенә тотына. Гәскәрләр белән идарәлек итү органы - Башкорт хәрби шурасы оештырыла. 1918 елның июлендә Илдархан Мутин хәрби шураның рәисе Зәки Вәлидинең урынбасары, август-сентябрдә рәисе вазифасын башкаручысы була.
 
1918 елның ноябрендә Колчак Башкорт хөкүмәтен һәм гәскәрен бетерүне игълан иткәч, автономия җитәкчелеге большевиклар белән якынлашу юлларын эзли башлый. Илдархан Мутин, хөкүмәт рәисе Юныс Бикбов һәм кайбер башҡа хөкүмәт агъзалары белән бергә совет власте белән килешү төзүгә каршы чыгыш ясый, шунлыктан 1919 елның гыйнварында алар Башкорт хөкүмәте составыннан чыгарыла.
 
Башкорт хөкүмәте һәм гәскәрләре Совет власте ягына чыкканнан соң, 1919 елның 1 мартынан 15 апреленә кадәр, Башҡортостанның Эчке эшләр халык комиссары вазифасын башкара. 15 апрелдән республиканың Социаль тәэминәт комиссариатын җитәкли. Башкортстанның революцион хөкүмәте - Башревком әгъзасы итеп сайлана.
 
1919 елның 28 сентябреннән Илдархан Мутин Башкортостанның Азык-төлек халык комиссары урынбасары вазифасын башкара. 1919 елның ноябреннән 1920 елның февраль аена кадәр ВЦИКның "Башкирпомощь" комиссиясе вәкаләтле урынбасары сыйфатында Башкортстанның Тамьян-Катай, Бөрйән-Түңгәүер кантоннарында эшли. Сугыш аркасында тәмам бөлгенлеккә төшкән халыкны ачлыктан коткару эше белән янып йөри.
 
1920 елның маенда Үзәк Совет хөкүмәте Башҡортстанның автономия хокукларын кыскарта. 1920 елның июнендә ВЦИК һәм РСФСР СНК-лары тарафыннан Автономияле Башкорт Совет Республикасы турында декрет чыгарыла. Монын белән риза булмаган Башревком әгъзалары, шул исәптән И.Мутин, 1920 елның июнендә Зәки Вәлиди кәңәше буенча Башкортстанны ташлап, Төркөстанга чыгып китә. Монда Бохара совет республикасының Кермин округында халык мәгарифе бүлегендә эшли .
 
Төркөстандагы советларга каршы милли хәрәкәт уңышсызлыкҡа очрагач, 1921 елның июнендә туган ягына кайта. 1921 елның августынан Илдархан Мутин Башцентросоюз идарәсе рәисе булып эшли. 1922 елның февралендә Башцентросоюз һәм Башсовнархозның вәкаләтче сыйфатында Мәскәү шәһәренә эшкә җибәрелә. 1923 елның сентябрендә Башкортостанга кайтып, республиканың Инвалидлар кооперациясе идарәсе, 1924 елдан Башсоюз идарәсендә эшли.
 
1926-1928 елларда Мәскәүдә Башҡортстанның сәүдә вәкиллеге мөдиренең урынбасары вазифасын башкара.  
 
30-чы еллар азагында илнең күп кенә асыл ир-егетләрен һәлак иткән Сталин репрессиясе Илдархан Ибраһим улы Мутинны да аямый. Ул СССР Югары Советының хәрби коллегиясе карары белән 1938 елның 2 февралендә атып үтерелә.
 
== '''Хәтер''' ==
 
 
·        Нефтекама шәһәрендә Илдархан Мутин хөрмәтенә үсмерләр арасында мини-футбол буеынча ярыш үткәрелә.
 
·        Илдархан Мутинның туган авылында Такталачыкта, аның исемен мәңгеләштерү максатыннан истәлекле таш (һәйкәл) куелды.
 
== Әдәбият ==
·        Асфандияров А.З. Аулы мензелинских башкир — Уфа: Китап, 2009. — Б. 411—415. — 600 б.
 
·        Кульшарипов М.М. Башкирское национальное движение (1917—1921 гг.) — Уфа: Китап, 2000. — 364 б.
 
·        Милли-мәдәни мирасыбыз: Актаныш. – Казан, 2010. – 415 б. – (“Фәнни экспедицияләр хәзинәсеннән” сериясе. Беренче китап).
 
·        Муратов Ф.М., Хуҗин Й.Ә. Актаныш – туган җирем. – Казань, 2010. – 503 с.
 
·        Ярмуллин А.Ш. Автономияле Башкортостан байрагы аҫтында. Башкорт милли-азатлык хәрәкәте эшмәкәрләре хакында кыҫкаса биографик очерклар — Уфа: Китап, 2017. - 232 б.
 
== Искәрмәләр ==
{{искәрмәләр}}1. Хәзерге Татарстан, Актаныш районы Такталачык авылы
{{искәрмәләр}}
 
== 2. Милли-мәдәни мирасыбыз: Актаныш. – Казан, 2010. – 14 б. ==
 
== 3. У истоков Башкирской республики, 2017, с.40 ==
 
== 4.  У истоков Башкирской республики, 2017, с. 41. ==
 
== 5. Кульшарипов М.М., 2000 ==
[[Төркем:Башкорт милли-азатлык хәрәкәте эшлеклеләре]]