Бикә Рәхимова: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
IanraBot (бәхәс | кертем)
к →‎Биография: clean up using AWB
Тамга: кире кагылган
Nurbot (бәхәс | кертем)
к →‎Биография: clean up, replaced: урыс → рус (2) using AWB
Тамга: кулдан кире кайтару
Юл номеры - 26:
 
== Биография ==
Шагыйрә Бикә Рәхимова (Миңлебикә Рәхмәтулла кызы Фәйзуллина) [[1939 ел]]ның [[10 апрель|10 апрелендә]] Татарстанның [[Әлки районы]] [[Чуаш Кичүе]] авылында туа. Башта ул Кичүдә укый, аннан [[Түбән Әлки]]дә урта белем ала, [[Казан дәүләт университеты]]ның тарих-филология факультетында татар теле һәм әдәбияты бүлеген тәмамлаганнан соң, элеккеге [[СССР Фәннәр академиясенең Казан филиалы Тел, әдәбият, тарих институты]]нда, ә [[1968 ел]]дан Бикә Рәхимова гаиләсе белән [[Әлмәт]]тә яши, нефтьчеләрнең фәнни китапханәсендә эшли. [[1973 ел]]да [[Казан]]га әйләнеп кайткач, шагыйрә сигез ел [[урысрус теле|урысрус телле]] мәктәптә татар балаларына татар теле укыта, соңыннан уналты ел буе Татарстан китап нәшриятында башта — кече мөхәррир, аннан мөхәррир вазифаларын башкара.
 
Бикә Рәхимова узган гасырның сиксәненче елларында үзенең актив әдәби эшчәнлеген башлап җибәрә. Шул еллардан хәзергә чаклы аның иҗади эшчәнлек нәтиҗәләре — шигырьләр, хикәяләр, әкиятләр, мәкаләләр шәкелендә [[Мәдәни Җомга|«Мәдәни җомга»]], [[Ватаным Татарстан|«Ватаным Татарстан»]], [[Шәһри Казан|«Шәһри Казан»]] газеталарында, [[Казан утлары|«Казан утлары»]], [[«Идел» журналы|«Идел»]], «Сөембикә», [[Ялкын журналы|«Ялкын»]] журналларында урын алып киләләр, аерым китаплары дөнья күрә («Сәрвиназ», «Кырмыскалар өендә», «Ачыл, күңел!», «Урман радиосы», «Иделләр казанында», «Мәрхәмәт», «Җайдак малай»). Шагыйрәнең иҗаты халкыбызның иҗтимагый тормышы хакындагы фәлсәфи-лирик уйланулары белән сугарыла.