Әхәт Гаффар: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
кТөзәтмә аңлатмасы юк
Nurbot (бәхәс | кертем)
к →‎Биография: clean up, replaced: урыс → рус using AWB
Юл номеры - 30:
Әхәт Гаффар әдәбият мәйданына 1970нче еллар башында килә. Аның [[1972 ел]]да «Казан утлары» журналында басылып чыккан «Әҗәт» дигән беренче хикәясе үк әдәби җәмәгатьчелектә кызыксыну уята. Шуннан соң язылган «Яра» ([[1973 ел|1973]]), «Язлар моңы» ([[1973 ел|1973]]), «Гозер» ([[1975 ел|1975]]), «Кашан җыры» ([[1977 ел|1977]]), «Су астындагы чишмә» ([[1980 ел|1980]]), «Бишек» ([[1981 ел|1981]]) кебек повестьлары белән Ә.Гаффар үзен әдәбият кануннарын сизгер тоемлаган, шул ук вакытта, әдип буларак, үзенә хас язу стиленә һәм сурәтләү алымнарына ия булган прозаик итеп таныта.
 
Ә.Гаффар [[драматургия]] жанрында да нәтиҗәле эшли. Аның тормыштагы әхлак мәсьәләләрен, заман проблемаларын үз эченә алган, язу стиле буенча, прозасындагы кебек үк, хис, метафора, симвыл-мәгънә синтезына корылган драма әсәрләреннән «Иртәгә улың булам» ([[1977 ел|1977]]), «Җиләк вакыты бер генә» ([[1978 ел|1978]]), «Өч сорауга бер җавап» ([[1981 ел|1981]]), «Язлар моңы», «Соңгы ләкләк» ([[1980 ел|1980]]), «Бер картлыкта, бер яшлектә» ([[1981 ел|1981]]), «Мунча көне» ([[1982 ел|1982]]) пьесалары төрле театр сәхнәләрендә уйналып, тамашачыларның игътибарын казаналар. Әдипнең «Соңгы сөю» ([[1980 ел|1980]]) һәм [[Муса Җәлил]]гә багышланган «Хөкем» исемле драмалары ([[1981 ел|1981]]) Казан телевидениесе аша күрсәтелә. Болардан тыш, Ә.Гаффар республика көндәлек матбугатында театр сәнгате, әдәбият кешеләре, республиканың икътисади һәм сәнгать тормышы турында күпләгән мәкалә, рецензия, очерклары белән катнашып килә. [[1977 ел]]да әдипнең үзәк матбугатта [[урысрус теле]]ндә беренче тапкыр басылган «Акчураның җир үбүе» хикәясе «Литературная Россия» газетасының еллык премиясенә лаек була.
 
== Шулай ук карагыз ==