Лена Шакирҗанова: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Рашат Якупов (бәхәс | кертем)
Яңа бит: «'''Лена Галимҗан кызы Шакирҗанова''' (Шагыйрьҗан) — татар шагыйрәсе. Лена Шакирҗанова [[1945 ел|1945 елн...»
(аермасы юк)

3 май 2010, 16:31 юрамасы

Лена Галимҗан кызы Шакирҗанова (Шагыйрьҗан) — татар шагыйрәсе.

Лена Шакирҗанова 1945 елның 4 июнендә Татарстанның Актаныш районы Пучы авылында укытучы гаиләсендә туган. Бала чагы һәм мәктәп еллары Татарстанның Арча районы Күлле Киме авылында уза, шунда 1962 елны урта мәктәпне тәмамлый. 1967 елда Казан дәүләт педагогика институтының (хәзерге ТДГПУ) татар теле һәм әдәбияты бүлеген тәмамлагач, Л. Шакирҗанова бер ел Казан шәһәренең 80нче мәктәбендә укытучы, аннары, 1968-1973 елларда, Татарстан Дәүләт Җыр һәм бию ансамблендә җырчы-артистка булып эшли. 1974 елда ул Татарстан радиокомитетына тәрҗемәче хезмәтенә күчә.

Л. Шакирҗанова поэзия жанрында иҗат итә. Беренче шигырьләре мәктәптә укыган елларында район газетасында һәм “Пионер” (“Ялкын”) журналында басылалар. 1970 елдан бирле шигъри цикллары белән даими рәвештә “Казан утлары”, “Азат хатын” журналларында һәм республиканың башка көндәлек матбугат органнарында катнашып килә. 1977 елда шагыйрәнең бер төркем шигырьләре “Кызлар җыры” исемле күмәк җыентыкка урнаштырыла, ә 1982 елда “Мөлдерәмә күңел” дигән мөстәкыйль китабы дөнья күрә.

Л.Шакирҗанова – нигездә лирик-публицистик поэзия тарафдары. Интим-шәхси кичерешләрен ул заманның иҗтимагый фикере, әхлакый проблемалары белән тыгыз бәйләнештә бирергә омтыла. Шигъри стиле йөгерек, пөхтә, тормышчан детальләргә һәм халыкчан гыйбарәләргә, бизәкләргә муллыгы белән аерылып тора.