Нур Гыйззәтуллин: юрамалар арасында аерма

әдәбият галиме һәм тәнкыйтьче
Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Рашат Якупов (бәхәс | кертем)
Яңа бит: «'''Нур Габделхәй улы Гыйззәтуллин''' — әдәбият галиме һәм тәнкыйтче. Ул 1928 елның [[12 июнь|12 и...»
(аермасы юк)

9 май 2010, 04:23 юрамасы

Нур Габделхәй улы Гыйззәтуллин — әдәбият галиме һәм тәнкыйтче.

Ул 1928 елның 12 июнендә Татарстанның Актаныш районы Яңа Байсар авылында укытучы гаиләсендә туган. Актаныш урта мәктәбенең сигез сыйныфын һәм 1945 елда Минзәлә педагогика училищесын тәмамлагач, 1945-1949 елларда Казан дәүләт педагогика институтының татар теле һәм әдәбияты бүлегендә укый. Берникадәр вакыт Казан педагогика училищесында һәм Казанның 12 татар урта мәктәбендә укытучы булып эшли, шул чорда конкурс имтиханнарына әзерләнеп, СССР Фәннәр академиясенең Казан филиалы Тел, әдәбият һәм тарих институты каршындагы аспирантурага укырга керә, 1952 елда аны тәмамлагач, шул ук институтта башта әдәбият секторы лаборанты, аннары 1953 елдан 1959 елга кадәр кече гыйльми хезмәткәр булып эшли. 1959 елдан бирле Н. Гыйзәтуллин институтының шул ук секторында өлкән гыйльми хезмәткәр булып хезмәт итә.

Н. Гыйззәтуллинның әдәби тәнкыйть өлкәсендәге беренче чыгышлары аспирантурада укыган елларына туры килә. 1949-1959 еллар арасында аның республика көндәлек матбугатында татар әдәбиятының төрле мәсьәләләренә багышланган мәкалә, рецензияләре басыла. Күренекле татар язучысы, СССР Дәүләт премиясе лауреаты Кави Нәҗминең тормыш һәм иҗат юлын өйрәнүдәге хезмәтен аерата билгеләп үтәргә кирәк. 1956 елда Н. Гыйззәтуллин язучының тормыш һәм иҗат юлына анализ ясаган монографиясен бастырып чыгара. Китап, тулыландырылып һәм баетылып, 1957 елда рус телендә дә дөнья күрә. 1958-1960 елларда исә галим, С.Әдһәмова белән берлектә, К.Нәҗминең дүрт томлык әсәрләр җыелмасын басмага әзерләү буенча зур эш башкара. “Татар совет әдәбияты тарихы” (Казан, 1960), “История татарской советской литературы” (Мәскәү, 1965) кебек күмәк хезмәтләрдә дә К.Нәҗми иҗатына, Бөек Ватан сугышы һәм сугыштан соңгы еллардагы татар прозасына багышланган өлешләр Н.Гыйззәтуллин тарафыннан языла.

Болардан тыш, Н. Гыйззәтуллин СССР Фәннәр академиясенең Максим Горький исемендәге дөнья әдәбияты институты тарафынан чыгарылган алты томлык “История советской многонациональной литературы” дигән капитал хезмәтнең икенче һәм дүртенче томнарында (Мәскәү, 1971-72) утызынчы еллар һәм сугыштан соңгы татар әдәбияты һәм татар совет прозасы турындагы очерклары белән катнаша. Н.Гыйззәтуллин СССР Фәннәр академиясенең Казан филиалы Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институты тарафыннан әзерләнгән күп томлы “Татар әдәбияты тарихы” өчен 20-30нчы еллар, Бөек Ватан сугышы һәм сугыштан соңгы еллардагы әдәби хәрәкәт һәм проза жанры, әдәби багланышлар һәм тәрҗемәләр, публицистика, егерменче һәм сугыштан соңгы еллардагы тәнкыйть һәм әдәбият белеме турында бүлекләр һәм Г.Сәгъди, Г.Нигъмәти, Г.Гали, Г.Толымбай, К.Нәҗми кебек тәнкыйтче һәм әдәбият галимнәренең, язучыларының иҗат портретларын язды.