Тукай аһәңнәре (вокаль-симфоник поэма): юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Фәрһад (бәхәс | кертем)
Төзәтмә аңлатмасы юк
Фәрһад (бәхәс | кертем)
Юл номеры - 101:
Кисәк [[Габдулла Тукай|Габдулла Тукайның]] [[Александр Пушкин]] язган "Унынчы васыять" шигыренә җавап булып торган исемдәш шигыре тулысынча кулланыла. "Тәүбә вә истигъфар" шәрыкъ музыкасына хас булган назыйрә жанрына, бер автор әсәрен башка автор тарафыннан яңача бәян итүгә якын. Кисәктә кулланылган кече секундалар һәм ритмик үзенчәлекләр классик шәрыкъ музыкасына бик тә якын{{Sfn|Фамилия=|Ел яки фамилия №2=|p=319|битләр=|Дулат-Алеев|2007}}. Кече секундалы кереш [[сорнай]] тембрына охшау максатын күз алдында тота. Шулай итеп, әлеге җырдагы сорнай һәм дәф ансамбле аны Шәрыкъның җиңел музыкасына якынайта (мәсәлән, шулай ук тынлы музыка коралы булса да, суфи идеяләр белән бәйләнешле [[нәй]] җитди музыкада кулланыла).
 
=== ''Өзелгән өмид'' ===
Кисәкнең керешендә "Пар ат" лейтмотивы яңгырый. Кисәкнең нигезендә [[Габдулла Тукай|Габдулла Тукайның]] иң танылган шигырьләренең берсе - татар халык [[Тәфтиләү|"Тәфтиләү"]] көенә җырланган "Өзелгән өмид" шигыре ята. Бу кисәктә җырлау һәм сөйләмгә якын өлешләр үрелеп бара һәм вокаль партияне башка кисәкләргә караганда чагыштырмача баета. Бу кисәкнең лирик яктан күптөсмерлелеге аны вокаль-симфоник поэманың лирик үзәге булып санауга юл ача.
 
Бу кисәктә татар халык "[[Тәфтиләү]]" көе бер тапкыр үзгәрешсез кулланыла. Ул оркестр партиясендә 48-64 нче тактларда җырчыга кушылып башкарыла. Ике кушылып башкарылган көй музыка үлчәмнәре белән аерыла һәм шуңа күрә тыңлаучы тарафыннан җиңел таныла. "Тәфтиләү" көе кисәкнең башка өлешләрендә үзгәрешләр белән кулланыла.
 
=== ''Белмәдем'' ===
Алтынчы кисәк Габдулла Тукай тарафыннан [[Гаяз Исхакый|Гаяз Исхакыйның]] "Ике йөз елдан соң инкыйраз" романы тәэсирендә язылган шигыренә нигезләнә. Әмма [[Алмаз Монасыйпов]] шигырьнең совет заманы сәясәте таләпләре аша үткән вариантын кулланырга мәҗбүр була һәм төп мәгънәсен үз эченә алган 10 нчы бәете төшерелә, алтынчы бәеттәге "Коръән" сүзе "Чулпан" сүзе белән алмаштырыла{{Sfn|Фамилия=|Ел яки фамилия №2=|p=94|битләр=|Бородовская|2020}}. Әлеге кисәк Габдулла Тукайның төп нөсхәи сүзләре һәм хәзерге татар әдәби теленә якынлаштырылган вариантлары белән бастырыла. Әмма [[Идрис Газиев]] һәм [[Эмиль Җәләлетдинов]] репертуарында ул хәзерге татар әдәби телендә генә башкарыла. Г.Тукай шигыренең төп идеяләренең берсе [[Суфичылык|тәсәувыфчылыкка]] карата тәнкыйть{{Sfn|Фамилия=|Ел яки фамилия №2=|p=94|битләр=|Бородовская|2020}}.
 
Музыканың асылында башта аска таба, аннары өскә таба юнәлгән остинато йөреше.
 
=== ''Бу ямьсез кара болыт'' ===
Соңгы кисәк Г.Тукайның "Татар яшьләре" шигыренә языла. Музыкасы Аурупа музыкасының остинато вариацияләре формасына нигезләнә{{Sfn|Фамилия=|Ел яки фамилия №2=|p=325|битләр=|Дулат-Алеев|2007}}. Сигез вариация һәр кабатлану белән куәтлерәк үзгәрешләр кичерә. Нәтиҗәдә җиденче варияциядә вакытлыча башка тональностькә күчә (до-минор){{Sfn|Фамилия=|Ел яки фамилия №2=|p=325|битләр=|Дулат-Алеев|2007}}. Ахырда, сигезенче варияция янәдән төп тональностькә кайта. Остинато басыннан тыш, мелизмнар (бизәкләр), фигурацияләр һәм фактура төрләре Аурупада пәйда булган барокко стиленә тарта һәм шуңа күрә неоклассицизм дип исемләнгән [[XX гасыр|ХХ гасыр]] Аурупа музыкасы юнәлеше белән аваздаш.