Үсемлекләр: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
IanraBot (бәхәс | кертем)
к →‎top: clean up using AWB
Тамга: кире кагылган
Юл номеры - 25:
3. Үсемлек организмының тереклек эшчәнлеге процессларын үсемлек гормоннары — '''[[фитогормоннар]]''' көйли. Аларның үзара тәэсир итешүе үсемлекнең үсүен, үсешен һәм башка физиологик процессларны тәэмин итә. Моның мисалы булып үсемлекнең картайган тукымаларында барлыкка килә торган [[этилен]] яки үсүне тизләтүче матдәләр — ауксиннар хезмәт итә. Фитогормоннар бик аз микъдарда синтезлана һәм организмның үткәргеч системасы буйлап күчә.
4. Үсемлек күзәнәкләре [[цитоплазма мембранасы]]ның тышкы ягында урнашкан калын күзәнәк стенкасы белән әйләндереп алынган. Ул башлыча [[целлюлозацеллүлоза]]дан тора. Мондый [[күзәнәк тышчасы]] булу — үсемлекләргә генә хас үзенчәлек: хайваннарда ул юк. Һәрбер үсемлек күзәнәгенең каты тышчасы үсемлекләрнең хәрәкәтчәнлеген нык киметә. Нәтиҗәдә үсемлек организмының туклануы һәм сулавы аның әйләнә-тирәлек белән бәйләнештә булган тән өслегенә бәйле булып кала. Ә бу исә, [[эволюцияэволүция про­цессы]]нда үсемлекләрнең тәне—хайваннарныкы белән чагыштыр­ганда, ныграк бүлгәләнүгә — тамыр системасының һәм бәбәкләр­нең тармаклануына китерә.
5. Үсемлекләрнең матдәләр алмашында даими ясала торган продукт — '''[[күзәнәк сыекчасы]]'''. Бу — төрле органик ''([[аминокисло­талар]], [[аксымнар]], [[углеводлар]], [[органик кислоталар]], туплау матдә­ләре)'' һәм неорганик ''([[нитратлар]], [[фосфатлар]], [[хлоридлар]])'' матдәләр эремәсе. Цитоплазмада җыелып, күзәнәк сыекчасы эчке басымны арттыра, күзәнәк стенкасын киерелдерә. Бу тургор дип атала. Тургор үсемлек тукымаларына ныклык бирә.