Атилла Расих: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Nurbot (бәхәс | кертем)
к →‎Тормыш юлы: clean up, replaced: Сәвит Социалистик Җөмһүриятләр Берлеге → СССР using AWB
Nurbot (бәхәс | кертем)
к clean up, replaced: урыс → рус (2) using AWB
Юл номеры - 27:
Ул [[1915 ел]]ның [[16 сентябрь|16 сентябрендә]] [[Төркия]]нең [[Истанбул]] шәһәрендә дөньяга килә. [[Беренче бөтендөнья сугышы]] чорында аның әтисе Кадыйр (Габделкадыйр) җәмәгате һәм якын туганнары белән хаҗ сәфәренә киткән җиреннән, ил чикләре ябылу сәбәпле, [[Төркия]]дә тоткарланып калган була. Русиядәге төп торган җирләренә — [[Троицк]] шәһәренә алар Атилла туганнан соң ике ел ярым вакыт үткәч — [[1918 ел]]ның мартында гына әйләнеп кайталар, ә баланың туу вакыты бабасы [[Зәйнулла Рәсүлев|Зәйнулла хәзрәт]] тарафыннан ялгышыпмы, башка берәр сәбәптәнме мәчет дәфтәренә (метрикага) [[1916 ел]] белән теркәлә.
 
Унике яшенә кадәр Атилла Троицк шәһәрендә яши һәм татар мәктәбендә укый. Алтынчы сыйныфка укырга килгәч, аны мулла малае сылтавы белән мәктәптән сөрәләр. Шуннан соң Рәсүлевләр гаиләсе [[1928 ел]]да Троицкины ташлап [[Казан]]га күчеп китәргә мәҗбүр була. Биредә Атилла укуын бишенче сыйныфтан башлап җидееллык урысрус мәктәбендә, аннары Вахитов исемендәге сабын заводы каршындагы урта белем бирә торган ФЗӨ (фабрика-завод өйрәнчекләре) мәктәбендә дәвам иттерә. ФЗӨ мәктәбен тәмамлагач, ул [[1933 ел]]ның көзенә кадәр шул ук заводта токарь булып эшли. Югары белем алуны үзенә максат итеп куйган Атилла шул елны ук [[Казан]]да әле күптән түгел генә ачылган [[Казан авиация институты|авиация институты]]на укырга керергә [[гариза]] бирә. Дус-ишләренең киңәше белән ул, үзе турындагы анкетаны тутырганда, нәсел-чыгышын хезмәткәр гаиләсеннән дип күрсәтә. Әмма берничә айдан соң бу фаш ителә, һәм аны, «чыгышын яшереп совет югары уку йортына кереп оялаган дошман элементы» дип, институттан куып чыгаралар. Шулай да студент егет, рухын төшермичә, үзенең гражданлык хокуклары өчен көрәшергә карар кыла. Ул, кирәкле кәгазьләрен әзерләп һәм [[СССР]] Югары уку йортлары халык комиссариаты җитәкчелегенә гариза язып, [[Мәскәү]]гә китә, анда атна-ун көн чамасы наркомат бинасы бусагасын таптап йөри торгач, гаризасына уңай рәсми җавап алуга ирешә аңа югары уку йортына укырга керү хокукы кире кайтарыла.
 
Аннары Атилла Расих [[Казан]]га кайта, монда идеологиягә бөтенләй катышы булмаган уку йортына — [[Казан дәүләт ветеринария институты]]на укырга керә. Анда ул [[1934 ел|1934]]—[[1938 ел|1938]] елларда укый. Институтны тәмамлагач, бераз [[Дагстан]]да, аннары Татарстан Җир эшләре комиссариатында зоотехник булып эшли. [[1940 ел]]ның гыйнварында хәрби хезмәткә чакырыла һәм, хәрби хезмәт мөддәте туларга санаулы көннәр генә калганда [[Алмания]] белән сугыш башланып, [[1941 ел]]ның көзендә фронтка озатыла, Ватан сугышы беткәнче, хәрәкәттәге армиядә була: хәрби фельдшер сыйфатында [[Мәскәү]]дән алып [[Эльба]] елгасы ярларына кадәр сугышчан юл уза.
Юл номеры - 52:
Әдип — хикәя, очерк, публицистика жанрларында да актив эшли. Аның терлекчелек проблемаларына багышланган «Ык суы буенда» исемле язмалары һәм «Бөек могҗиза» дигән фәнни-популяр повесте аерым китаплар булып басылып чыга.
 
Атилла Расихның барлык төп әсәрләре диярлек [[урысрус теле]]нә тәрҗемә ителә (''мәсәлән, [[Геннадий Паушкин]] «Ямашев» ([[1967 ел|1967]]), «Айлы төннәр» ([[1975 ел|1975]]) романнарын тәрҗемә итә''). Ул үзе дә тәрҗемәчелек белән мавыга. Мәсәлән, Э. Зрвильнең «Приключения доисторического мальчика» («Тарихкача яшәгән малайның күргәннәре», [[1953 ел|1953]]) әсәрен, А. Беляевның «Человек-амфибия» («Су кешесе», [[1959 ел|1959]]) фантастик романын [[татар теле]]нә тәрҗемә итә.
 
== Шулай ук карагыз ==