Чукчаларның Россия империясенә каршы көрәше: юрамалар арасында аерма
Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Төзәтмә аңлатмасы юк |
к clean up, replaced: Урыс → Рус, урыс → рус (16) using AWB |

Юл номеры - 5:
Гасырлар буе чукча халкы Ауразия кыйтгасының төньягында беркемгә дә буйсынмыйча һәм тирә-яктагы башка халыклары үз ихтыяры кысаларында тотып гомер сөргән. Хәрби тәрбия аларда балачактан ук башланган: ир балалар гына түгел, хәтта кызларның да күбесе бер-берсенә җәядән ук һәм рәгәткедән таш атышып үскәннәр. Чукчалар янәшәдәге халыклар җиренә гел яу чабып һәм барымтага йөреп, аларның кешеләрен коллыкка төшереп һәм асраган [[боланнар|болан]]нарын куып алып китеп торганнар. Хәтта бүген [[Беринг бугазы]] дип аталган су киртәсенең Америка ягында яшәгән эскимослар да, Русия империясеннән [[Кушма Штатлар]] кулына күчкәнче, чукча яуларыннан азат-имин була алмаган. Һәм биредә еш кына хатын-кыз заты да читтә калмаган. Нәтиҗәдә, ул заманнарда гомуми саны 10 мең кешедән дә артмаган халык, кирәк булган очракта, 3 мең кешелек яу гаскәре туплый алган.

[[Файл:RU060 09.jpg|мини|180px|left|Семён Дежнёвның Русия почтасы маркасындагы сурәте]]
Мондый оешканлык һәм сугышчан рух чукчаларда хәтта тәкәбберлеккә һәм башка халыкларга түбәнсетеп карауга да нигез салган. Бу халыкның фольклорында әле бүген дә “кешеләр” сүзе белән ике генә кавем атала — чукчалар үзләре һәм
Чукчаларның
== Баскынчылар һөҗүмнәре ==
Юл номеры - 12:
XVIII гасырның башында чукчалар Ауразиянең төньяк-көнчыгышында илбасарлар буйсындыра алмаган бердәнбер халык булып кала. Патша хакимияте үз казакларына һәм гаскәриләренә кискен бурыч куя: “На оных немирных чюкч военною оружейною рукою наступить”.

1702 елның апрелендә [[Анадырь]] приказчигы һәм бояр улы Григорий Чернышевский, ясаклы юкагирларның чукча барымталарына зарлануын сәбәп итеп, үз карамагындагы кәсепчеләрдән һәм җирле халыклардан 134 кешелек отряд төзеп, чукчаларга каршы җибәрә. Аны Алексей Чудинов дигән казак җитәкли. Баскынчылар юлда очраган беренче чукча кышлагын юкка чыгаралар, бер дистә ир-атны үтереп, хатын-кызны һәм балаларны әсир итеп алалар. Патша архивларында тоткынлыкка эләккән чукчаларның бер-берсен һәм үз-үзен үтерүләре турында мәгълүмат бар: “...многие полонённые у них сами давились и друг друга кололи до смерти...”.

Исән калып, качып китә алган коралсыз чукчалар бу хакта башка урыннардагы кавемдәшләренә хәбәр итә. Шуннан соң 300 кеше
1727 елда патша Сенаты империянең [[Якутски]]дагы казак гаскәре башлыгы Афанасий Шестаковның “фикер”ен раслый: “Иноземцев и которые народы сысканы и прилегли к Сибирской стороне, а не под чьею властию, тех под российское владение покорять и в ясачный платеж вводить”. Шулай да, патша хакимияте Себердәге гаскәр башлыкларын кисәтеп куя: “... уговаривать в подданство добровольно и ласкою”.

Чукча җирләренә 400 казактан торган һәм баштанаяк коралланган отряд җибәрәләр, аңа җирле саха һәм коряк сугышчыларын да өстиләр. Барлыгы бер меңгә якын кеше яу чаба. Чукчаларның ук-җәя һәм сөнгеләр белән генә сугышканын исәпкә алсаң, көчләр тигез булмый. Ләкин бу зур гаскәрне җитәкләү өчен, берьюлы ике кешене башлык итеп куялар: Шестаковның үзен һәм Тубыл драгун полкы капитаны Дмитрий Павлуцкийны. Аларның вазифалары һәм вәкаләтләре төгәл билгеләнмәгән була. Шул сәбәпле, ике тәкәббер башкисәр ызгышып-талашып китә, һәм отряд икегә бүленеп, һәркайсы мөстәкыйль хәрәкәт итә башлый.

Ике отряд та патша күрсәтмәләрен үтәми һәм җирле халыкны үгетләү белән шөгыльләнми, көч куллануны өстен күрә. Павлуцкий җитәкләгән отряд аеруча рәхимсез була. Бу хакта майор дәрәҗәсе алган илбасар болай мактанып язып калдырган: “Чукоч, не призывая в подданство, побил до смерти”. Аның йөзбашы Василий Шипицын 12 чукча аксакалын сөйләшүләр үткәрергә чакыра һәм шунда ук барысын да үтерә. Шулай итеп,
1730 елның мартында чукчалар Шестаков отрядын Егач елгасы янындагы бәрелештә тар-мар итәләр һәм башлыкны юк итәләр. 1744-1746 елларда Павлуцкий отряды белән өч бәрелеш була, чукчалар зур югалтуларга дучар булалар. Шуннан соң алар
Ниһаять, 1747 елда чукчаларның берләшкән отряды Анадырь кирмәнен яулап алуга ирешә. Майорны һәм тагын кырыктан артык казакны юк итәләр. Баскынчыларның утлы кораллары чукчалар кулына эләгә. Әйтергә кирәк, моңа кадәр тупларны, кылыч һәм мылтыкларны тотып та карамаган чукча кешеләре коралның яңа төрләрен бик тиз үзләштерәләр. Хәрби өстенлек җирле халык тарафына күчә.
== [[Әби патша]] “мәрхәмәте” ==
[[Файл:Kitchen-21-Russia-Chukotka-2823.jpg|400px|thumb|Чукотка харитасы (1773)]]
Чукча-
1763 елда Анадырьга яңа комендант килә — полковник Фридрих (Фёдор) Плениснер. Биредәге хәлләр белән танышып чыккач, аек акыллы алман хәрбие “чукча партиясен” (җирле халыкны буйсындыру өчен сугыш хәрәкәтләрен) бөтенләй туктатырга тәкъдим итә. Ул чукчаларга каршы бер еллык сугыш чыгымнарының ихтимал булган [[ясак]]тан 50 тапкыр артыграк булуын дәлил итеп куя. Моңа кадәр ни акча саный белмәгән, ни кеше гомерләрен кызганмаган патша хакимияте чит ил хәрбие белән килешә, Сенат карарында бу кампания турында “бесполезна и народу тягостна” диелә.
1765 елда патша гаскәрләре һәм күчереп утыртылган
Шуңа да карамастан, [[Екатерина II]] 1778 елда чукчаларны... “үз багынлыгына кабул итә”. Моның өчен 10 яшендә үк
Патшабикәнең бу ялганына ни сәбәп була соң? Эш шунда ки, чукча җирләренә инглиз һәм француз диңгезчеләре килеп җитә һәм җирле халык белән “мөгамәлә кыла” башлый. Екатерина II, империянең көнчыгыш чикләре иминлеген саклар һәм Аляскадан да колак какмас өчен, шундый “сәяси комбинация” үткәрергә мәҗбүр була.

Бер гасыр ярым дәвамында чукчаларга
[[Төркем:XVIII гасыр сугышлары]]