Хәлим Җәлалов: юрамалар арасында аерма

драма актеры, Камал театры артисты, Татарстанның халык артисты
Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Рашат Якупов (бәхәс | кертем)
Яңа бит: «{{Шәхес | исем = Хәлим Җәлалов | рәсем = | рәсем_зурлыгы = | alt = <!--рәсемгә курсорны куйганда чыга торган...»
(аермасы юк)

17 апр 2010, 04:19 юрамасы

Хәлим Бәдри улы ҖәлаловКамал театры артисты, Татарстанның халык артисты (1992).

Хәлим Җәлалов
Туган телдә исем Хәлим Бәдри улы Җәлалов
Туган 1940 елның 27 апреле
Татарстанның Балык Бистәсе районы Олы Солтан авылы
Үлгән 5 июль 2021(2021-07-05) (81 яшь)
Казан, Россия
Яшәгән урын Маршал Чуйков урамы, Казан[1]
Ватандашлыгы  СССР
 Россия
Әлма-матер Казан театр укуханәсе
Һөнәре артист
Эш бирүче Галиәсгар Камал исемендәге Татар театры

 Хәлим Җәлалов Викиҗыентыкта

Хәлим Җәлалов Татарстанның Балык Бистәсе районы Олы Солтан авылында туа. Шунда урта мәктәпне тәмамлый. Берничә ел Казан киез итек фабрикасында эшли, тормыш чыныгуы ала.

1961 елда Казан театр училищесына укырга керә. Ш. Сарымсаков, Г. Шамуков, Х. Уразиков (һ.б.) кебек мәшһүр артистлардан, укытучы-остазлардан белем ала. Училищены тәмамлаганнан соң Г.Камал исемендәге академия театрында эшкә алына. Хезмәтнең башлангыч чорында иҗат иткән Янгир (Нәкый Исәнбәт “М.Җәлил”), Шәрифҗан (Аяз Гыйләҗев “Җиргә тапшырылган серләр”), Гайфи (Х. Вахит “Күк капусы ачылса”) һ.б. образлар аркылы Х. Җәлалов талантлы артист буларак халыкка танылды.

Х. Җәлалов әдәби әсәрләрне сәнгатьле укуы белән дә тамашачыларга билгеле шәхес. Радио-телевидение фондында сакланучы бик күп язмалар шул хакта сөйли. Үзе дә әдәби әсәрләр иҗат итә, тәрҗемә эше белән дә шөгыльләнә. А.Вампиловның “Провиния мәзәкләре” китабы (1987) аның тәрҗемәсендә дөнья күрде. Моннан тыш балаларга атап чыгарылган “Корчаңгы тай һәм таз малай” (1993), “Шәрә бүре” кебек китаплары да бар. Аның берничә пьесасы Г.Камал исемендәге академия театрында балалар өчен куелды.

Сылтамалар

  1. https://jitely.info/kazan