Ассириялеләр: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Tegebot (бәхәс | кертем)
к clean up, replaced: Русия → Россия (3), Питырбур → Санкт-Петербург using AWB
IanraBot (бәхәс | кертем)
к clean up using AWB
Тамга: кире кагылган
Юл номеры - 29:
|чыгуы =
}}
'''Ассириялеләр''' (''әссүриялеләр'', ''сириялеләр, айсорлар'', үзатамалары ''атурая, сурая'' (''көнчыгыш ассириялеләр''), ''сурьян'' (''көнбатыш ассириялеләр'') — [[Якын Көнчыгыш]]тагы милли бергәлек. Көнчыгыш ассириялеләргә (''[[Иран]]да, [[Гыйрак|Төньяк Гыйракта]], [[төркия|Төньяк Төркиядә]], элекке [[СССР|ССРБCəʙᴎт Социалистик Җɵᴍhүpᴎᴙтләр Беpᴫеᴦе]]да яшәүчеләр'') һәм көнбатыш ассириялеләргә (''[[Сүрия]]дә, [[Төркия|Көньяк Төркиядә]] яшәүчеләр'') бүленәләр. [[Иран]]да, [[Гыйрак]]та, [[Төркия]]дә, [[Сүрия]]дә яшиләр. Шулай ук [[Ливан]]да, [[Фәлистыйн]]да, [[Исраил]]дә, [[Күвәйт]]тә, [[Гөрҗистан]]да, [[Әрмәнстан]]да, [[Азәрбайҗан]]да, [[РФ]]дә (''[[Мәскәү]]дә, [[Санкт-Петербург]]да, [[Краснодар крае]]нда, [[Ростов өлкәсе]]ндә, [[Ставрополь крае]]нда''), [[АКШ]]та, [[Бөекбритания]]дә, [[Швеция]]дә, [[Франса|Франция]]дә һ.б. илләрдә яшиләр. Гомуми саннары ~450 мең — 3 ''млн'' кеше. Ассириялеләр яңа арамей теленең көнбатыш, үзәк (''көнбатыш ассириялеләр''), көнчыгыш (''көнчыгыш ассириялеләр'') төркемнәрендә сөйләшә. Әдәби ассирия теле (''яки яңа сирия теле'') урмия теле нигезендә, язма тел сүрия язуы нигезендә барлыкка килгән. Ассириялеләр шулай ук үзләре яшәгән илләрнең төп телләрендә иркен аралаша. [[Дин]] тотучы көнчыгыш ассириялеләр Көнчыгышның ассирия чиркәвенә, көнбатыш ассириялеләр Сирия православие чиркәвенә карый, ике төркемнең дә дини уния тармаклары бар: көнчыгыш ассириялеләрнең [[1550 ел]]дан Халдей католик чиркәве тарафдарлары булган халдейлар (''кялданая'') тармагы, көнбатыш ассириялеләрнең [[XVIII гасыр]]да сиро-католиклар тармагы барлыкка килгән, [[XIX гасыр]]да ассириялеләр арасында латин йолалы католиклар һәм протестантлар барлыкка килә, [[РФ]]дә ассириялеләр [[православие]] чиркәвенә йөри.
 
== Тарих ==
[[File:Assyria Map.jpg|thumb|right|Ассириялеләр яшәгән төбәкләр картасы (''яшел төстә'')]]
Ассириялеләр үзләренең тарихын арамейләргә китереп бәйли, борынгы ассириялеләрнең нәселе дип исәпли. [[I гасыр]]да (Осроена Абгар V хакимлек иткәндә) ассириялеләр арасында [[христианлык]] тарала. [[Урта гасырлар]]да ассириялеләр кулында транзит сәүдә һәм [[Евфрат]] артындагы христианлык миссиясе туплана. Ассириялеләр христиан сирия әдәбияты тудыра, алар антик авторларның күп санлы әсәрләрен саклаганнар. [[XIV гасыр]]да [[ислам]] динен кабул итмәгән өчен ассириялеләрнең зур өлешен [[Аксак Тимер]] юк итә, исән калганнары [[Көрдстан]] тауларына һәм [[Кипр]]га кача. [[XV гасыр]]дан [[1974 ел]]га кадәр көнчыгыш ассириялеләрнең дөньяви һәм рухани юлбашчысы булып Мар-Шимуннар нәселеннән булган [[патриарх]] тора. Титул агасыннан {{comment|туганының улына|племяннигына}} тапшырылып бара. [[XX гасыр]] башына [[Төркия|Төньяк Төркиядәге]] ассирияле кабиләләр ''бәйсез'' (''аширет'': ''дизләр''— Диз мәликлегендә, ''базлар'' — Баз мәликлегендә, югары һәм түбән ''тьярилар'' — Тьяри мәликлегендә, ''тхумнар'' — Тхум мәликлегендә, зур һәм кече ''җилу'' — Җилу мәликлегендә), ''ярымбәйсез'' (''[[Госманлы империясе|төрек хакимиятенә]] караганда аширет мәликләренә ныграк буйсынганнар:'' ''таллар'' — Тал мәликлегендә, ''чаллар'' — Чал мәликлегендә, ''ливиләр'' — Ливи мәликлегендә, ''барварлар'' — Барвар мәликлегендә), ''бәйле'' (''тигезлектә яшәүче һәм [[Госманлы империясе|госманлы хакимиятенә]] буйсынучылар'': ''гяварлар'' — Гявар мәликлеге, ''әлбаклар'' — Әлбак мәликлегендә). Көнчыгыш ассириялеләрдә кабиләләргә бүленү хәзер дә сакланган. [[Иран]]да яшәүче ассириялеләр (''урмияләр'' — Урмия өлкәсендә яшәүчеләр, ''салмаслар'' — Салмас районында яшәүчеләр) кабиләләргә бүленүне белмәгән, җәмгыятьтәге дәрәҗәләре [[Госманлы империясе]]ндәге бәйле кабиләләрнекенә тигез булган. [[XIX гасыр|XIX]] — [[XX гасыр]]ның беренче чирегендә [[Госманлы империясе]]ндәге эзәрлекләнүләре сәбәпле, ассириялеләрнең күп санлы диаспоралары барлыкка килгән. Ассириялеләр [[Россия империясе]]ндә, башлыча [[Кавказ]] арты өлкәләрендә, [[1828 ел]]дан урнаша башлый, [[Төркия]]дә [[Госманлы империясе|госманлы хакимиятенә]] каршы күтәрелгән фетнә уңышсыз тәмамланып, ассириялеләргә каршы геноцид башлангач, [[1914 ел|1914]]-[[1918 ел]]ларда аларның саны сизелерлек арта<ref>[http://www.budetinteresno.narod.ru/kraeved/narod_vin_assiric.htm Средняя Кубань. Земляки и соседи. Ассирийцы]</ref>. [[1924 ел|1924]]-[[1937 ел]]ларда [[СССР|ССРБCəʙᴎт Социалистик Җɵᴍhүpᴎᴙтләр Беpᴫеᴦе]]дә Бөтенроссия ассириялеләр берлеге яшәп килә.
 
== Мәдәният ==