Фатих Хөсни: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Nurbot (бәхәс | кертем)
к clean up, replaced: урыс → рус using AWB
IanraBot (бәхәс | кертем)
Тамга: кире кагылган
Юл номеры - 25:
'''Фатих Хөсни''', тулы исеме '''Фатих Хөснетдин улы Хөснетдинов''' — язучы-прозаик, әдәби тәнкыйтьче, публицист һәм драматург.
==Тәрҗемәи хәле==
Фатих Хөснетдинов [[1908 ел]]ның [[3 февраль|3 февралендә]] [[Русия]]неңPəcəйнең элекке Казан губернасы [[Лаеш өязе]] (хәзерге [[Татарстан Республикасы]]ның Саба районы) [[Олы Мәтәскә]] дигән авылда урта хәлле игенче гаиләсендә туа. Башлангыч белемне авыл мәдрәсәсендә һәм 1917 елгы Октябрь инкыйлабыннан соң яңа ачылган совет мәктәбендә ала. [[1924]]-[[1929]] елларда [[Казан]]дагы М.Вахитов исемендәге ун сыйныфлы күргәзмә-тәҗрибә мәктәбендә укый. Шунда укыганда каләм тибрәтә башлый: [[1927]]-[[1930]] еллар арасында Казанда чыккан [[«Безнең юл» журналы]], «Авыл яшьләре», «Яңалиф», «Атака» журналлары битләрендә яшь авторның дистәләгән романтик рухтагы лирик шигырьләре дөнья күрә. Каләмен әдәбиятның башка жанрларында да сынап карый: Казан шәһәре һәм халкы тормышыннан очерклар, репортажлар бастыра, «Луиза», «Машиналар арасында мәхәббәт» дигән поэмаларын, «Көрәш кызы», «Усаллар» исемле беренче тәҗрибә драмаларын яза.
 
[[1929]]-[[1933 ел]]ларда Ф.Хөсни [[Казан финанс-икътисад институты]]нда укый. Институтны тәмамлагач, армиягә алынып, [[1935 ел]]ның ахырына кадәр Казандагы Беренче укчы дивизиянең махсус батальонында — элемтәче, соңыннан дивизия газетасы редакциясендә хәрби {{коммент|мөхбир|корреспондент}} булып хезмәт игә. Гаскәри хезмәт мөддәтен тутырып кайткач, Казандагы газета редакцияләрендә эшли, үзхәбәрче сыйфатында авылларда күп йөри, күмәкләшү гарасатын кичерә торган авыл халкының ыгы-зыгылы көнкүреше, уй-хисләре белән якыннан таныша. Боларның һәммәсе аның тормыш тәҗрибәсен арттыра, иҗатына яңа темалар, яңа төсмерләр өсти, каләменең чарлана-шомара баруына ярдәм итә. Бу елларда ул бигрәк тә хикәя жанрында актив эшли. [[1934]]-[[1941 ел]]лар арасында язучының хикәяләре, новеллалары тупланган дүрт җыентыгы басылып чыга. Мәшһүр татар артисты-гармунчысы [[Фәйзулла Туишев]]ның биографик материалларына нигезләнеп язылган, маҗаралы сюжетка корылган «Гармунчы» повесте ([[1939]]) һәм гаилә төзү, әхлак мәсьәләләрен яктырткан «Урманда» комедиясе дә ([[1938]]) әдипнең сугышка кадәрге иҗат эволюциясендә үзенчәлекле урын тоталар. Соңгысы, [[1938]]-[[1939 ел]]гы театр сезонында Татар дәүләт академия театры сәхнәсендә куелып, матбугатта уңышлы спектакль буларак бәяләнә.