Википедия:Гомуми форум: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Milli (бәхәс | кертем)
Юл номеры - 148:
 
'''Рәхмәт!''' --[[Кулланучы:Birulik|Birulik]] ([[Кулланучы бәхәсе:Birulik|бәхәс]]) 26 ноя 2020, 08:09 (UTC)
 
: Татар теленә тәрҗемә / Tatar version
== Татарстанның икътисади үсеше турында дәүләт-вики-проекты ==
 
'''Хәерле көн!'''
 
Урысча язганым өчен гафу итегез. Мин татар телен белсәм, күпкә җиңелрәк булыр иде. Сезне ''Татарстан Республикасының Инвестицион үсеш агентлыгы'' проектында катнашырга чакырам. Ру-викида ул "менә теге 50 мәкалә һәм аларның тәрҗемәләре өчен дәүләт аукционы" исеме астында күбрәк билгеле. :) Гаризаны тапшырганчы, тәрҗемәчеләр саны җитәрлек булуына инандым. Шулай да, минемчә сезгә туган төбәгегез турындагы проектта катнашу кызык булыр, бигрәк тә мәкаләләрнең күбесе - Татарстан районнары булгач. Моннан тыш, сезнең кертемегез түләнәчәк.
 
''Формальлекләр''. Бу рәсми проект булганлыктан, дәүләт органнары контролен күздә тотып, мин һәр катнашкан башкаручы белән килешү төзим. Безнең очракта - бу счёт-оферта, сездән тулы исемегез (ФИӘ) һәм ИНН номерыгыз гына кирәк булачак. Бу мәгълүмат беркайда да бастырылмас, сез минем мәгълүматны да белерсез. Килешүләр салым органнары эшнең үтәлешен тикшерергә теләгән очракта кирәк булачак. Шулай ук, сез [[: ru: Самозанятость| үзмәшгуль]] буларак теркәлгән булсагыз, бик яхшы булыр (Саклык банкында ул ике төймә ярдәмендә ачыла һәм ябыла), бу миңа безнең килешү номеры буенча эшкә счёт язып чыгарырга мөмкинлек бирәчәк. Эшләрнең хакы 10 мең сумнан артса, үзмәшгульләр белән килешүләр мәҗбүри.
 
''Эш шартлары''. Үз ягымнан мин тәрҗемә итү өчен йә урыс телендә инде бастырылган текстны, йә вики-код белән бастыру өчен әзерләнгән google-документтагы караламаны биреп торырмын. Килешү нигезендә сездән тәрҗемә итү (моны ничек эшлисез - бу минем өчен мөһим түгел, төп нәрсә - мәкалә текстка мөмкин кадәр якын, фактларны югалтмыйча, төзек булсын), билгеләрне җайлаштыру һәм тат-викида бастыруыгыз таләп ителә. Бастырыр алдыннан караламаны күрәсем килә: шулай ук ​​google-докта яки шәхси вики киңлегегездә. Бу эшнең бәясе - бер мәкаләгә 3 мең сум (урыс телендәге төп нөсхә 5 мең тора иде).
 
''Үзенчәлекләр''. Мәкаләләрне без тулысынча яңадан яздык, чөнки ру-викида булганнарының барсы да диярлек кыска һәм инде бик актуаль түгел. Аларны тәрҗемә итәргә дә тулысынча кирәк. Вәләкин, бездә булмаган мәгълүматны саклап калу өчен (еш кына - бу танылган җирле кешеләр исемлекләре), тат-мәкаләнең хәзерге версиясе белән чагыштырып тикшерергә кирәк булачак.
 
Түбәндәге таблицага мин тәрҗемәгә әзер мәкаләләр өстәрмен. Аларның саны якынча 50 булачак. Мин сездән '''берьюлы бер генә мәкаләне''' алуыгызны һәм икенчесен алдагының әзер булганыннан соң башлап җибәрүегезне сорыйм. Мин шулай ук ​​баганаларга кушаматыгызны һәм тәрҗемәгез әзер булган баштагы датаны билгеләвегезне сорыйм. Әлегә, ИҮА белән килешүем буенча барлык мәкаләләр ''20 декабрьгә кадәр'' тәрҗемә ителергә тиеш. Үзегезнең шәхси мәгълүматыгызны (тулы исемегезне (ФИӘ) һәм ИНН) миңа иң уңайлы түбәндәге почтага - '''ann.b254@gmail.com''' яки телеграмга - '''@birulik''' язарга, җавапка мин сезгә тутырылган килешү җибәрермен.
 
Катнашкан тәрҗемәчеләр җәмәгате минем мотивациямне аңлый дип өметләнәм - бу кызык проект, аның файдасызлыгы турында күп бәхәсләшеп була, ләкин миңа чынлап та прецедент булдыру мөһим һәм мин Казандагы йомыш бирүчеләр белән эшләргә шат.
 
--[[Кулланучы:Milli|Milli]] ([[Кулланучы бәхәсе:Milli|бәхәс]]) 26 ноя 2020, 19:57 (UTC)