Күзнең ишемияле синдромы: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Irekhaz (бәхәс | кертем)
Яңа бит: «'''Күзнең ишемияле синдромы''' — атеросклерозлы генезда ипсилатераль йокы артериясенең стенозы...»
(аермасы юк)

16 дек 2020, 17:12 юрамасы

Күзнең ишемияле синдромы — атеросклерозлы генезда ипсилатераль йокы артериясенең стенозы өчен күз алмасының хроник гипоперфузиясе нәтиҗәсендә сирәк очраган халәт. Шул ук вакытта 90% очракта стеноз ипсилатераль якта перфузион басымның 50% кимүенә китерә. Бу халәт гадәттә 60 яшьтән өлкәнрәк авыруларда очрый һәм шикәр авыруы, гипертензия, йөрәкнең ишемияле чирендә һәм цереброваскуляр чир белән бәйле була ала. Үлү 5 ел дәвамында 40% җитә һәм ешрак йөрәк-кан тамыры патологиясеннән була. Күзнең ишемияле синдромы белән пациентларның шулай ук анамнезында ретиналь тамырлар эмболиясе өчен вакытлы сукырлык эпизодлары була ала.

Диагностика

Күзнең ишемияле синдромы 80% очракта бер яклы барыш була һәм бер үк вакытта алгы һәм арткы бүлекләрне зарарлый. Клиник билгеләр төрле була, чир симптомсыз бара ала һәм ачыкланмаяча яки дөрес билгеләнмәскә мөмкин.

1.   Гадәттә берничә атна яки ай дәвамында әкренләп күрү начарлану белән билгеләнә һәм кайвакыт вакытлы сукырлык өянәкләре белән була ала. Зарарланган күздә авыртучанлык була ала.

2.   Алгы бүлек

•     Таралган эписклераль инъекция һәм мөгезкатлау шешүе.

•     Камера сыекчасының опалесценциясе, кайвакыт бераз күзәнәкле җавап белән (ишемияле псевдоирит).

•     Төсле катлау атрофиясе, начар киңәюче бәбәк һәм бәбәк җаваплары кимүе.

•     Кайвакыт төсле катлау рубеозы очрый һәм ул НВГ еш күчә.

•     Азган очракларда катаракта үсеш ала.

3.    Күз төбе күренеше

•     Веналар дилатациясе, артериолалар кысылуы, кан савулар һәм сирәк очракта — КНД шешүе.

•     КНД неоваскуляризациясе белән пролифератив ретинопатия һәм челтәркатлау неоваскуляризациясе (сирәгрәк).

•     Күбесенчә үзеннән-үзе артерияләр пульсациясен билгелиләр, аеруча КНД янында чагыла. Пульсация булмаганда аны күз алмасына бераз басып китереп чыгарып була (бармаклы офтальмодинамометрия)

4.    ФАГ

•     Башлангыч фазада хориоидея тулуы тоткарлануын һәм артериовеноз транзиты вакытының арттыруын ачыклыйлар.

•     Соңгы фазада арткы котып өлкәсендә сеңү, КНД һәм периваскуляр гиперфлюоресценцияне күзәтәләр.

5.  Йокы артерияләрен тикшерүгә төсле допплерлы ультрасонография, сурәтне санлы эшкәртү белән ангиография һәм магнит-резонанслы ангиография керә ала.

Алып бару алымнары

1.   Алгы бүлек ягыннан күренешләрне стероидлар һәм мидриатиклар тамызу белән дәвалыйлар.

2.   Неоваскуляр глаукома кадимчә яки хирургик дәвалау таләп итә.

3.   Пролифератив ретинопатия БЛК башкаруын таләп итә, әмма дәвалау нәтиҗәләре ПДР кебек уңай түгел.

4.   Каротидлы эндартерэктомия пролифератив ретинопатиядә уңай йогынты бирә ала.

Дифференциаль диагностика

1.   ЧҮВ ишемиясез томалану тибы шулай ук челтәркатлауга кан саву, веналар дилатациясе һәм мамыксыман чыганаклар белән бер яклы зарарлану белән сыйфатлана, әмма кан савулар күбрәк һәм башлыча «ялкын телләре» кебек күренә, еш КНД шешүе була.

2.   Диабет ретинопатиясе нокталар һәм таплар кебек кан савулар, веналар боргалануы һәм пролифератив ретинопатиясе белән сыйфатлана. Әмма барыш каты экссудат белән гадәттә ике яклы.

3.   Гипертония ретинопатиясе артериолалар тараюы һәм аларның фокаль констрикциясе белән билгеләнә. Ләкин барыш һичшиксез ике яклы, веналар үзгәрүләре юк.