Шамил Усманов: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
к рәсем өстәү
Nurbot (бәхәс | кертем)
к →‎Тәрҗемәи хәле: clean up, replaced: урыс → рус using AWB
Юл номеры - 26:
 
== Тәрҗемәи хәле ==
[[Файл:Г._Минский_1.jpg|250px|thumb|right|[[Габдрахман Минский|Г. Минский]] (''{{comment|с|сулда}}''), [[Демьян Фәтхи|Д. Фәтхи]], [[Шамил Усманов|Ш. Усманов]], [[Әсгать Айдар|Ә. Айдар]], И. Усманов, [[Һади Такташ|Һ. Такташ]]. ''[[1928 ел|1928]]'']]
Ул [[1898 ел]]ның [[26 декабрь|26 декабрендә]] [[Сарытау губернасы]]ның Күзнәй өязе Анненково вулысы (хәзерге [[Пенза өлкәсе]]нең Күзнәй районы) [[Пәлдәнге]] авылында мөгаллим Хәйрулла-хәзрәтнең алты балалы гаиләсендә туа. Әнисе Гайшә, туганнары Али, Абдрахман, Аббас, Хәмзә, Йосыф<ref>''[[Җәүдәт Фәйзи]]''. Халык җәүһәрләре. Күңелем кыллары. К.: ТКН, 1987, 255нче бит</ref>.
 
Юл номеры - 33:
[[1917 ел]]ның мартында ул большевиклар фиркасы сафына баса һәм урындагы оешмасының карары буенча [[Сызран]] тимер юл депосына эшкә күченә. Шул ук елның ноябрендә [[Казан хәрби округы]] Шамил Усмановка [[Сызран]]да торган частьлардагы фронтовик солдатлардан һәм эшчеләреннән кызыл гаскәр отрядлары оештыру бурычын йөкли. Шамил Усманов җитәкчелек иткән бу гаскәри часть [[1918 ел]]ның маенда [[ЭККА Көнчыгыш фронты|Көнчыгыш фронтка]] җибәрелә һәм, башта [[Ырынбур]]дагы татар-башкорт гвардиячеләре белән, аннары [[Актүбә]] шәһәрендәге әсир венгр, поляк һәм немец үзиреклеләре белән бергә кушылып, «Өченче Интернационал легионы» дигән исем астында Актүбәдән [[Ырынбур]]га кадәр сугышчан юл уза һәм [[1919 ел]]ның [[22 гыйнвар]]ында Ырынбур шәһәрен Дутов бандаларыннан азат итә. Бу героик сәфәр вакытында Шамил Усманов, Интернационал легионының комиссары буларак, үзен оста һәм батыр хәрби юлбашчы итеп таныта. [[1919 ел]]ның мартында республика Хәрби-революцион советы Шамил Усмановны яңа төзелә торган Беренче Идел буе [[татар бригадасы]]на комиссар итеп билгели. Бригада төзүне уңышлы башкарып чыккач, шул ук елның октябреннән ул Үзәк мөселман хәрби коллегиясенең сәяси бүлеге начальнигы итеп раслана һәм бу хезмәтен коллегия яшәүдән туктаганчы дәвам иттерә.
 
Сәяси бүлектәге Ш. Усманов эшенең икенче зур юнәлеше — нәшрият. [[Үзәк мөселман хәрби коллегиясе]] органы — «[[Кызыл Армия (газета, 1918-1921)|Кызыл Армия]]» газетасына яңа авторлар, журналистлар табуга күп көч түгә, берара үзе мөхәррирлек итә. Газетта Шамил Усмановның Совет Татарстаны җөмһүриятен төзү проблемаларына багышланган мәкаләләре басыла. [http://wikisource.org/wiki/%D0%90%D0%A2%D0%A1%D0%A1%D0%A0_%D0%BE%D0%B5%D1%88%D1%82%D1%8B%D1%80%D1%83_%D1%82%D1%83%D1%80%D1%8B%D0%BD%D0%B4%D0%B0%D0%B3%D1%8B_%D0%B4%D0%B8%D0%BA%D1%80%D0%B5%D1%82 Татарстан республикасы турында дикрит] чыккач, аның вакытлы органы буларак Инкыйлаби комитет төзелә, Ш. Усманов анын секретаре итеп билгеләнә. Бу органның төп максаты Татарстан Советларының Учредительный корылтаен җыю хәзерләү була. Бу эштә артык мөстәкыйль эш йөрткәнлектән (ул һәм көрәштәшләре корылтайда күпчелек делегатларның татарлардан булуын тәэмин итәргә ниятләгән), урысрус [[шовинистлар]]ы оялаган [[Казан губернасы|Казан губерна]] комитеты аны, [[Измаил Фирдәвес|И. Фирдәвес]]не һәм И. Казаковны эштән читләштерә. Ш. Усманов Төркестан фронтына мобилизацияләнә. [[1922 ел|1922]] елга кадәр Төркстан фронты Хәрби–революцион советы әгъзасы.
 
Кире Казанга [[1922 ел]]ның мартында кайта. [[1925 ел|1925]]га кадәр Ш.Усманов, Татарстан Республика Революцион комитеты сәркатибе, Казандагы Уналтынчы мөселман пехота курсларында политбүлек начальнигы һәм Берләшкән татар-башкорт хәрби мәктәбе комиссары кебек җаваплы вазифаларны башкара. Шул чорда аңа дивизия комиссары дигән хәрби исем бирелә.