Вилһелм Радлов: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
DerslekBot (бәхәс | кертем)
к Өфә, replaced: Питырбур → Петербург (6), Өфә → Уфа, УфадәУфада using AWB
Nurbot (бәхәс | кертем)
к →‎Казан чоры: clean up, replaced: урыс → рус (2) using AWB
Юл номеры - 32:
Радловка [[Барнавыл]]да укытучылык эшенә җибәрелә. Яшь белгеч кышын укыта, ә җәй айларында [[Алтай таулары|Алтай]] төбәге буйлап экспедицияләргә чыга: бай лингвистик материал җыя, төрки телнең җирле сөйләмен өйрәнә, археологик казу эшләре алып бара. «Образцы народной литературы тюркских племен» монографиясенең беренче өч томын яза. Шушы төпле, тирән нигезле хезмәт нәтиҗәсендә В.Радловның исеме фән дөньясында зур танылу ала.
===Казан чоры===
Галим тормышының Казан чоры ([[1871]]-[[1884]]) педагогик һәм административ эшчәнлек белән бәйле. Казан чорын, беренче чиратта, Казан округына кергән [[татарлар|татар]], [[башкортлар|башкорт]], [[казахлар|кыргыз]] мәктәпләренең инспекторы вазифасында башкарылган хезмәтләр билгели. Ул [[татар мәктәпләре]]н ачуда, укыту эшләрен уңай хәл итүдә күп эшләр башкара. Радлов тырышлыгы белән Татар укытучылар мәктәпләре 1872 елда [[Уфа]]да, ә [[1876 ел]]да Казанда ачыла. В.Радлов инициативасы белән татар мәктәп-мәдрәсәләрендә урысрус сыйныфлары булдырыла, дөньяви фәннәр укытылган яңа татар мәктәпләре ачыла, татар хатын-кызлары өчен беренче мәктәп оештырыла.
 
Инспектор буларак, В.Радлов татар мәктәпләре өчен укытучылар әзерләү мәсьәләсенә зур игътибар биргән. [[Казан Татар укытучылар мәктәбе]]н оештыруга үзеннән зур өлеш керткән. В.Радлов мәктәпнең уку-укыту бүлеген җитәкләгән, [[педагогика]], [[дидактика]], тарих фәннәрен укыткан. [[1876]]-[[1917]] елларда бу уку йорты барлыгы 389 укытучы әзерләп чыгарган. Алар арасында Г. Исхакый, Г. Коләхмәтов, М. Корбангалиев, Х. Ямашев һ.б. бик күп күренекле шәхесләр бар.
 
В.Радлов [[Казан үнивирситите|Казан университеты]] каршында оештырылган [[Казан университеты каршындагы Археология, тарих һәм этнография җәмгыяте|Археология, тарих һәм этнография җәмгыяте]] эшендә актив катнашкан. Галим бу җәмгыятьнең күренекле вәкиле [[Шиһабетдин Мәрҗани]]нең «[[Мөстәфадел-әхбар фи әхвали Казан вә Болгар]]» хезмәтен [[татар теле]]ннән [[урысрус теле]]нә тәрҗемә иткән һәм бу тәрҗемәне [[1877]] елда Казанда уздырылган IV Бөтенрусия археологик корылтаенда укыган.
 
Шул рәвешле, В.Радлов эшчәнлегенең казан чоры киңкырлы булуы белән үзенчәлекле. [[1871]]-[[1884]] елларда Казанда яшәү дәверендә галим татар мәгарифе, милли телебезне үстерү өлкәсендә күп көч куйган, Казан тюркологик [[телбелем]] мәктәбе үсеше өчен үзеннән зур өлеш керткән.