Шамил Бикчурин: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
IanraBot (бәхәс | кертем)
к →‎top: clean up using AWB
Тамга: кире кагылган
Nurbot (бәхәс | кертем)
к →‎top: clean up, replaced: Урыс → Рус, урыс → рус using AWB
Тамга: кулдан кире кайтару
 
Юл номеры - 27:
Шамил Бикчурин [[1928 ел]]ның [[3 гыйнвар]]ында [[Татарстан]]ның [[Әлмәт районы]] Миңлебай авылында крестьян гаиләсендә туа. Авылда һәм [[Әлмәт]]тә укып ун класс белем алганнан соң, [[1945 ел]]да [[Казан]]га килә, ике ел [[Татар театр училищесы]]нда укый, аннары беркадәр вакыт [[Әлмәт дәүләт драма театры]]нда актер булып эшли. [[1948 ел|1948]]-[[1952 ел|1952]] елларда хәрби авиация частьларында хезмәт итә. Армиядән кайткач, Шамил Бикчурин туган ягында [[нефть]] чыгаручылар арасында эшли, газета редакциясе эшендә катнаша: бүлек мөдире вазифаларын үти. [[1965 ел|1965]]-[[1967 ел|1967]] елларда [[Мәскәү]]дә [[СССР Язучылар берлеге]] каршындагы Югары әдәби курсларда укый.
 
Алтмышынчы елларның икенче яртысында басылган «Кайнар чишмә» исемле докүменталь повесте һәм «Могҗиза тудыручылар» дигән очерклар китабыннан соң, Ш. Бикчурин, үзенең нефтьчеләр тормышына һәм хезмәтенә бәйле бай тәҗрибәсен бер фокуска туплап, киң планлы роман язарга керешә. Төрле милли традицияләрдә тәрбияләнгән төрле холыклы, төрле язмышлы кешеләрнең хезмәт эчендә, уртак максатларга ирешү юлында ничек бердәм, интернаңиональ коллектив булып оешуын жанлы, тормышчан вакыйгалар һәм образлар аша сүрәтләгән бу әсәр — «Каты токым» романы — [[«Казан утлары» журналы]]нда басылып чыгу белән ([[1972 ел]], № 5—7), әдәби җәмәгатьчелекнең дә, укучыларның да игътибарын үзенә җәлеп итә. [[1974 ел]]да роман [[Татар теле|татар]] һәм [[УрысРус теле|урысрус]] телләрендә аерым китап булып басылып чыга, ә [[1976 ел]]да [[Чехословакия]]нең [[Братислава]] шәһәре нәшриятында [[словак теле]]ндә дөнья күрә. Ул шулай ук [[украин теле]]нә дә тәрҗемә ителгән ([[Киев]], «Днипро» нәшрияты, [[1979 ел|1979]]). Ш. Бикчурин бу романы өчен [[1976 ел]]да ВЦСПС Президиумы һәм [[СССР Язучылар берлеге]] идарәсе уздырган хәзерге совет [[эшчеләр сыйныфы]]н чагылдырган әсәрләр конкурсында премиягә лаек була.
 
Сүз сәнгатенә килү юлы театр училищесыннан һәм актерлык хезмәтеннән башлану табигый рәвештә Шамил Бикчуринны сәхнә әдәбияты белән кавыштыра. [[1961 ел]]да язучы “Тальян моңы” исемле музыкаль комедиясен яза. Нефтьчеләр белән авыл эшчәннәре арасындагы эчкерсез дуслыкны, кызыклы мөнәсәбәтләрне чагылдырган бу әсәр Әлмәт татар дәүләт театрында һәм Муса Бәлил исемендәге Татар Дәүләт опера һәм балет театрында уйнала. “Бергә, гомергә” исемле комедиясе дә [[Галиәсгар Камал исемендәге татар дәүләт академия театры|Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры]]нда куелып ([[1964 ел|1964]]), тамашачылар һәм тәнкыйтьчеләр игътибарын җәлеп итә.