Фәхрелислам Агиев: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
DerslekBot (бәхәс | кертем)
к →‎Тәрҗемәи хәле: clean up, replaced: Пинзә → Пенза (2) using AWB
Tegebot (бәхәс | кертем)
к clean up, replaced: Сәвит Социалистик Җөмһүриятләр Берлеге → СССР (2) using AWB
Юл номеры - 10:
|Туу урыны = Тенишево авылы, {{Туу җире|Краснослободск өязе|Пенза губернасында}} (''[[Мордовия]]'')
|Үлем датасы = 1938
|Үлем урыны = [[Мәскәү]], [[Сәвит Социалистик Җөмһүриятләр Берлеге|СССР]]
|Ватандашлык =
|Эшчәнлек төре =
Юл номеры - 30:
Әдипнең иҗат эшчәнлегендәге иң әһәмиятле тармак итеп аның татар балалар әдәбиятын устеругә салган хезмәтен санап була. [[1913 ел]]ның апреленнән башлап ул үз наширлегендә һәм мөхәррирлегендә балалар өчен [[Ак юл (журнал, 1913)|«Ак юл»]] исемле әдәби журнал чыгара башлый. Биш ел дәвамында чыгып килгән бу журнал битләрендә балалар әдәбиятында эшләүче әдипләрнең күп санлы шигырһләре, хикәяләре, сәхнә әсәрләре басылып чыга. Совет чорында күренекле татар балалар шагыйре булып танылган [[Бари Рәхмәт]], әдип [[Нәкый Исәнбәт]]нең дә беренче шигъри тәҗрибәләре иң башлап шушы журнал битләрендә дөнья күрә. Фәхрелислам Агиев үзе дә балалар язучысы буларак «Ак юл» журналын чыгарган чорда формалаша. Аның балалар психологиясен тирән аңлап, аларның яшь үзенчәлекләренә яраштырып язган шигырьләре, кечкенә хикәяләре, тәрҗемә әсәрләре журналның һәр санында диярлек биреп барыла. Әдипнең «Кәкре аяклы тавык» исемле шигъри әкияте балаларның иң яратып укый торган китапларыннан берсенә әверелә.
 
[[Октябрь инкыйлабы]]ннан соң, [[1917 ел|1917]]—[[1924 ел|1924]] елларда, Фәхрелислам Агиев туган якларында волость ярлылар комитеты председателе, губернадагы татарлар арасында мәгариф эшләрен оештыручы була, [[Пенза]] шәһәрендә «Сабанчы» газетасын чыгаруда актив катнаша. [[1924 ел]]да ул [[Мәскәү]]гә күчә һәм [[РСФСР]] Мәгариф комиссариатында инструктор-методист, [[Сәвит Социалистик Җөмһүриятләр Берлеге|СССР]] халыклары үзәк нәшриятында (Центриздат) татар бүлеге секретаре, соңыннан үзәк татар драма театрының директоры булып эшли. Шушы елларда аның берничә тәрҗемә китабы һәм «Хикәяләр жыентыгы» басылып чыга.
 
Фәхрелислам Агиев совет чорында көндәлек матбугатта әдәбият тарихына кагылышлы мәкаләләре белән дә чыгышлар ясый. Ул беренче татар пролетар язучысы [[Гафур Коләхмәтов]]ның иҗат биографиясен өйрәнеп, әдипнең беренче әсәрләр җыелмасын бастырып чыгара.