Париж солыхы (1856): юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Nurbot (бәхәс | кертем)
к →‎Тарих: clean up, replaced: урыс → рус (2) using AWB
Tegebot (бәхәс | кертем)
к clean up, replaced: Русия → Россия (16) using AWB
Юл номеры - 1:
<small>{{мәгънәләр|Париж солыхы (мәгънәләр)}}</small>
'''Париж солыхы (1856)''' — 1853-1856 елгы [[Кырым сугышы]]на нокта куйган солых килешүе.
Франция императоры [[Наполеон III]] тәкъдиме белән башланган сөйләшүләрдә [[Аустрия|Австрия]], [[Бөекбритания]], [[Пьемонт]], [[Пруссия]], [[РусияРоссия империясе]], [[Төркия]], [[Франса|Франция]] вәкилләре катнаша. 1856 елгы Париж солыхы шартлары бигрәк тә [[РусияРоссия империясе]] өчен авыр була.
[[Файл:Edouard Dubufe Congrès de Paris.jpg|right|мини|250px|«''Солыхка кул кую''». Луи-Эдуард Дюбюф картинасы. [[1856 ел|1856]]]]
[[Файл:Treaty of Paris 1856 - 1.jpg|right|thumb|250px|Дебатлар]]
 
== Тарих ==
Сөйләшүләрдә бигрәк тә [[Бөекбритания]], җәзага тартырга һәм икенче сортлы держава итеп калдырырга теләп, [[РусияРоссия империясе]]ннән {{comment|чамадан тыш күп|максималь}} ташламаларга баруын таләп итә. Үз гаскәрләренең [[Кырым]]дагы уңышларыннан һәм [[Севастополь]]не алуларыннан канәгать калган [[Франса|Франция]], киресенчә, [[РусияРоссия империясе]]н көчсезләндереп, [[Бөекбритания]]не көчәйтәсе килми, чөнки [[Кырым сугышы|сугыштан]] соң Бөекбританияне союздаш ил итеп түгел, ә киләчәктә мөмкин булган куәтле көндәш итеп кабул итә башлый. Шулай ук 1856 елгы Париж солыхын [[РусияРоссия империясе]] белән якынаю өчен файдаланырга уйлый.
 
[[Төркия]] ягыннан бөек вәзир Мәхмәт Әмин Гали-паша, Төркиянең [[Париж]]дагы илчесе Җәмил-бәй, [[РусияРоссия империясе]] өчен беренче вәкаләтле вәкил ''граф'' [[Алексей Орлов]], икенче вәкаләтле вәкил, [[Лондон]]да илче булган Филипп Бруннов кул куя.
 
Килешү буенча,
* [[Карс]]ны [[Төркия]]гә кире кайтару бәрабәренә, [[РусияРоссия империясе]]нә [[Севастополь]] һәм [[1854 ел|1854]]-[[1855 ел]]гы сугыш хәрәкәтләре вакытында союздаш илләр гаскәрләре тарафыннан басып алынган кайбер башка рус шәһәрләре кайтарып бирелә;
* [[Кара диңгез]] нейтраль территория дип игълан ителә;
* [[Төркия]]гә һәм [[РусияРоссия империясе]]нә [[Кара диңгез]]дә хәрби флот һәм арсенал тотарга катгый тыела;
* [[Дунай елгасы]] буйлап, халыкара комиссияләр күзәтүе астында, карабларга иркен йөзү рөхсәт ителә;
* [[РусияРоссия империясе]] [[Молдавия|Молдавия кенәзлегенә]] [[Дунай елгасы]] [[дельта]]сын һәм аңа терәлеп торучы [[Бессарабия]]нең көньягындагы [[Измаил өязе]]н тапшыра;
* [[РусияРоссия империясе]]нең Дунай кенәзлекләре өстеннән [[1829 ел]]гы [[Адрианополь солыхы (1829)|Адрианополь солыхы]] буенча барлыкка килгән протектораты юкка чыгарыла;
* [[Төркия]]нең суверенлыгына, [[Госманлы империясе]] эчендә [[Сербия]], [[Молдавия]] һәм [[Валахия]]нең мохтариятлегенә [[гарантия]] бирелә.
 
Килешүгә кушымта итеп, 3 конвенция теркәлә:
* [[Босфор бугазы|Босфор]] һәм [[Дарданеллар|Дарданелл]] бугазларын һәртөрле хәрби караблар өчен ябык дип игълан иткән [[1841 ел]]гы [[Лондон конвенциясе (1841)|Лондон конвенциясен]] янәдән раслаучы конвенция;
* [[Төркия]]гә һәм [[РусияРоссия империясе]]нә [[Кара диңгез]]дә аз күләмдә, чик сагы хезмәтен үтәүче җиңел хәрби караблар тотарга рөхсәт бирүче конвенция;
* [[РусияРоссия империясе]]нә [[Балтик диңгезе]]ндәге [[Аланд утраулары]]нда хәрби ныгытмалар төзүне тыючы конвенция.
 
Килешүнең [[Төркия]]гә һәм [[РусияРоссия империясе]]нә [[Кара диңгез]]дә хәрби флот һәм арсенал тотарга катгый тыючы 2нче маддәсе РусияРоссия империясе тарафыннан (''берьяклы тәртиптә'') [[1870 ел]]ның [[30 октябрь|30 октябрендә]] кире кагыла.
 
1856 елгы Париж солыхының калган шартлары, [[1877 ел|1877]]-[[1878 ел]]гы рус-төрек сугыш башланганчы, көчендә була.
Юл номеры - 45:
 
[[Төркем:Солыхлар]]
[[Төркем:РусияРоссия империясенең халыкара килешүләре]]
[[Төркем:Госманлы империясенең халыкара килешүләре]]
[[Төркем:Франция тарихы]]
[[Төркем:РусияРоссия тарихы]]
[[Төркем:Алмания тарихы]]
[[Төркем:Төркия тарихы]]