Мәхмүт Хөсәен: юрамалар арасында аерма

татар язучысы
Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Рашат Якупов (бәхәс | кертем)
Яңа бит: «Мәхмүт Хөсәен Көнбатыш Казахстан өлкәсендәге Урда авылында туа. Бөек Ватан сугышында катнаша. Ан...»
(аермасы юк)

9 апр 2010, 14:52 юрамасы

Мәхмүт Хөсәен Көнбатыш Казахстан өлкәсендәге Урда авылында туа. Бөек Ватан сугышында катнаша. Анда офицер була. Сугышчан батырлыклары өчен Кызыл Байрак, Кызыл Йолдыз орденнары һәм медальләр белән бүләкләнә. 1945 елда Ленинградта аның “Туган ил өчен” дигән беренче шигъри җыентыгы басылып чыга. Сугыштан соң Казан дәүләт университетын тәмамлый. Башта – укытучы, аннары Татарстан китап нәшриятында – редактор, соңрак редакция мөдире булып эшли. М.Хөсәен – татар поэзиясенә сонет жанрын алып килүче һәм шул өлкәдә иң актив эшләүче шагыйрь булды. Әлеге сонетлар авторның “Җир мәрҗәннәре”, “Рәхмәт, әнкәй!”, “Ак дулкыннар”, “Ләйсән” һ.б. китапларына кертелгән. Шагыйрьнең ике йөзгә якын шигыре көйгә салынган. Ул балалар өчен дә күп шигырьләр язды. “Нәни дусларыма”, Дания һәм Сания”, “Чебиләр”, “Пипиләр”, “Чабаклар”, “Назар һәм казлар”, “Кызыл галстук” исемле җыентыкларында аның әнә шундый шигырьләре тупланган. М.Хөсәеннең үзе исән чагында ук кырыкка якын китабы дөнья күрде. Мәхмүт Хөсәен 1993 елда вафат булды.