Өкеләр: юрамалар арасында аерма
Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Тамга: кире кагылган |
|||
Юл номеры - 3:
'''Өкеләр''' (''мәче башлы ябалаклар'', шулай ук еш ''байгышлар'', {{lang-lat|Bubo}}) — [[ябалак кошлар]] семьялыгының [[кошлар]] ыругы, 19 төрне эченә ала.
[[Ауразия]], [[Америка]] һәм Төньяк [[Африка]]да таралганнар. [[
Биек кәүсәле урманнарда, урман үскән чокырларда яши. 80 см га кадәр озынлыкта, ата кош 3 кг, ана 2,5 кг чамасы авырлыкта, канат җәеме 180 см га җитә. Каурыйлары йомшак, кара тимгелләр һәм тар аркылы сызыклары булган җирәнрәк [[көрән (төс)|көрән]] төстә. Башында тырпаеп торган зур кара каурыйлары — «колаклары» бар. Йомры башлы, йөзе яхшы күренә. Зур күзләре алга карый. Аяклары көчле, тулысынча диярлек каурый белән капланган, бармаклары аска бөгелгән очлы тырнаклы. Томшыгы кыска, ыргаксыман кәкре. Башы 270 градуска борыла. Очуы салмак һәм тавышсыз. Март ахыры — əприᴫдә парлашу чорында үзенчәлекле тавышлары ишетелә. Җир өстендә аулак чокырда оялый. 2–3 ак [[йомырка]] сала. Төп азыгы — [[тычкансыман кимерүчеләр]] ([[йомран]], [[әрлән]], [[су тычканы]]), [[бакалар]], [[балыклар]]. Озак вакыт аучылык хуҗалыгына зыян китерә дип исәпләнгән, кырып бетерелергә тиеш булган , шуның нәтиҗәсендә бик сирәгәя. Мәче башлы ябалакның 70 елга кадәр яшәү очраклары мәгълүм.
|