Кан әйләнеше: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
JAnDbot (бәхәс | кертем)
к робот кушты: an, el, hi, km, ml, war үзгәртте: ca, cy, ru, sv
Xqbot (бәхәс | кертем)
к робот үзгәртте: ko:순환계통; косметические изменения
Юл номеры - 1:
[[RäsemФайл:Circulatory_System_en.svg|thumb|300px]]'''Кан әйләнеше''' – [[кан]]ның тамырлар буйлап хәрәкәте. Кан әйләнеше системасы кан тамырларыннан һәм йөрәктән гыйбарәт. Кыскарып, [[йөрәк]] насос шикелле эшли һәм, канның туктаусыз хәрәкәтен тәэмин итеп, аны кан тамырлары буйлап этәрә.
<br />Кан тамырлары төзелешләре ягыннан бертөрле түгел. Артерияләр буйлап йөрәктән чыккан, кислородка бай кан хәрәкәт итә. Аларның шома мускуллы стеналары тыгыз, эластик була. Йөрәк, кыскарып, артерияләргә канны зур басым белән кысып чыгара.
<br />Эре артерияләр йөрәктән ераклашкан саен тармаклана баралар. Иң вак артерияәр капиллярларга тармакланалар. Кан плазмасында эрегән матдәләр капилляр стеналары аша күзәнәкләргә үтә. Кешедә якынча 150 миллиард капилляр бар. Капиллярлардан кан веналарга җыела, алар буйлап кан йөрәккә хәрәкәт итә.
Организмда кан кан тамырларының йөрәк белән кушылган ике йомык системасы буйлап йөри – кан әйләнешенең кечкенә һәм зур түгәрәкләре.
 
Юл номеры - 14:
== Кан әйләнешенең зур түгәрәге ==
'''Кан әйләнешенең зур түгәрәге''' – канның, сул карынчыктан чыгып, гәүдәдәге барлык әгъзаларның артерияләре, капиллярлары һәм веналары буйлап уң йөрәгалдына кадәр үткән юлыю
<br />Сул карынчык, кыскарып, артериаль канны аортага – кешенең иң эре артериясенң кысып чыгара. Аорта барлык әгъзаларны, шул исәптшн, йөрәкнең үзен дә кан белән тәэмин итә торган артерияләргә тармаклана. Артерияләр һәр әгъзада, вак артерияләрнең һәм капиллярларның куе челтәрен барлыкка китереп, тармаклана баралар. Капиллярлардан тәннең барлык тукымаларына кислород һәм туклыклы матдәләр керә, ә күзәнәкләрдән капиллярларга углекислый газ күчә. Бу вакытта артериаль кан веноз канга әверелә. Капиллярлар башта – вак, аннары эрерәк веналарга берләшәләр. Алардагы бөтен кан ике зур күп канлы венага җыела. Өске күп канлы вена канны – баштан, муеннан, куллардан, ә аскы күп канлы вена гәүдәнең калган барлык өлешләреннән йөрәккә китерә. Ике вена да уң йөрәгалдына килеп кушыла.
 
[[Төркем:Тән физиологиясе]]
Юл номеры - 51:
[[jv:Sistem kardiovaskular]]
[[km:ប្រដាប់របត់ឈាម]]
[[ko:순환계순환계통]]
[[ku:Sîstema gera xwînê]]
[[la:Apparatus circulatorius]]