Выборг: юрамалар арасында аерма
Контент бетерелгән Контент өстәлгән
к clean up, replaced: Русия → Россия (4) using AWB |
кТөзәтмә аңлатмасы юк |
||
Юл номеры - 66:
| add3n =
| add3 =
}}'''Выборг''' ({{lang-ru|Выборг}}, {{lang-fi|Viipuri}}, {{lang-sv|Viborg}}, {{lang-de|Wiburg}}) — [[Россия Федерациясе]]нең [[Ленинград өлкәсе]]ндә урнашкан шәһәр, [[Выборг районы]] үзәге.
== Тарихы ==
[[Файл:Viborgs slott 1840.jpg|thumbnail|left|200px|Выборг замогы, 1840]]
Выборг замогына шведлар тарафыннан 1293 елда, [[Карел җире]]нә өченче тәре походы барышында нигез салына. Урта гасыр рус терминологиясе буенча, бу [[Бөек Новгород]]ның союздаш [[Корела (кабилә)|корела кабиләләре]] җире була. 1980 нче еллардагы археологик казу эшләре күрсәткәнчә, элек замок утравында аны алган шведлар тарафыннан җимерелгән карелларның ныгытылган пункты урнашкан булган. Швеция короле Торгильс Кнутссон регенты карары буенча, замок утравында Выборг дигән исем алган куәтле замок төзелгән. Шведлар утрауның калкулык өлешен дивар белән әйләндереп алган, ә үзәктә квадрат таш манара төзегәннәр. Югары дозор һәм сугышчан манара Норвегия короле, Скандинавия крестины Олав Изге хөрмәтенә аталган. Бу манара озак вакытлар Скандинавиянең иң югары донжоны булып саналган. Диварларның калынлыгы 1,5-2 метр тәшкил итә, ә манараның калынлыгы — 4 м., өстән диварлар теләр белән тәмамланган, ә периметр буенча асылмалы агач галерея, хәрби йөреш адым барган. Выборг замогы Выборг ленының үзәгенә, 1710 елга кадәр яуларга бирешмичә, [[Карел муентыгы]] җирләренә шведлар йогынтысын таратуның ышанычлы форпостына әверелә.
Новгород Республикасы Карелия җирләрен югалтулары белән килешергә теләми, һәм инде 1294 елда Бөек Новгород дружинасы аны камый, әмма ала алмый. 1322 елда шведларга каршы хәрби поход та уңышсыз була: князь Юрий Даниилович җитәкчелегендәге гаскәр, таш ату машиналары куллануга карамастан, бер ай буе замок диварларын уңышсыз камый. 1323 елда, Новгород һәм Швециянең Орехов тынычлык килешүе буенча, алар арасында чик Сестра елгасы буенча урнаштырыла, Карелия муентыгының бер өлеше Выборг белән бергә Швециягә китә.
Төньяк сугыш вакытында Выборг Швециянең тыл ныгытмасы булган, Нотебург ([[Чикләвек утравы|Чикләвек]]) һәм [[Ниеншанц]] Ингерманландиягә күчкәннән соң, шведлар әле яңа гына нигезләнгән Санкт-Петербургка яный алырлык алдынгы база булган. 1706 елда Петр I Швед ныгытмасын яулап алырга омтыла, әмма нәтиҗәсез. Бары тик 1710 елда гына шәһәр рус гаскәрләре һәм флоыт тарафыннан алына, ә [[Ниеншанц]] тынычлык килешүе буенча 1721 елда рәсми рәвештә Россия империясенең бер өлешенә әверелә.
1802 елда Выборг губернасы Финляндиягә күчә, ә 1811 елда элеккеге исеме бирелә, ләкин инде Бөек Финляндия кенәзлеге составында була.
Алга таба, XX гасырга кадәр, кала тарихы зур вакыйгаларга ия булмый диярлек: анда рус гарнизоны тора, сәүдә һәм сәнәгать үсә.
1930 елларда якын-тирә территория белән Выборг Финляндиянең сәнәгать үзәге булып санала. 1938 елда шәһәрдә төрле тармакларның 38 сәнәгать предприятиесе эшли.
Кышкы сугыштан соң, Мәскәү тыныч шартнамәсе шартлары нигезендә, Выборг губернасының зур өлеше, шул исәптән, Выборг һәм бөтен Карелия муентыгы, шулай ук башка территорияләр СССРга күчкән. Шәһәрнең фин халкы тулысынча Финляндиягә эвакуацияләнә. 1940 елның 31 мартында Финляндиядән алынган территорияләрне [[Карел-Фин ССР]] составына тапшыру турында СССР Законы кабул ителә.
1944 елда Карелия муеныгының башка территорияләре белән шәһәр Карел-Фин ССРдан РСФСРның [[Ленинград өлкәсе]] составына күчерелә.
== Сәгать поясы ==
{{ОбъектныңСәгатьпоясы/MSK+0|Объект=Выборг}}
==Халык саны==▼
▲==Халык==
{{ Халык саны |Бизәнү=standard | Выборг | гс }}Милләтләр (2010): урыслар (93,9%), украиннар (2,0%), белоруслар (1,0%).<ref>[http://std.gmcrosstata.ru/webapi/jsf/tableView/customiseTable.xhtml 2010 елгы җанисәп алу базасы.]</ref><ref>Милләтне әйтмәгән кешеләрне исәпләмичә</ref>
=== Күренекле шәхесләре ===
* [[Григорий Спиридов]], Россия флоты адмиралы.
Строка 135 ⟶ 104 :
== Искәрмәләр ==
{{искәрмәләр}}
{{Ленинград өлкәсе}}
[[Төркем:Ленинград өлкәсе шәһәрләре]]
[[Төркем:Выборг районы торак пунктлары]]
|