Псков Кромы: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Яңа бит: «'''Псков Кромы''' (Кремле) — Псков шәһәренең тарихи-архитектура үзәге, Псков ныгытмасының төп...»
(аермасы юк)

23 ноя 2020, 18:25 юрамасы

Псков Кромы (Кремле) — Псков шәһәренең тарихи-архитектура үзәге, Псков ныгытмасының төп өлеше. Пскова елгасының Великая елгасына койганч урыныдагы биек һәм тар борынында урнашкан. Өч гектар мәйданны биләп тора.

Каланың борын өлешендә беренче кеше утырган тораклар беренче мең еллыкның уртасына карый. X—XII гасырларда биредә туфрак, ә бәлки, таш ныгытмалар һәм агач Троицкий соборы булган. Псков республикасы (XIV — XVI гасыр башы) чорында кремль үзенең соборы, җыелу мәйданы һәм келәтләре белән Псков җиренең рухи, юридик һәм административ үзәге булган.

Кремльнең алгы (көньяк) диваралары ягыннан биләмәсе биеклеге 6-8 метр һәм калынлыгы 2,5 метрдан алып 6,0 метрга чаклы булган агач түбә белән капланган таш кирмән диварлары менән уратып алынган. Кремлнең көнчыгыш стенасының озынлыгы — 435 метр, көнбатыш стенасы — 345 метр. Көньяк стенаның озынлыгы 88 метр тәшкил итә.

2013 елда Псков Кромы (Кремле) «Русия-10» медиабәйгесен җиңеп, «Русия символлары» унлыгына керә.

Кромның архитектура ансамбле VIII—XVII гасырларда корылган Довмонт каласыннан, 1337 елда беренче тапкыр телгә алынган, 1393-1424 еллардагы «Перси» (Перша, яки Довмонт дивары, Кромның алгы дивары) диварыннан, Кремлнең көнчыгыш һәм көнбатыш диварларынан (XIV—XV гасырлар, XVII гасыр); Захабтан (охабень яки захабень), Троицкий соборыннан (1682-1699 еллар), манарадан (XIX г.), Приказ палаталарынан (1692-1695, 1701 еллар), дары базыннан, чиркәү әһелләре йортыннан, кунак йортыннан, Кром һәм Довмонт кала манараларыннан, Власьевский манарасыннан, Рыбницкий манарасыннан (Изге капкалар өстендәге манара), Троицкий (Сәгать) манарасыннан, Урта манарадан (1416-1419 еллар), Кутекрома манарасыннан (Куту Кром, Красная яки Кутий Костёр, 1399—1400 еллар) , Җәенке манарадан, Довмонт (Смердья) манарасынан торган.

2010 елның 27 апрелендәге янгын вакытында Власьевский һәм Рыбницкий манараларының чатырлары янып юкка чыккан.

Фотогалерея

Чыганаклар

  • Алешковский М. Х. Каменные стражи: Путеводитель по древним крепостям / Худож. О. В. Титов. — Л.: Лениздат, 1971. — 176 с. — 32 500 экз.
  • Куликова И. А. Псковский кремль: Путеводитель. — Л.: Лениздат, 1972. — 76 с. — (Туристу о Пскове). — 50 000 экз.