Порхов ныгытмасы: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Яңа бит: «{{УК}} '''Порхов ныгытмасы''' (Порхов кремле) - Псков өлкәсенең Порхов шәһәре үзәгендә урнашкан...»
 
(аермасы юк)

22 ноя 2020, 18:31 өчен соңгы юрама

Порхов ныгытмасы (Порхов кремле) - Псков өлкәсенең Порхов шәһәре үзәгендә урнашкан ныгытма. Ул Шелони елгасының уң ярында урнашкан. Кара известняктан ныгытма корылмалар ытулысынча диярлек сакланган, әмма кайбер участоклары бүгенге көндә авария хәлендәкала бирә.

Порхов ныгытмасы
Сурәт
Дәүләт  Россия
Административ-территориаль берәмлек Порхов
Входит в состав списка памятников культурного наследия Культурное наследие России/Псковская область/Порхов[d]
Мирас статусы федераль әһәмияттәге Россия мәдәни мирас объекты[d][1]
Һавадан күренеш
Карта
 Порхов ныгытмасы Викиҗыентыкта

Новгород елъязмасында Порхов крепосте турында беренче искә алу 1239 елга карый, ул вакытта Новгород князе наместник Александр Ярославович (булачак Невский), Новгородтан Шелон буйлап зур булмаган агач «блокпостлар» төзеп, Псковтан су юлын ныгыта. Беренче агач-җир ныгытмалары Шелонның уң яры калкулыгында корылган һәм ике рәт вал һәм чокырдан гыйбарәт булган.

1346 елда Бөек Литва кенәзе Ольгерд Новгород чикләренә керә һәм Луга һәм Шелонь ныгытмаларын ала, ә Опока һәм Порхов ныгтмаларын камап тота. Ныгытма камауны түзсә дә, «кара бор» дигән контрибуция нигезендә 300 сум күләмендә акча түләргә туры килгән. Сугышка бер Новгород посаднингының дорфа кылануы сәбәп булган, аны новгородлылар үзләре соңрак Лугада кыйнаганнар.

1387 елда иске ныгытмадан бер километрдан артык ераклыкта, Шелонның уң як ярында җирле плиткадан дүрт башнялы яңа таш ныгытма төзелә. Аның диварларының калынлыгы 1,4 метрдан алып 2 метрга кадәр, биеклеге 7 метр, 15-17 метр биеклектәге манараның 4-6 метрлы агач түшәмәле сугыш өчен яруслары булган, ныгытма диварлары линиясенән чыгып торган әлеге манаралар пряслоларны нәтиҗәле фланкалаштыра алганнар. Барлык төзелеш эшләре бер сезонда башкарылган.

Ныгытма эчендә Никольский чиркәве (1412), бакча, туган якны өйрәнү музее, Порхов почтасы тарихы музее, почта музее ачылу хөрмәтенә истәлек билгесе, Порхов подпольесы җитәкчесе Б.П. Калачев бюсты урнашкан.

Ныгытма сурәтләре үзгәртү

Чыганаклар үзгәртү

  • Панченко И. Я. Порхов. Л.: «Лениздат». 1979 г. (Серия «Города Псковской области»).
  • Порхов и его уезд. Сборник дореволюционных публикаций. Сост.: Левин Н. Ф. Псков: ГП «Псковская областная типография». 2005 г.
  1. Постановление Совета Министров РСФСР № 1327 от 30.08.1960