Яман шеш: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
CommonsDelinker (бәхәс | кертем)
Removing Normal_cancer_cell_division_from_NIH-2.svg, it has been deleted from Commons by Ymblanter because: per [[:c:Commons:Deletion requests/Files on User:Josve05a/Jeanne Kelly
Tegebot (бәхәс | кертем)
к clean up, replaced: Русия → Россия (7) using AWB
Юл номеры - 2:
 
Яман шеш шунысы белән куркыныч: ул башка [[орган (биология)|органнарга]] күчеп, аларда да [[метастаза]] барлыкка килә. Ул [[кан тамырлары]], [[лимфа төерләре]] аша бөтен [[организм]]га тарала һәм аны берничек тә, химик препаратлар белән дә дәвалап бетереп булмый.
 
 
 
Халыкара яман шеш авырулары союзы тарафыннан [[2005 ел]]дан алып [[4 февраль]]дә төрле чаралар оештыру каралган. Алар киң җәмәгатьчелекнең игътибарын әлеге мәсьәләгә юнәлтү һәм халыкка авыруның ни дәрәҗәдә куркыныч, киң таралыш алуы турында искә төшерү максатларын күз уңында тоталар.
 
Статистика буенча [[2005 ел]]да РусиядәРоссиядә яман шеш белән авыручы 2,3 млн. кеше теркәлә, ә бу исә [[1995 ел]] белән чагыштырганда 1,75 млн. кешегә күбрәк дигән сүз. Һәр ел саен якынча 400-500 мең кешедә әлеге авыру ачыклана булып чыга.
 
[[Йөрәк]]-[[кан тамырлары]] авыруларыннан кала [[үлем]]-китем сәбәпчесе буларак ямаш шеш авыруы икенче урында тора. Статистика дөньяда ел саен 9 миллион кешедә яман шеш чире табылуы һәм 6 миллионга якын [[кеше]]нең яман шештән үлүе турында бәян итә.
Строка 40 ⟶ 38 :
Яман шешнең башлангыч I, II стадияләрендә 60-80 % кеше терелә. Гомумән алганда, рак белән авыручыларның 60 %ы сихерче, экстрасенсларга йөреп соңара. Соңгы стадияләрдә генә безгә киләләр, кайларда булганлыкларын яшерәләр. Гипноз белән яман шешне җиңеп булмый, ул вакытлыча тынычландыра гына. Лимфоүзәкләрдә метастаз төрле стадиядә дә башланырга мөмкин. Бавыр һәм үпкә аеруча тиз метастаз бирә. Ул төрле органнарда үлчәмгә карап та төрлечә була. Тирәнгәрәк керсәң, яман шешнең 16 стадиясе бар.
 
Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматлары буенча нурланыш терапиясенә якынча 70% онкологик авыру мохтаҗ. РусиядәРоссиядә исә авыруларның 30%ына гына аны алу бәхете тәти.
 
Бүгенге көндә алып барылган скрининг кебек колачлы тикшеренүләр дә чирне иртә ачыкларга һәм дәвалауның нәтиҗәлегенә ярдәм итә. Скрининг үтә дә кыйммәтле компонентларны үз эченә ала. Ул молекуляр-генетик дәрәҗәдә тестлар үткәрүне таләп итә. Аны куллана башлаганнан алып яман шешкә бәйле үлем очракларының кими башлавы күзәтелә. Бу бигрәк тә АКШ һәм Европа илләре мисалында ачык күренә. Скрининг программаларын эшләп, анда мөмкин кадәр күбрәк халыкны җәлеп итү РусияРоссия өчен дә үтә актуаль мәсьәлә.
 
==Илләр буйлап авырулар саны һәм үлем-китем статистикасы==
Үпкә рагы буенча — [[Италия]], [[Бөек Британия]], [[Алмания]], күкрәк яман шеше — [[Төньяк Америка]], [[Европа]] илләре, ашказаны — [[Америка]] (елына 1 миллион кеше үлә), [[Япония]], [[РусияРоссия]] (елына 45 мең кеше үлә), тире — [[Англия]], [[Тасмания]] утравы, бавыр — [[Кытай]], аналык җиңсәсе рагы буенча үсеп килүче илләр (үлемечле очракларның 90 проценты) алда килә. [[Исраил]]дә яман шеш чиреннән үлү очракларының күп булуына карамастан (30 процент), биредәге медицина да ракны җиңүгә таба кыю атлый.
 
РусиядәРоссиядә [[онкология]] өлкәсендәге хәлне түбәндәге саннар билгели. Безнең илдә барлыгы 2 миллион ярым кеше яман шеш чире белән авырый. Бу Европа илләрендәгегә тиң күрсәткеч. Чагыштыру өчен: Франциядә генә 2 миллион кешенең рактан җәфа чигүе билгеле. РусиядәРоссиядә ел саен яман шеш белән авыручы 300 мең кеше үлә, ягъни һәрбер бишенче кеше шушы сәбәпле якты дөнья белән хушлаша. Ирләрдә, гадәттә, үпкә, ашказаны, простата бизе, ә хатын-кызларда күкрәк бизе, ашказаны, эчәк рагы ешрак очраса, соңгы елларда ирләрдә беренче урынга трахея, бронх, үпкә, ашказаны, тире рагы чыккан. Хатын-хызларда да бу яклап үзгәрешләр күзәтелә. Хәзер иң тәүдә бала табу системасында, җенси органнарда һәм үпкәдә яман шеш ешрак табыла башлаган. Бу рәхимсез чирдән үлү очракларын төркемнәргә бүлгәндә хатын-кызларга караганда ирләр арасында яман шеш белән авыручыларның һәм үлүчеләрнең 10 процентка артык булуы күренә.
==Татарстанда==
[[2008 ел]]да республикада 11 578 кешегә яман шеш диагнозы куелган. Бу көн саен 32 кешедә рак ачыкланган дигән сүз. [[2009 ел]]ның 1 гыйнварына республикада 58 869 кеше яман шеш авыруы белән исәптә тора. [[2008 ел]]да 6 643 кеше рактан вафат булган. Уртача алганда, ел дәвамында һәр көн саен 18 авыру якты дөнья белән хушлашкан.
Строка 57 ⟶ 55 :
2013 елда Татарстанда яман шештән 6763 кеше үлгән булса, 2014 елда инде 6997 кеше вафат булган. Ел дәвамында ракның 14782 яңа очрагы ачыкланган.
 
Үлүчеләр саны буенча 2013 елда Татарстан РусиядәРоссиядә 55нче урында иде. Ул елны республикада 100 мең кешегә яман шештән 176 үлем туры килгән булган. Ә менә 2014 елда 100 мең кешегә инде 182 үлем туры килгән.
 
Яман шеш төрләренә килгәндә, иң таралган чирләр түбәндәгечә: