Мөнир Якупов: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
к төркем өстәү
Nurbot (бәхәс | кертем)
к clean up, replaced: урыс → рус (2) using AWB
Юл номеры - 32:
Училищеда укыганда хор составында күп җирдә, ш.и. Татарстанда да чыгышлар ясый. Татар дәүләт җыр һәм бию ансамблендә эшкә керә. Озакламый Казан дәүләт консерваториясенең Михаил Кольцов җитәкләгән вокал классына укырга керә. Шул сыйныфта [[Зилә Сөнгатуллина]], [[Хәйдәр Бегичев]], [[Рафаэль Сәхәбиев]], [[Ренат Ибраһимов]] да укыйлар. Консерваториянең соңгы курсларында опера һәм балет театры җитәкчеләре Мөнирне опера спектакльләрендә катнашырга чакыра башлый. 1978 елда уку йортын уңышлы тәмамлагач, ул шул ук театрга эшкә дә кабул ителә.
 
Яшь җырчының театрда беренче рольләреннән А.Бородинның “Кенәз Игорь” операсында Игорь партиясе була. Классик урысрус операсында бу партия иң катлаулылардан санала, һәм аны яңа гына консерватория тәмамлаган яшь җырчыга тапшыру үзе үк аңа зур ышаныч күрсәтеп, киләчәктә аның чын оста булып үсәчәгенә өмет баглауларын күрсәтә. Җырчы Римский-Корсаковның “Патша кәләше”ндә – Грязной, П.Чайковскийның “Пиковая дама”сында граф Томский, Д.Пуччининың “Богема”сында – Шонар, “Тоска” операсында – Скарпиа, Ж.Бизеның “Кармен”ында – Эскамильо, М.Мусоргскийның “Борис Годунов”ында – Борис, Д.Вердиның “Риголетто”сында – Риголетто, “Травиата” операсында Барон һәм башка образларны иҗат итә. Шунысын да әйтергә кирәк, бу рольләрнең күбесен Мөнир Якуповка кадәр урысрус җырчылары гына башкарган. Опера сәхнәсеннән бушаган арада Мөнир 50-70 нче елларда опера сәнгате йолдызлары, ә аннан соң филармониягә эшкә күчкән Татарстанның халык артистлары [[Венера Шәрипова]], [[Фәхри Насретдинов]], [[Сара Садыйкова]] кебек җырчылар белән концертлар куеп, элеккеге Советлар Союзының бик күп төбәкләрендә була.
 
Мөнир Якупов татар опера сәнгатен үстерүгә дә лаеклы өлеш кертте. Ул театрда татарча куелган барлык сәхнә әсәрләрендә катнашып килә. Җырчы С.Сәйдәшевнең “[[Наёмщик (драма)|Наёмщик]]” музыкаль драмасында – мулла, Бату Мөлековның “Кара йөзләр” операсында – Галимҗан, Җ.Фәйзинең “[[Башмагым (спиктәкел, 1942)|Башмагым]]” музыкаль комедиясендә – Кәрим бай, Н.Җиһановның “[[Алтынчәч]]” операсында – Хан, “Муса Җәлил”дә Ишназаров партияләрен башкарды.
Юл номеры - 47:
== Искәрмәләр ==
{{искәрмәләр}}
 
{{DEFAULTSORT:Якупов, Мөнир}}
[[Төркем:Татар опера җырчылары]]