Кораб: юрамалар арасында аерма
Контент бетерелгән Контент өстәлгән
clean up, replaced: Питырбур → Санкт-Петербург using AWB |
к →Тарихи белешмә: clean up, replaced: Урыс → Рус using AWB |
||
Юл номеры - 11:
Вакыт үтү белән корабларны йөртүдә [[җил]] көченнән күбрәк файдалана башлаганнар. Корабдагы җилкәннәр саны арта барган, кораблар үзләре һаман зурайган, аларның йөк күтәрүчәнлеге һәм тизлеге арткан. [[Чәй]] ташый торган җилкәнле кораблар — ''чәй клиперлары'' иң тиз йөрешле булганнар. Инглиз клиперы «Катти Сарк» җил уңайдан булганда тәүлегенә 400 миль чамасы — 700 км дан артыграк юл үтә алган. Тәүлегенә шул кадәрле араны хәзерге заман теплоходының да барысы да үтә алмый. Клиперлар бик яхшы йөргән, ләкин, әлбәттә, җил булганда гына. Ә җилсез чакта җилкәнле иң яхшы кораб та айлар буе бер урында торган.
[[1807 ел]]да америкалы Р. Фултон корабга [[пар машинасы]] куя. Кораблар җил капризына бәйле булудан туктый. Беренче пароход «Клермонт» дип аталган.<ref>
Беренче пароходлар [[тәгәрмәч]]ле була. Пар машинасы калаклы бер яки ике тәгәрмәчне хәрәкәткә китергән һәм кораб алга таба барган. Ләкин әле пароходларда, тәгәрмәчләр яки машина ватылса дип, җил¬кәннәр дә сакланып килгән. Ә тәгәрмәчләр, бигрәк тә диңгездә, еш ватыла торган булган. 19 нчы гасырның беренче яртысында пароходларга тәгәрмәчләр урынына ишү [[винт]]лары куя башлыйлар.
|