Гомәр: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
к мәгълүмат өстәү
Nurbot (бәхәс | кертем)
к clean up, replaced: Урыс → Рус using AWB
Юл номеры - 14:
== Тормыш юлы ==
 
Гомәр ибнел-Хәттаб башта (пәйгамбәрлекнең 6 елына кадәр) исламның һәм мөселманнарның зур дошманы була. Ләкин вакыт үтү белән, аңа Коръән укырга биргән апасының тәэсире белән исламны кабул итә һәм пәйгамбәрнең иң якын сәхабәләренең берсенә әйләнә.
 
Мөхәммәд галәйһиссәләм үлеменнән соң, варислык соравы туа. Хәлиф урынына 4 иң яхшы мөселманнар дәгъва итәләр: [[Әбу Бәкер]], Гомәр ибнел-Хәттаб, [[Госман|Госман ибне Гәффән]] һәм [[Гали ибне Әбу Талиб]] (радыйаллаһу ганһум). Шунда Гомәр төптән уйлый торган кеше кебек эш итә: ул Әбу Бәкернең кулын кыса һәм шуның белән аның хәлифлеген таный. Аның артыннан башкалар да беренче хәлифнең кулын кысалар.
 
Әбу Бәкернең варисы булып Гомәр кала. Мөселман өммәтенең башлыгы булгач, [[Сүрия]], [[Мисыр]], [[Гыйрак]] һәм Фарсы җирләренә яулар оештыра. Яулап алган җирләрдә идарәче итеп мөселманнарны.
Юл номеры - 31:
Хәлифнең тәкъдиме белән, шәһәр төзелеше византиялеләр принцибында гамәлгә ашырылган: төп урамнарның киңлеге 40 култыкка (култык – 38-46 см) җитергә тиеш булган, ә икенчел урамнарның – 20-30 култык. Хәлиф сәүдә һәм һөнәрчелеккә игътибар биргән. Ул сатучының һөнәрен хәрбиләрнеке белән чагыштырган, чөнки «шайтан гадел сатучыны алдау ярдәендә алынучы җиңел табыш белән котыртырга тырыша».
 
Мисыр яулап алынгач, бу җирләрнең башка өлкәләрне бодай белән тәэмин итә алуы билгеле була. Ләкин бодайны күчерү мәсьәләсе була. Гомәр (радыйаллаһу ганһу) Траян император заманында (б.э 1-2 гасырлар чигендә) төзелгән [[Нил]] белән [[Кызыл диңгез]]не тоташтыручы каналны төзекләндерә.
 
Гомәр төрле дәүләт оешмаларын (диваннар) оештыра. Мәслән, ул хәрби диван (хәзерге оборона министрлыгы) һәм диван хәраҗә (хәзерге финанс министрлыгы белән чагыштырып була). Ул җәмәгый казнаны (''бәйтел-мал'', ягъни мал йорты) оештыра, елъязма кертә, почта хезмәтен оештыра.
 
Гомәр хәлифәт кешеләрене турында кайгырткан, мәсәлән, ул һәркөн төңлә, мөселманнарның ничек яшәгәнен белү өчен, шәһәрне урап узган.
 
Гомәр Ибнел-Хәттаб Әбу-Лүөлүә (фарсы колы) тарафыннан, пычак кадау нәтиҗәсендә, үтерелә. Аны Мөхәммәд саләллаһу галәйхиссәләм янына җирлиләр.
Юл номеры - 50:
 
== Чыганак ==
* [http://ru.wikipedia.org/wiki/Умар_ибн_Хаттаб УрысРус википедиясе]
* [http://sawabtv.com/content/view/244/38/ Умар бин аль-Хаттаб (Халиф 13 – 23 гг. х./634 – 644)]