Чукчаларның Россия империясенә каршы көрәше: юрамалар арасында аерма
Контент бетерелгән Контент өстәлгән
к clean up, replaced: Урыс → Рус, урыс → рус (16) using AWB |
к clean up, replaced: Русия → Россия (6) using AWB |
||
Юл номеры - 1:
'''Чукчалар илен
== Төньяк хуҗалары ==
[[Файл:Surikov Pokoreniye Sibiri Yermakom.jpg|400px|мини|Василий Суриков рәсеме “Себерне яулап алу”]]
Гасырлар буе чукча халкы Ауразия кыйтгасының төньягында беркемгә дә буйсынмыйча һәм тирә-яктагы башка халыклары үз ихтыяры кысаларында тотып гомер сөргән. Хәрби тәрбия аларда балачактан ук башланган: ир балалар гына түгел, хәтта кызларның да күбесе бер-берсенә җәядән ук һәм рәгәткедән таш атышып үскәннәр. Чукчалар янәшәдәге халыклар җиренә гел яу чабып һәм барымтага йөреп, аларның кешеләрен коллыкка төшереп һәм асраган [[боланнар|болан]]нарын куып алып китеп торганнар. Хәтта бүген [[Беринг бугазы]] дип аталган су киртәсенең Америка ягында яшәгән эскимослар да,
[[Файл:RU060 09.jpg|мини|180px|left|Семён Дежнёвның
Мондый оешканлык һәм сугышчан рух чукчаларда хәтта тәкәбберлеккә һәм башка халыкларга түбәнсетеп карауга да нигез салган. Бу халыкның фольклорында әле бүген дә “кешеләр” сүзе белән ике генә кавем атала — чукчалар үзләре һәм руслар. Соңгылары да әле хәрби корал ягыннан өстенлекле булулары аркасында гына хөрмәт ителә: русларның металлдан ясалган кылычлары ( чукчаларча — “үткен тимерләре”) һәм еракка ата торган мушкет-мылтыклары (“утлы уклары”) җирле халыкларда булмаган, алар бары тик гади ук-җәя һәм сөяк очлы сөнгеләр белән генә сугышканнар.<br>
Чукчаларның рус илбасарлары белән беренче бәрелеше 1642 елда саха-чукча җирләренең шартлы чиге булып саналган Алазөя елгасы ([[саха теле|сахача]] — ''Алаһыай'') янында була. [[Саха]]лар нигездә буйсындырылгач, бу якларга көнбатыштан атаман Иван Ерастов җитәкләгән казаклар килеп җитә. Кайбер чыгынакларда, руслар бу халык белән 1638 елда ук, [[Колыма]] елгасы тамагына барып җиткәч танышкан булган, диелә. Әмма чукчалар турында беренче тәфсирле мәгълүмат сәяхәтче һәм тикшеренүче Михаил Стадухин кулы белән 1643-1646 елда язылган. Бу елларда ул һәм казак Дмитрий Зырян җитәкләгән төркем Түбән Колыма һәм Урта Колыма кышлакларына нигез салган һәм шунда яшәгән. Янәшәдәге [[юкагирлар]]ны буйсындыру һәм [[ясак]] түләргә мәҗбүр итү дә шул елларга карый.<br>1649 елда атаман [[Семён Дежнёв]] [[анадырь (елга)|Анадырь]] елгасы агып чыккан җирләрдә кышлак кора һәм өч ел дәвамында аны баструк итеп зурайта. Шулай итеп, илбасарлар бу төбәкнең төп хуҗалары булган чукчалар җиренә барып чыгалар.
Юл номеры - 29:
[[Төркем:XVIII гасыр сугышлары]]
[[Төркем:
[[Төркем:Сәяси география]]
|