Фәрит Аги: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Derslek (бәхәс | кертем)
Төзәтмә аңлатмасы юк
Tegebot (бәхәс | кертем)
к clean up, replaced: Русия → Россия (2) using AWB
Юл номеры - 26:
 
== Тормыш юлы ==
Фәрит Аги [[1943 ел]]да [[Кытай]]да туган. Атасы [[Әмрулла Аги]] [[Пенза губернасы]]ның Нагур ([[Кыштору]]) авылында [[1912 ел]]да туган. Әмрулланың әтисе Хөсәен Агиев [[Корея]] һәм [[Кытай]]да сәүдә итеп, ябылган чиктән үтә алмыйча, РусиягәРоссиягә кире кайтмый кала. [[1916 ел]]да аның хатыны Гайниҗамал кечкенә Әмрулла белән ире артыннан гомерлеккә чит җирләргә китә.
 
[[1945 ел]]да Әмрулла «Идел-Урал» берлеге әгъзасы буларак кулга алынган һәм СССРга озатылган. 10 ел буе урман кисә. Тагын ун ел Краснояр краенда сөргендә яши. Ул гаиләсе белән 20 елдан соң гына кавыша. Иреккә чыккач, гаиләсен [[Төркия]]гә алып китә. Фәрит [[Истанбул]] университетының тюркология факультетында укырга керә.
 
[[1969 ел]]да Төркиядә хәрби хезмәт үткәндә Фәритне [[Азатлык радиосы]] вәкилләре эзләп табалар. Алар татар телен радиода эшләрлек итеп белгән яшьләрне эзли. Шунысы кызы: ике кандидат табыла Фәрит Аги һәм [[Надир Дәүләт]]. [[1969 ел]]ны хезмәтен тутыргач, Фәрит белән Надир [[Мүнхен]]га киләләр.
 
[[1989 ел]]ны директор [[Гариф Солтан]] үз урынын шәкерте Фәрит Иделлегә (псевдонимы) тапшыра. Аның тырышлыгы белән [[Азатлык радиосы]] Татарстанның җитәкчелеге белән элемтәләр урнаштыра. [[РусияРоссия]] һәм [[БДБ]] илләрендә корреспондентлар челтәрен җәелдерә ([[1990-еллар|1990 еллар]]да алар саны 30га җыела). [[2006 ел]]да ялга чыга, шуннан соң [[Мүнхен]]да тора.
 
Гомеренең соңгы айларында ул сулыш юллары һәм үпкә чире белән интегә иде. Фәрит Аги [[2018 ел]]ның [[25 декабрь|25 декабрендә]] Мүнхенда вафат була<ref>[https://www.azatliq.org/a/29677157.html Азатлык радиосының озак еллар мөдире булып торган Фәрит Иделле вафат булды]</ref>.
 
== Чыганаклар ==
* [http://www.archive.gov.tatarstan.ru/magazine/go/anonymous/main/?path=mg:/numbers/2007_2/03/03_3/ "Никому и голову не приходило, чтобы "Радио Свобода" вещало и по–татарски"]
 
 
== Сылтамалар ==
Строка 44 ⟶ 43 :
== Искәрмәләр ==
{{искәрмәләр}}
 
{{DEFAULTSORT:Аги, Фәрит}}
[[Төркем:Азатлык радиосы журналистлары]]
[[Төркем:Чит илләрдә яшәүче татарлар]]
{{DEFAULTSORT:Аги, Фәрит}}