Чулым татарлары: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
кТөзәтмә аңлатмасы юк
кТөзәтмә аңлатмасы юк
Юл номеры - 24:
Элек чулымнарда [[шаманизм]], [[тотемизм]] һәм [[рух]] сурәтләренә табыну таралган булган, алар табигать хуҗалары булып һәм шулай ук ыру, гаилә һәм шәхси яклаучылар булып саналганнар.<br/>
Атамалары биредәге [[Чулым]] елгасыннан килә ([[Об]] кушылдыгы). Чулым татарлары биредәге төрки халыкларның һәм кет, селкупларның кушылуыннан килеп чыкканнар. Соңрак руслар, хакаслар составында ассимиляция кичергәннәр.<br/>
Чулымнар агачны яхшы эшкәртә белгәннәр, алар аннан чынаяклар, җамаяклар, кашыклар ясаганнар, көймәләр һәм килеләр чокып ясаганнар, нарта, чаңгы, җәя һәм үзаткыч кораллар ясаганнар. <br/>
Көнкүрештә туздан төрле савыт-саба кулланылган; аннан шулай ук тартмалар, ук савытлары һәм пычак футлярлары ясаганнар.
Чулымнар табигатьтә үсүче ашарга яраклы үләннәр, җиләкләр, эрбет чикләвекләрен җыйганнар. Алар үсемлекләрнең ашарга яраклы тамырларын махсус агач көрәкчек ярдәмендә казып чыгарганнар. {{sfn|Бояршинова|1960|с=84—86}}.<br/>
Чулым татарларының күпчелеге хәзер [[Томск өлкәсенең]] [[Тегульдет районы]]нда һәм [[Красноярск крае]]ның [[Тюхтет районы]]нда тора, күбесенчә [[Пасечное]] авылында һәм [[Чиндат]] авылында.