Челтәркатлауның үзәк венасы тармагы томалануы: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Irekhaz (бәхәс | кертем)
Яңа бит: «== Классификация == '''1'''. ЧҮВ эре тармагы томалануын түбәндәгечә классификациялиләр. •     КНД өл...»
(аермасы юк)

29 окт 2020, 11:51 юрамасы

Классификация

1. ЧҮВ эре тармагы томалануын түбәндәгечә классификациялиләр.

•     КНД өлкәсендә беренче тәртиптәге ЧҮВ чигә тармагының томалануы (рәс. 16.24а).

•     КНД ерактагы беренче тәртиптәге, әмма макулага кан тәэмин итүче тармакларны җәлеп итү белән ЧҮВ чигә тармагы томалануы (рәс. 16.246).

2.   Макулага кан тәэмин итүче тармакны гына җәлеп итү белән ЧҮВ вак тармагы томалануы (рәс. 16.24в).

3.   Макулага кан тәэмин итүче тармак җәлеп ителмичә ЧҮВ периферия тармагы томалануы (рәс. 16.24г, д, е).

Диагностика

1.    Күренешләре томалану нәтиҗәсендә макуланың кан тәэмин ителүе бозылу дәрәҗәсенә бәйле. Барышка макуляр өлкә җәлеп ителгән пациентлар кинәт томанлану, метаморфопсия яки күрү кырында кимчелек барлыкка килү хисе турында еш зарлана.

2.    Күрү үткенлеге төрле була һәм барышка макула җәлеп ителү дәрәҗәсенә бәйле.

3.   Офтальмоскопия күренеше (рәс. 16.25а).

•     Томаланудан дисталь урнашкан вена өлкәсенең киңәюе һәм боргалануы һәм проксималь тамырның тараюы.

•     «Ялкын телләре», нокталар һәм таплар кебек кан савулар, челтәркатлау шешү, кайчакта — томаланган вена белән корытылган өлкәдә мамыксыман чыганаклар барлыкка килү.

4.   ФАГ веналар тулуы тоткарлануын, флюоресценциянең кан белән бикләнүен (рәс. 16.25б, в, г), сеңү белән бәйле гиперфлюоресценцияне, перфузиясез өлкәләр өчен гипофлюоресценцияне, тамырлы тышчадан үтеп чыгуын һәм ишемияле өлкәләрдә «чабылган» тамырлар симптомын ачыклый.

5.   Барышы. Кискен томалану күренешләре күз төбендә 6-12 ай дәвамында хәл ителә.  Чир нәтиҗәсендә түбәндәгене күзәтеп була.

•    Каты экссудат, веналарда муфталар, томалану урыныннан перифериядәге тамырның өлеше склерозлану белән төрле күләмдәге калган кан савулар (рәс. 16.26а).

•    Урынлы яки өске һәм аскы тамырлы аркадалар арасында горизонталь эз буенча ясалучы бераз боргаланган тамырлар кебек сыйфатланган веноз коллатеральләр (рәс. 16.26б).

Фараз

Фараз уңайлы. 6 ай дәвамында якынча 50% пациентта нәтиҗәле коллатеральләр ясала, бу күрү үткенлеге кимендә 6/12 кадәр арту белән бара. Күрү мөмкинлекләре яхшыру ихтималлыгы томалану чыгарган веноз агымы бозылу дәрәҗәсенә (томалану урынына һәм вена калибрына бәйле) һәм макула ишемиясе чагылганлыгына бәйле. Күрү мөмкинлекләре кимүенә янаган түбәндәге өзлегүләр санала.

1.   Хроник макуляр шешү— ЧҮВ тармагы томаланганда тотрыклы күрү үткенлеге кимүенең иң еш сәбәбе. 6/12 яки кимрәк күрү үткенлеге белән кайбер пациентларда лазерлы коагуляция күрү мөмкинлекләре артуына булыша ала һәм чагылган ишемиягә караганда макула шешүендә нәтиҗәлерәк.

2. Неоваскуляризация. Перфузиясез өлкәләр белән күзләрдә кимендә бер квадрантта КНД неоваскуляризациясе якынча 10% очракта, ә КНД тыш неоваскуляризация — 25% очракта үсеш ала. КНД тыш неоваскуляризация томаланган вена белән корытылган ишемияле челтәркатлауның өчпочмаклы бүлек чигендә гадәттә 6-12 ай дәвамында барлыкка килә, әмма томаланудан соң 3 ел чигендә төрле вакытта оеша ала. Неоваскуляризация авыр өзлегү санала, чөнки рецидивлы интравитреаль һәм преретиналь кан савуларга, ә сирәк очракта — челтәркатлауның тракцион кубарылуына китерә ала.

Алга таба күзәтү

Кан савулар 6-12 атнадан соң җитәрлек дәрәҗәдә суырылган очракларда кабат ФАГ үткәрергә кирәк.

Киләчәктә алып бару тактикасы күрү үткенлегенә һәм ангиография мәгълүматына бәйле.

• Макуланың яхшы перфузиясендә һәм күрү үткенлеге артканда дәвалау таләп ителми.

• Макуланың яхшы перфузиясе һәм 3-6 айдан соң күрү үткенлеге 6/12 яки түбәнрәк дәрәҗәсендә саклану белән макуляр шешү булганда лазерлы коагуляция үткәрү турындагы сорауны карарга һәм үтеп чыгу өлкәләрен ачыклау өчен ФАГ үткәрергә кирәк.

• Флюоресцеин өчен үтешле булмаган һәм дәвалау таләп итмәгән шунтларны билгеләргә мөһим.

ФАГ фовеоляр аваскуляр өлкәне (ертылу) чикләүче капиллярлар боҗрасы кимчелеге күренсә, лазерлы коагуляциядән соң күрү үткенлеге арту ихтималлыгы түбән.

• Фовеа ишемиясе һәм күрү үткенлеге түбән булса — лазерлы дәвалау күрүне яхшыртмый. Әмма ангиографиядә 5 ДД зуррак перфузиясез өлкәләр ачыкланса, пациентны неоваскуляризация барлыкка килү куркынычлыгы өчен 4 айлык аралык белән 1-2 ел дәвамында күзәтергә кирәк.

NB Күрү үткенлеге 6/60 кимрәк пациентларда яки симптомнар 1 елдан артык сакланганда лазерлы дәвалау нәтиҗәсез булачак.

Дәвалау

1. Макуляр шешү

а) «рәшәткә» кебек лазерлы коагуляция (коагулянт диаметры — 100-200 мкм, импульс дәвамлыгы — 0,1 секунд, коагулятлар аралыгы — бер коагулянт диаметры). ФАГ билгеләнгән үтеп чыгу өлкәсенә челтәркатлауның «нәфис» пешү салырга кирәк. Коагулятларны фовеаль аваскуляр өлкәсенә һәм тамырлы аркадалар чигенә кадәр ясарга кирәк. Интраретиналь кан саву өлкәсенә коагуляцияне ясамаска кирәк. 3 айдан соң кабатлап карыйлар. Шешү кабатланып торса, кабат коагуляцияне үткәрергә була, әмма аның нәтиҗәләре еш канәгатьләнерлек түгел;

б)триамциналон ацетонидны интравитреаль кертү күрү үткенлеге артуга китерә ала. Дәвалау йогынтысы диабетлы макуляр шешүдә кебек якынча 6 ай дәвам итә. Яңа коллатеральләр ясалу вакыты макуляр өлкә өчен хәлиткеч мәгънәгә ия була ала.

2. Неоваскуляризация пыяласыман җисемгә кан саву очрагында гына дәвалауга нигез санала, чөнки дәвалауны иртә башлау күрү мөмкинлекләренә чагыштырмача фаразга тәэсир итми. Коагуляцияне «рәшәткә» кебек (коагулянт зурлыгы — 200-500 мкм, импульс дәвамлыгы — 0,05-0,1 секунд, коагулянтлар аралыгы — бер коагулянт диаметры) уртача дәрәҗәдәге коагулянтлар алу өчен җитәрлек энергияне кулланып һәм төсле фотосурәт белән ФАГ мәгълүматына нигезләнеп, бөтен зарарланган бүлекне (рәс. 16.27) каплап, үткәрәләр.

Квадрантка гадәттә 400-500 коагулянт төшерәләр. Кабатлап 4-6 атнадан соң карарга кирәк. Неоваскуляризация сакланса, кабат коагуляция кирәк, ул еш аның регрессына китерә.