Нәзыйрәчелек: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
IanraBot (бәхәс | кертем)
к clean up using AWB
Фәрһад (бәхәс | кертем)
Төзәтмә аңлатмасы юк
 
Юл номеры - 1:
'''Нәзыйрәчелек''' ([[гарәп теле|гарәп]]/[[фарсы теле|фарсы]] телләрендә ''өлге, үрнәк, охшатма'') — [[Урта гасырлар]]да Шәрык, шул исәптән татар әдәбиятында киң таралган шигъри форма. Аның асылында башка бер авторның теге яки бу әсәре тәэсирендә туып, аңа охшатып яңа әсәр язу ята.
 
== Тасвирлама ==
Әдип үзенә кадәр иҗат ителгән нинди дә булса билгеле бер әсәрнең темасын, сюжетын һәм төп каһарманнарын алып, башка әсәр иҗат итә. Гадәттә, эпик әсәрдә төп чыганакның темасы, еш кына исеме, сюжетының төп мотивлары саклана. Ә лирик әсәрләрдә (чыганак белән бер үк телдә булса) [[рифма]], аерым сурәтләр чаралары да сакланырга мөмкин.
 
Нәзыйрәдә әдип мәгълүм теманы ачуда һәм сюжетны эшкәртүдә үзе сайлаган автор белән ярышка чыга.
 
== Мисаллар ==
Шәрык әдәбиятында күп классик әсәрләр нәзыйрә ысулы белән иҗат ителгән. Мәсәлән, [[Нәваи]]ның «Хәмсә» әсәре. Татар әдәбиятында да күп кулланыла: [[Сәйф Сараи]], [[Котб]], [[Мөхәмәдьяр]], [[Шәмсетдин Зәки]] һәм башкалар. [[Габдулла Тукай|Габдулла Тукайның]] "Тәүбә вә истигъфар" шигыре [[Александр Пушкин|Александр Пушкинның]] "Унынчы васыять" шигыренә нәзыйрә булып тора.
 
== Чыганаклар ==
* Әдәбият. 9 сыйныф өчен [[дәреслек]]. Миңнегулов Хатыйп, Садретдинов Шәйхлислам.
 
{{Rq|iwiki}}
 
[[Төркем:Татар әдәбияты]]