«Өкеләр» битенең юрамалары арасында аерма

1 байт убрано ,  1 ел элек
к
→‎top: clean up using AWB
к (clean up using AWB)
к (→‎top: clean up using AWB)
Тамга: отменено
[[Ауразия]], [[Америка]] һәм Төньяк [[Африка]]да таралганнар. [[Русия]]дә бер төре — [[өке]] (''B. bubo'') очрый. [[Татарстан]]да сирәк очрый, утрак төр.
 
Биек кәүсәле урманнарда, урман үскән чокырларда яши. 80 см га кадәр озынлыкта, ата кош 3 кг, ана 2,5 кг чамасы авырлыкта, канат җәеме 180 см га җитә. Каурыйлары йомшак, кара тимгелләр һәм тар аркылы сызыклары булган җирәнрәк [[көрән (төс)|көрән]] төстә. Башында тырпаеп торган зур кара каурыйлары — «колаклары» бар. Йомры башлы, йөзе яхшы күренә. Зур күзләре алга карый. Аяклары көчле, тулысынча диярлек каурый белән капланган, бармаклары аска бөгелгән очлы тырнаклы. Томшыгы кыска, ыргаксыман кәкре. Башы 270 градуска борыла. Очуы салмак һәм тавышсыз. Март ахыры — апрельдәəприᴫдә парлашу чорында үзенчәлекле тавышлары ишетелә. Җир өстендә аулак чокырда оялый. 2–3 ак [[йомырка]] сала. Төп азыгы — [[тычкансыман кимерүчеләр]] ([[йомран]], [[әрлән]], [[су тычканы]]), [[бакалар]], [[балыклар]]. Озак вакыт аучылык хуҗалыгына зыян китерә дип исәпләнгән, кырып бетерелергә тиеш булган , шуның нәтиҗәсендә бик сирәгәя. Мәче башлы ябалакның 70 елга кадәр яшәү очраклары мәгълүм.
 
Татарстанның Кызыл китабына кертелгән.
1 234 896

правок