Рәфкать Кәрами: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
IanraBot (бәхәс | кертем)
к →‎Тормыш юлы: clean up, replaced: Чуваш → чуаш (2) using AWB
Nurbot (бәхәс | кертем)
к →‎Тормыш юлы: clean up, replaced: Урыс → Рус, урыс → рус using AWB
Юл номеры - 37:
Рәфкать Кәраминең прозасында кешеләр арасындагы катлаулы мөнәсәбәтләрне, рухи һәм әхлакый каршылыкларны яшәүнең мәгънәсе, матди байлык, мәхәббәт, гаилә, бәхет кебек фәлсәфи категорияләр яктылыгында тасвирлаган әсәрләр дә байтак. «Сагышлы кояш» (1983), «Ындыр тулы кибән» (1983), «Мәхәббәт бураннары» (1985), «Йөрәгемне ут алган» (1987) повестьлары — шундыйлардан. 1992 елда әдипнең шуңа кадәр иҗат ителгән җиде повестен эченә алган «Ындыр тулы кибән» дигән зур җыентыгы басылып чыга. [[Татарстан Җөмһүриятенең Милли китапханәсе|Татарстан Республикасының Милли китапханәсе]] уздыра торган «Ел китабы» конкурсында бу җыентык Өченче дәрәҗә диплом белән бүләкләнә.
 
Р. Кәрами хикәяләр авторы буларак та укучыларга яхшы таныш. Аның үз заманы кешеләренең күңел талпынышларын тасвирлаган дистәләрчә кече күләмле, җыйнак лирик хикәяләре һәм юмор-сатира әсәрләре бар. Арада балаларга атап язган хикәяләр дә байтак. Әдип хикәяләренең байтагысы аның «Өзелгән чәчәк» исемле җыентыгында урын алган. Аерым хикәяләре [[УрысРус теле|урысрус]], [[Әзери теле|азәрбайҗан]], [[Кыргыз теле|кыргыз]], [[Хакас теле|хакас]], [[Казакъ теле|казакъ]], [[чирмеш теле|чирмеш]], [[Мордва телләре|мордва]], [[чуаш теле|чуаш]] һәм башка телләргә дә тәрҗемә ителгән.
1982 елда [[Минзәлә татар дәүләт драма театры]] Р. Кәраминең «Яратуың чынмы?» исемле драмасын сәхнәгә куйды.