Афзал Шамов: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
к викиләштерү
Nurbot (бәхәс | кертем)
к →‎Тормыш юлы һәм иҗаты: clean up, replaced: урыс → рус (2) using AWB
Юл номеры - 30:
[[Казан]]ның [[Касыймия мәдрәсәсе]]ндә белем алган Әфзал Шамов [[1922 ел|1922]]-[[1925 ел|1925]] елларда [[Казан дәүләт университеты]] рабфагында укый. [[1926 ел]]да Беренче [[МДУ|Мәскәү университетының]] әдәбият һәм сәнгать факультетына укырга керә, беррәттән [[РСФСР]] Мәгариф комиссариаты каршындагы Төрки халыклар бүлегенең укый-яза белмәүне бетерү комиссиясе әгъзасы вазыйфасын башкара.
 
Әфзал Шамов — [[татар әдәбияты]]нда, иң беренче чиратта, оригиналь проза әсәрләре: хикәяләр һәм повестьлар авторы буларак танылган язучы. Аның егерменче еллар татар авылы тормышына багышланган "Рәүфә" ([[1926 ел|1926]]), гражданнар сугышы чоры героикасына бәйле "Днепр буенда" ([[1927 ел|1927]]), "Бер мәхәббәт турында" ([[1933 ел|1933]]), совет тормышы шартларында гаилә кору һәм башка әхлакый мәсьәләләрне яктырткан "Ана" ([[1933 ел|1933]]), "Госпитальдә" ([[1938 ел|1938]]), "Туйда" ([[1938 ел|1938]]) кебек повесть һәм хикәяләре егерменче-утызынчы еллардагы татар әдәбиятының сәнгатьчә югары дәрәҗәдә эшләнгән матур үрнәкләре булып саналалар. Ул язган хикәяләр [[урысрус теле|урысрус]], [[венгер теле|венгер]], [[казак теле|казак]], [[чуаш теле|чуаш]], [[башкорт теле|башкорт]] һәм башка телләргә тәрҗемә ителәләр.
 
Әфзал Шамов — әдәби тәрҗемә остасы. Мәсәлән, [[Александр Пушкин]]ның "Капитанская дочка" ("Капитан кызы", 1936), [[Николай Гоголь]]нең "Старосветские помещики" ("Борынгы алпавытлар", 1939), [[Николай Островский]]ның "Как закалялась сталь" ("Корыч ничек чыныкты", 1936), [[Жүл Верн]]ның "Дети капитана Гранта" ("Капитан Грант балалары", 1938), [[Лев Толстой]]ның "Воскресение" ("Яңадан туу", 1950) романы белән "Хаҗи Морат" (1953) повесте һ.б. бар.