Хәсән Фәтхетдинов: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
CommonsDelinker (бәхәс | кертем)
Replacing Order_of_Lenin_type4.jpg with File:Order_of_Lenin_obverse_Turova_TB.png (by CommonsDelinker because: File is to be deleted).
Nurbot (бәхәс | кертем)
к →‎Тормыш юлы: clean up, replaced: урыс → рус using AWB
 
Юл номеры - 31:
[[1895 ел]]да [[Казан губернасы]]ның [[Лаеш өязе]] Шомбыт волостена кергән Көчек Чаллысы (хәзерге [[Татарстан Республикасы]]нң [[Балык Бистәсе районы]] [[Биектау (Балык Бистәсе районы)|Биектау]]) авылында Фәтхетдинов Хәйдәр (тулырак исеме - Мирхәйдәрҗан) мулла гаиләсендә дөньяга килә. 1914 елда чыккан «Адресъ-календарь. Справочная книжка Казанской губернии на 1915 годъ» белешмәлегенең мәчетләр турындагы бүлегендә (619-620 нче битләрдә) әтисе «Мирхайдарзянъ Фаттахутдиновъ» дип күрсәтелгән. Әнисе - Фатыйма Гайнетдин кызы, тумышы [[Биектау (Балык Бистәсе районы)|Биектау]] авылыннан.
 
Хәсән кечкенәдән үк бик зирәк була, [[Коръән]] сүрәләреннән, аятьләреннән гайре, дөньяви фәннәр белән дә кызыксына. Шуның өчен дә аны әтисе [[1905 ел]]ның 19 декабрендә (иске стиль белән) [[Чистай]] шәһәрендәге авыл укытучылары әзерләүче урта махсус педагогик белем бирүче яңа гына ачылган, уку-укыту эшләрен яңа тәртиптә алып баручы мәктәпкә китерә. Хәсән анда 8 ел уку дәверендә укытыла торган фәннәрдән тыш, гарәп телен дә өйрәнә. [[1912 ел]]да шул ук Чистай шәһәренең «Учительская семинария»сен тәмамлап, «татар балаларына урысрус телен укыту» хокукын да ала. Барлык уку баскычларын үзләштереп, шул ук елның 5 нче маенда (иске стиль буенча) татар авыллары мәктәпләрендә укытучы булып эшләргә хокук бирүче таныклык ала һәм гомерен мөгаллимлек итүгә багышлый. Шул ук елның 1 сентябрендә 17 яшьлек егеткә Арча районының [[Югары Курса]] авылында мөгаллим булып эшләргә юллама тапшырыла. Укытучылар династиясенең чишмә башы булган Хәсән Хәйдәр улы Фәтхетдиновның педагогик эшчәнлеге нәкъ менә шулай башланып китә.
 
Хәсән Фәтхетдинов үзенең яшьлек хатирәләре турында болай дип яза: «46 ел буена Татарстанның төрле районнарында, авылларында мөгаллимлек итеп йөрсәм дә, Курса яклары хәзергәчә төшемә кереп йөдәтә, һаман да сагындыра, күңелдән чыкмый».