«Шикәр» битенең юрамалары арасында аерма

4 байта добавлено ,  6 ай элек
к
clean up, replaced: Русия → Россия (2) using AWB
к (clean up using AWB)
к (clean up, replaced: Русия → Россия (2) using AWB)
 
Кайчандыр шикәрне шикәр камышыннан гына ясый торган булганнар. [[Шикәр камышы]] [[Һиндстан]]да, [[Кытай]]да һәм җылылык белән дым җитәрлек булган башка илләрдә үсә. Шикәр бик кыйммәтле һәм гаҗәеп ризык булып саналган. Бик күп илләрдә анын урынына [[өрәңге]], [[каен]] һәм [[юкә]]дән алынган татлы су, бал кулланганнар.
 
Шикәр камышын алыштырырлык үсемлекне бик озак эзлиләр, һәм бары тик 19 гасыр башында гына [[РусияРоссия]] белән [[Германия]]дә [[чөгендер]]дән шикәр ясый торган беренче заводлар төзелә. Хәзер бөтен дөнья¬дагы шикәрнең яртысына якынын шикәр чөгендереннән алалар.
 
Шикәр заводы янында шикәр чөгендерен автомашиналардан бетонланган тирән чокырга бушаталар. Көчле су агымы аны озынча зур бинага таба алып китә. Монда чөгендер машиналары патшалыгына эләгә. Бер машина аны чокырдан көрәп чыгара, икенчесе җылы суда юа, өченчесе озынча вак кисәкләргә турый. Чөгендер күпереп торган ак йомычка өеменә әйләнә. Транспортер йомычканы өсте ябылган түгәрәк бакларга алып керә, ә баклар аша бертуктаусыз кайнар су агып тора. Монда чөгендернең татлы суы чыга.
 
==Шикәр алмаштыргычлар==
РусиядәРоссиядә кеше елга уртача 37 кг «ак үлем» ашый. Шикәрне кирәгеннән артык кулланучыларга [[кариес]], [[симерү]], [[шикәр диабеты]], [[гипертония]], [[атеросклероз]] һ.б. яный. Менә шул «шатлыкларны» булдырмас өчен, кеше тәүлегенә 60—90 г гына шикәр ашарга тиеш. Ә өлкәннәргә тагын да азрак күләмдә. Тәмлетамакларга исә шикәр аналогларына күчәргә киңәш ителә. Шикәр аналоглары ике төргә: татлыландыргыч һәм шикәр алмаштыргычларга бүленә. Аларның татлылыгы һәм калориялелеге төрлечә була. Татлыландыргачлар — күп атомлы спиртлар, ягъни чиста химик матдәләр. Иң татлы татлыландыргычлар булып сахарин (E954), аспартам (E951), цикламат (E952) санала. Цикламат шикәргә караганда — 30, [[аспартам]] — 200, [[сахарин]] 500 тапкыр татлырак. Алар [[чәй]], [[каһвә]] эчәргә яратучылар өчен яхшы, ә камырга салсаң, бәлешләрдән әче тәм килә. Бу төр татлыландыргычларның [[калория]]се аз. Шулай да аларның файдасы һәм зыяны турында галимнәр арасында бүгенге көнгә кадәр бәхәс бара.
 
Шикәр алмаштыргычлар — [[сорбит]] (E420) һәм [[ксилит]] (E967) — табигый чималдан җитештерелә. Мәсәлән, ксилит [[үзагач]]тан, [[мәккәй]] чәкәненнән ясала. Сорбит алма, өрек, миләш кебек җи­мешләрдән алына. Сорбит татлылыгы ягыннан шикәрдән калыша, ә ксилит шикәр белән бер дәрәҗәдә. Алар белән чәй эчәргә дә, камырга салырга да була. Шикәр алмаштыргычлар диабет белән авыручылар өчен алыштыргысыз ризык санала. Ә менә симез кешеләргә аларны кулланырга киңәш ителми. Сорбит белән ксилитны кирәгеннән артык куллану зарарлы. Алар эчне йомшартырга һәм [[үт]]не артык кудырырга мөмкин.<ref>[http://www.tatknigafund.ru/books/1239/read#page44 Хаков В.Х., Латыйпова Ә.И., Бакирова С.Д., Товар турында мәгълүмат укыйбыз: кулланучыга белешмә-сүзлек бит44]</ref>
92 655

правок