Әфганстанда Һинд дине: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
IanraBot (бәхәс | кертем)
к clean up using AWB
Юл номеры - 16:
Әфганстанны мөселманнар яулап алганчы, территориядә (төньякта) [[Зәрдөштлек]], (көньякта һәм көнчыгышта) [[Мәҗүсилек]], (көньяк-көнчыгышта) [[Буддизм]], (Кабул/Логарда) [[Һинд дине]] һәм башкалар булган. Анда төрле халыклар яшәгән, шулар арасында [[фарсы]]лар, хәләҗләр, [[төрек]]ләр һәм әфганнар. [[Һиндукуш|Һинду Куштан]] көньякта көньяк [[эфталит]]ларның токымы [[Зунбил]]лар хөкем сөргән. Көнчыгыш [[Кабул Шаһи]]лар тарафыннан контрольдә булган. Зунбиллар һәм Кабул Шаһилар [[Һиндстан субконтиненты]]ның башка урыннары белән мәдәни бәйләнгән булган. Зунбил патшалары "Зун" дип аталган [[Кояш Ходае]]на табынганнар һәм исемнәрен шуннан алганнар. Кайбер галимнәр фаразынча [[Көньяк Азия]]дә сыннарга табынганнарның һәрберсе Һинд дине тарафдары булган дип әйтә. Мәсәлән, Андре Винк язганча "Зун культы [[Һинд дине]] культы, ә Буддизм һәм Зәрдөштлек булмаган."<ref name="Wink">André Wink, "Al-Hind: The Making of the Indo-Islamic World", Brill 1990. p 118</ref> Потларга барлык табыну да Һинд диненең өлеше булмаган. Потларга табыну бөтен дөньяда булган, [[Мәккә]], [[Согуд Гарәбстаны]]н да кертеп.<ref name="Wink"/>
 
Безнең эраның 653-4 елларда [[Габдеррәхмән бин Самара]] 6000 Гарәп мөселманнары белән Зунбил территориясенә үтеп кергән һәм [[Заминдавар]]да "Зун" гыйбадәтханәсенә юл салган, ул Әфганстанның хәзерге [[Гельменд пpавинcәсе|Һилмәнд пpавинcәсе]]нең [[Муса Кала]]дан өч милә көньяккарак урнашкан дип фараз ителә. Гарәп әрмесенең ᴙнаралы "Потның кулын сындырып аның күзләре булган якутларны казып чыгарган, моны ул Систанның Марзбанын Ходайның хаҗәте булмауда ышандырыр өчен эшләгән."<ref>André Wink, "Al-Hind: The Making of the Indo-Islamic World", Brill 1990. p 120</ref>
 
Кабул Шаһилар Зунбил территориясеннән төньякта, [[Кабулистан]] һәм [[Гандахара]]ны керткән территориядә хөкем сөргән. Гарәпләр Ислам юлламасы белән Кабулга барып җиткән, ләкин озак хөкем сөрә алмаган. Кабул Шаһилар гарәп бәреп үтүләреннән саклану өчен шәһәр тирәли гигант дивар төзегәннәр, аны хәзер дә күреп була.<ref>{{cite news|title=The Kabul Times Annual|accessdate=12 May 2015|publisher=Kabul Times Pub. Agency, Information, Culture Ministry., 1970|page=220}}</ref>